16+

Истерикага бирелүчеләр өчен мәгълүмат: “Дүрт уч он кирәк"

Интернет челтәрендә: “Хөрмәтле сатып алучылар. Истерикага бирелүчеләр өчен мәгълүмат: тоз, шикәр комы, ярмаларны кибет кире кабул итми”, – дигән җөмләне укыдым да елмаеп куйдым.

Истерикага бирелүчеләр өчен мәгълүмат: “Дүрт уч он кирәк"

Интернет челтәрендә: “Хөрмәтле сатып алучылар. Истерикага бирелүчеләр өчен мәгълүмат: тоз, шикәр комы, ярмаларны кибет кире кабул итми”, – дигән җөмләне укыдым да елмаеп куйдым.

 Әйе, шаяру катыш дөреслек яшеренгән әлеге карикатурада. Әнә моннан алда булган шаукымда да берәү, паникага бирелеп, 51 пакет карабодай сатып алган булган. Әле, аңа өстәп, фәлән килограмм дөге, токмач дисеңме?! Ярый ла өләшергә туганнары бар, әмма әлеге запасның күп өлеше барыбер сарайдагы үрдәк һәм тавык-чебешләрне ашатырга киткән. Үзе түгел, ире сөйләде бу турыда. Чөнки инде бу арада өйләрен берәр килолы 70 пакет шикәр комы “басып алган”.
 Әлеге апа кебек паникага бирелеп, артыгы белән азык-төлек сатып алучылар турында ишетсәм, күңелдә гел бер уй яңара: “Дүрт уч он кирәк”. Әни әйткән иде бу сүзне. 

...Безнең студент чаклар 90нчы елларга туры килде. Ул чорларны үз башыннан үткәрүчеләр арабызда күп. Кибет киштәсендә ниләр барлыгын, юклыгын хәтерләмим инде. Әмма кулга бирелгән талонга ай саен кибеттән шикәр, казылык, бер шешә аракы алган исемдә. Мөгаен, токмач та бирелгәндер. Тулай торакта гел бәрәңге генә ашап ятып булмый бит инде, төрләндерәсе дә килә. Беркөнне аш шулпасы куйдым да, аңа токмач салмыйча, әни шикелле умач уарга булдым. Савытка бер йомырка сыттым, тоз салдым һәм он. Уам, уам, барып кына чыкмый бит, камырым укмашып катты. Умач дигән әйбернең “у” хәрефе дә күренми. Аптырагач, аны токмач камыры итеп, токмач кистем. 
Шимбә көнне авылга кайтуга, иң беренче итеп, әнидән аның ничек шулай вак кына итеп умач ууының тәртибен сораштым. “Дүрт уч он кирәк, алайса ябыша да барып чыкмый”, – диде ул.

 Бу вакыттан бирле 34 ел вакыт үткән. Умач уган саен гомерлеккә күңелгә кереп калган әнинең шушы сүзе искә төшә. Ул аны үзе хәтерләми дә торгандыр инде?! 
Кыскасы, әйтер сүзем шул: борчылып, ач калырбыз дип куркып, үз-үзегезне ашамагыз. Умач уарбыз, телефоннарны бер читкә куеп, вакыт табып, нечкә генә итеп токмач кисәрбез. 

Умач уа белмибез дисезме? Рецепты бик гади: савытка бер йомырка, аз гына тоз, дүрт уч (бер генә кул белән) он салабыз да ике кулның да бармак очлары белән шушы массаны болгата-болгата уабыз. Вак-вак кына төерчекләр барлыкка килергә тиеш. Артык оны калмасын өчен, аны иләккә салып иләп алабыз. (Бу эш барысы бергә 3-4 минут вакытны ала.) Инде барлык әйберсе: ит, бәрәңге, суган, кишере пешкән, кайнап торган шулпага әз-әзләп сала барып, аш кашыгы белән яхшылап болгатып куябыз. Шулпа өстенә матур итеп сап-сары вак “тәтәй”ләр менүгә сүндереп куябыз. Тәмле булсын!

Лилия Нургалиева. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading