16+

Кар өстендә рәсем ясый

Ижау лицее биләмәсен җыештыручы 51 яшьлек Семен Бухарин үз гомерендә кем генә булып хезмәт куймаган инде. Янгын сүндерүче дә булган ул, 10 ел шахтада да эшләгән, менә дигән балыкчы да. Ә күңелендә ул һәрвакыт рәссам булып калган. Кайда гына хезмәт куйса да, ак өслек күргәндә рәсем ясамый түзә алмый торган...

Ижау лицее биләмәсен җыештыручы 51 яшьлек Семен Бухарин үз гомерендә кем генә булып хезмәт куймаган инде. Янгын сүндерүче дә булган ул, 10 ел шахтада да эшләгән, менә дигән балыкчы да. Ә күңелендә ул һәрвакыт рәссам булып калган. Кайда гына хезмәт куйса да, ак өслек күргәндә рәсем ясамый түзә алмый торган булган ул. Инде урам себерүче булып эшләгәндә дә ак өслеккә кытлык кичерми. Кыш озаккарак сузылса, чын күңелдән шат ул. Иҗат итәр вакыт озая гына. Үзенә тиешле биләмәне себереп чистартып куя да, көрәген алып, рәсем ясарга керешә. Ярты сәгать дигәндә картина әзер. Иҗат җимешләре беркемне дә битараф калдырмый, ә бала-чага аларны әйләнеп йөреп карый, фотога төшерә, рәссамнан иртәгә нәрсә ясаячаклыгын белешә. Кызганыч ки, картиналар озак саклана алмыйлар - алар өстенә кар ява, җил себереп куя, рәсем, эреп, ашала. Нәтиҗәдә, истәлеккә бары фотосурәтләре генә кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading