Татарстан символикасы белән чыгарылган айфоннарның бәясе 177 мең сум. Эксклюзив товарны җитештерүчеләр - Caviar фирмасы хезмәткәрләре сүзләренчә, алтын смартфонның моделе дөньяның төрле илләренә багышланган коллекция кысаларында чыгарылган.
Скопировать ссылку

Әлегә кадәр компания ювелирлары Италия, Әзәрбайҗан, Казахстан һәм Россия өчен дә шундый айфоннарны эшләгән булган. Татарстан да аларда кызыксыну уяткан, аларның әйтүләренчә, «Татарстан - Россиянең үзенчәлекле, кызыклы һәм зур төбәге». Татарстан халкы өчен эшләнгән айфонның корпусында республиканың гербы, «Кол Шәриф» мәчете, Сөембикә башнясы, Миллениум күпере тасвирланган.
Айфоннар күп түгел - нибары 199 данәдә. «Caviar»ның матбугат секретаре Анна Лобова, кризис алтын айфоннарны сатып алырга комачауламас, чөнки эксклюзив продукциягә һәрчак сорау була, ди. Аның сүзләренчә, кыйммәтле смартфоннарны эшмәкәрләр белән депутатлардан кала билгеле спортчылар һәм мәдәният хезмәткәрләре дә ала. Әйтик, күптән түгел генә футболчы Роман Широков та Россия символикасы төшерелгән алтын смартфонны сатып алган.
Комментарийлар