16+

Хатын-кызларны иркәләгез. Күрерсез, күрмәгәнне...

Хатыным, дигәндә үлепләр китәм инде мин, җәмәгать. Өрмәгән урынга да утыртмыйм үзен. Яратам шул, яратам! Өйләнешкән көнебез саен бер кочак чәчәк күтәреп кайтам. Әлеге чәчәкләр бәйләменә йә машина ачкычы, йә кыйммәтле тун чегы, йә чит илгә туристлык юлламасы, йә алтын йөзек кыстырам.

Хатын-кызларны иркәләгез. Күрерсез, күрмәгәнне...

Хатыным, дигәндә үлепләр китәм инде мин, җәмәгать. Өрмәгән урынга да утыртмыйм үзен. Яратам шул, яратам! Өйләнешкән көнебез саен бер кочак чәчәк күтәреп кайтам. Әлеге чәчәкләр бәйләменә йә машина ачкычы, йә кыйммәтле тун чегы, йә чит илгә туристлык юлламасы, йә алтын йөзек кыстырам.

– Нигә инде бу бүләкләр? Машинабыз бар, туным бар, сәяхәттән кайттым гына әле, акча туздырасы түгел иде, – дигән була хәләл җефетем.
– Син дигәндә бер нәрсә дә жәл түгел, – дим аңа. 

Төн уртасында кайтса да, сүз әйтмим. Әйтми-нитми кунып калган очракларын да аңлыйм. Яшь-чибәр бит әле минем җанашым. Бер-бер эше булгандыр, очрашуларга чакырганнардыр. 

Өйдәге эшләрнең бөтенесен үзем башкарам. Сыер савам, көтү куам, тавык-чебешләргә җим бирәм, яшелчәләргә сулар сибәм, балаларны мәктәпкә озатып җибәрәм, кечкенәсен күтәреп бакчага илтеп куям. Хатыным торуына коймаклар пешереп, каһвә ясап, караваты янына китерәм. 
 – Нигә уятмадың инде, үзем эшләр идем, –дигән була хәләл җефетем.
– Юк-юк! Бу нәфис кулларың белән сыер савып, тавыкларга бәрәңге изеп йөрмәссең бит инде. Әнә, бер мулла да хатыннарыгызны кайгыртыгыз, алтын-көмешкә күмегез, эш эшләтмәгез, үзләренең хезмәт хакларын үзләре өчен генә тотсын, дип әйтеп тора, – дим.

Ни хикмәт, авылда күп кеше мине аңламый. Хатын-кызлар мине үрнәк итеп куеп, ирләрен игәүли икән. Шунлыктан, мужикларның усал карашын тоя башладым.
– Хатыннарны артык иркәләргә ярамый, алар иркәләгән саен азына. Бөтен эшне үзең эшләмә, соңга калып кайтса, каеш белән арт сабагын укыт. Эш белән каеш чыбыркы хатыннарны акылга утырта торган дару ул, – дип, киңәш биргәли өлкән яшьтәге күршем.
 – Әй, абзый, син борынгы заман сүзләре сөйлисең, – дип, аның фикерен кабул итмим.

Бер көнне эштән кайтып килгәндә авылның ир-атлары сәнәкләр, таяклар тотып, юлымны бүлде. 
– Хатын-кызларны котыртып бетердең. Безгә тынчылап яшәр чама калдырмадың. Кыйнап үтерәбез, – дип, берсеннән-берсе зәһәррәк кычкыра болар. 
Сәнәкләрен, таякларын болгый-болгый якынлаша башладылар. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әйтмешли, тегеләр куадыр, мин чабам, мин чабамдыр, тегеләр куа. Шунда мужикларның берсе таягын башыма ыргытты. Таяк битемә килеп тиде, тик авырттырмады, ә Бохара җирлегендә үскән мамык кебек йомшак кына назлады. Уянып китсәм, хатыным битемнән сыпыра икән.

– Җанашым, тор инде, эшеңә соңга калырсың. Сыерны савып, көтүгә кудым, тавык-чебешләргә җим бирдем, яшелчәләргә сулар сиптем. Коймак суынганчы бергәләп чәй эчеп алыйк, алайса, үземә дә фермага китәргә вакыт җитеп маташа, – ди. 
Хатынымның өстендә иске халат, яулыгы читенә он-көрпә сыланып калган. Ясалма тешләрен кияргә өлгермәгән, соңгы өч тешен балкытып елмая әле җитмәсә. Ходайга шөкер, алдагы гамәлләрем төш кенә булган икән. Мин тормыш арбасын иңгә-иң торып, бергәләшеп тартып бару тарафдары. Ә хатынын иркәләгән кеше, әйдә, иркәләсен. Күрер әле күрмәгәнен.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

9

5

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading