25 июньнең әле төнгә хакимлек иткән мәле.
Төнге сәгать бер тулып унбиш минутлар киткәч, Галиуллиннар хуҗалыгының сараена ялкын килеп кунаклый. Тирә-як тып-тып, күрүче дә, дәшүче дә юк дип, кочагын киңрәк җәйгәндә йорт башлыгы 69 яшьлек Мөхәммәт абыйны ниндидер бер көч татлы йокысыннан уята.
Борыны шәйләгән искә шикләнеп, тәрәзәдән караса – яналар... Торыгыз дип, бер генә кычкыра, хатыны – 66 яшьлек Рәмзия апа да, кызы Зөлфия дә бер яшь тә ике айлык сабыен күтәреп, ашыга-кабалана ишеккә атыла.
Әгәр дә Аллаһының рәхмәте белән әти йокысыннан уянып китмәсә, дүртебезнең дә гәүдәсен дә кара күмер арасыннан эзләп табарлар иде. Ярый үзебез исән дип бер куанабыз, килгән кайгының авырлыгын уйлап, тагын еларга тотынабыз.
Елап кына хәлебезне үзгәртә алмавыбызны да аңлыйбыз. Урам уртасында бернәрсәсез басып калдык бит. Мин декрет ялына чыккач, яшәргә әтиләр янына кайткан идем. Әти 2000 елда инсульт кичергәч группага чыкты, эшли алмады, әни дә пенсиядә. Мин аларга булышып, алар баламны карашып, матур гына яшәгәндә бер төн тормышларның астын өскә әйләндереп куйды.
Әти, янабыз бит, торыгыз, дигәч, баламны күтәреп, урамга чыгып бастым да, күршебез Илфар абыйларга шалтыраттым. Янабыз, зинһар, янгын сүндерү хезмәтенә генә шалтыратыгыз әле, мәйтәм. Әле бит күршеләрнең дә изрәп йоклаган чагы. Кайберләре иртән торып чыккач кына безнең хәлне күрделәр, ул төнне күбесенең капкасын да ачтыра алмадык. Беләсез, җидешәр йозак артына кереп бикләнде хәзер халык.
Баланы ишекләреннән Илфар абыйга гына суздым да, үзем яна торган йортыбыз янына йөгереп килдем. Йортның уң ягы шактый ук дөрли башлаган булса да, безнең бүлмә сул ягында иде, борыныма чүпрәк куеп, эчкә кереп киттем – документларны алып чыктым. Ишеккә барырлык булмаганга тәрәзәдән генә сикердем. Башка бер нәрсә дә алып чыга алмадык, якын да барырлык түгел иде, – ди Зөлфия.
Янгынны веранда ягыннан чыккан дип исәплиләр. Верандада лар суыткычы кызып, янгын чыгуга да шул сәбәпче дип фаразлыйлар. Веранда белән сарай арасы бик якын, кул сузымы гына, шуңа да ялкын беренче булып сарайга үрли дә.
- Сарайда быел көз суярбыз дип асраган зур үгезебез бар иде, кычкыра-кычкыра янды бичара. Тавыкларыбыз да ут эчендә калдылар. Сарай янында мунча, аңа терәлеп үк утын келәте тора.
Сарайның ишеге ачылып та китте, һава кергәч, ут котырып китеп, мунча белән утын келәтен бер сулышта чорнап та алды. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, уттан саклап калыр өчен, башта уң як күршебез Илфар абый йортына сиптерделәр. Безнең йорт дөрли-дөрли яна, аны ул вакытта нишләсәң дә коткарып калырлык түгел иде инде, – ди Зөлфия ханым.
Бүгенгә алар авылдашларының йортына сыенганнар. Күпме телисез, шул кадәр торыгыз дисәләр дә, әлегәчә үз хәлләренә ышанып та җитмиләр.
Рәхмәт, авылдашлары да, дуслары-туганнары да бик нык ярдәм иткәннәр.
Минем Зөлфәт абыем бар, әти белән әнинең ике бөртек баласы без. Абый Казанда үз гаиләсе белән яши бар, хатыны белән ике бала үстерәләр.
Янгын чыккан төнне, без шалтыраткач, ярты сәгать эчендә Казаннан кайтып җитте. Йорт эчендәге бөтен әйберебез янса да, 27 тәсбих бар иде, 27се дә исән! Ник берсенә бер ялкын тисен. Дога китапларыбызны да табып алган абый, алары да янмаган. Аллаһының рәхмәте инде бу, – ди Зөлфия. – Ит чебиләре үстереп, аларны суеп, лар суыткычына тутырып куйган идек, үзебезгә насыйп ризык булмаган... Әле баламны имезә идем, янгыннан соң күкләремдә сөт кипте, еладым да, борчылдым да, тамактан ризык та үтмәде. Тамагы ач булгач, бала да бик борчылды, шөкер, менә бүген кабат сөт төште, куанырга ада куркам...
Галиуллиннар гаиләсе авыр сынау кичә. Йорт салыр өчен гаилә башлыклары инде шактый олы яшьтә, искерәк булса да, әзер йорт сатып алырлар иде дә, билгеле, зур сумма акча кирәк.
Әйдәгез, авыр хәлдә калган бу гаиләгә хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышыйк. Зөлфиянең номеры – 8(904)716-58-49 (Сбербанк)
Комментарийлар