16+

“Китчәле! Алар турында гәзиткә язалар ди мени! Кешене савып ятучылар бит алар!"

Журналист һөнәренә укучы Алсуның шәһәр редакцияләренең берсендә практика үткән вакыты иде. Очрашып йөргән егете Илфат әтисенең юбилеена чакырды. Бер очтан, тормыш иптәше итеп сайлаячак Алсу белән ата-анасын, туганнарын таныштыру ниятен әйтеп, аны туган көнгә үзләренә дәште. 

“Китчәле! Алар турында гәзиткә язалар ди мени! Кешене савып ятучылар бит алар!"

Журналист һөнәренә укучы Алсуның шәһәр редакцияләренең берсендә практика үткән вакыты иде. Очрашып йөргән егете Илфат әтисенең юбилеена чакырды. Бер очтан, тормыш иптәше итеп сайлаячак Алсу белән ата-анасын, туганнарын таныштыру ниятен әйтеп, аны туган көнгә үзләренә дәште. 

Җомга әле редакциядә эш көне. Шуңа күрә директорлары Галим Фәхриевичтан бер көнне “тозларга” рөхсәт сорап, кабинетының ишеген какты Алсу. “Мин сине җибәрәм, тик бер шарт белән. Шул авылның уңган, булдыклы кешеләре хакында язма әзерләрсең”.

Иии, риза булмыймы соң Алсу! Берне түгел, бишне әзерләр! Авыл халкы эшчән, булдыклы, уңган ич ул, гәзиткә язарлык андый оста кешеләр һәр авылда тулып ята!

Юлда кайтканда, директорының язма әзерләргә кушканын Илфатка әйткәч, авылларындагы оста һөнәр ияләрен санап китте. Болай булгач, эшләр пешә! – дип учын-учка сугып куйды кыз. Язуга хирыс кеше аның тәмен-ямен үзе генә белә – алда торган язачак материаллары һәрвакыт кәефне күтәрә, күңелдә ниндидер бер азарт, рәхәтлек барлыкка килә, тизрәк шул мәкаләне барлык тән, ми күзәнәкләрең аша уздырып, рәхәтләнеп язасы килә башлый. 

Шул хыялларына бирелеп, Илфат белән сөйләшеп, кайтып җиткәннәрен сизми дә калды Алсу. Авыл башындагы кибеткә кереп, “каладан алып кайткан күчтәнәчләр”не алып чыктылар да, Илфатлар өенә таба юнәлделәр. 

Туган көн бәйрәме әле кич кенә буласы. Аңарчы авыл кешеләре белән танышып, язмалык материал эзләп табасы бар. Өстәл артында чәй эчеп утырганда кабат авыл кешеләре хакында сүз чыкты. 

Мулла вазифаларын башкаручы агайның кызы искиткеч матур, тәмле итеп тортлар пешерә, дип әйткән иде Илфат. Ул пешергән тортларны күрше-тирә генә түгел, башка авыллардан, хәтта тирә-як районнардан хәтлек заказ бирүчеләр бар икән. Шуның хакында языйк, дигән фикер Илфатның әнисенә ошамады. Аның йөзе кап-кара булып чыкты. “Безнең Зөлһирәнеке дә бик матур һәм тәмле килеп чыга, мулла кызы кебек, кешегә мактану өчен интернетка куймый”, – дип тузынды. Шул арада Зөлһирә пешергән тортларны суыткычтан алып өстәлгә тезеп салды. “Менә, төшер фотоаппаратыңа!” 

Мондый гына тортларны Алсу үзе мәктәптә укыганда ук ясый иде инде, аның белән генә гәзит укучыны шаккатырып булмаячак иде шул. Шулай да булачак каенанасын үпкәләтәсе килмәгән өчен генә фотоаппаратына бер-ике кадр ясаган булды. 

Күршеләрендә генә яшәүче егетнең калайны бөгеп матур итеп тәрәзә кашагалары, хат әрҗәләре ясавы хакында да ишеткән иде Алсу. Бу хакта сорап бетерергә дә бирмәде хуҗа хатын: “Китчәле! Алар турында гәзиткә язалар ди мени! Кешене савып ятучылар бит алар! Олы малае күрше район главасының кызына “кияүгә чыкты” да, кайткан саен яңа машина белән мактана. Шуннан материаллар ташый энесенә! Абау, яза күрмә,” – дип, кызның авызын томалады. 

Илфат әйтүе буенча, алар авылыннан бер кыз кул көрәшендә районда гына түгел, республика күләмендә дә призлы урыннар яулап, чит илләргә ярышларга йөри икән. Минем язачак язма өчен өзгән дә куйган инде, дип уйлап куанды Алсу. Уйлап кына калмаган, теленнән дә шул фикер өзелеп төшкән икән. Зөлфирә апасына бу фикер дә ошамады: “Кул көрәштерүне аны безнең Зөлһирә башлады иң беренче булып, аннан гына Алинә шуннан күреп, кызыгып китте”, – дип монда да үзенең биш тиенен кыстыруны кирәк тапты. Булачак каенанасының хәтерен калдыра алмый иде кыз, Алинә турында язудан баш тартты. Кәефе төшә башлаган иде инде Алсуның. Шунда келт итеп җырчы егет күз алдына килеп басты:

“Карале, теге искиткеч моңлы җырлый торган егет сезнең авылныкы ич, бик матур гына җиңүләре дә бар бугай...” – дип авыз гына ачкан иде журналист кыз, Зөлфирә апасы тагын утырган урыныннан сикереп торды:

 “Теге, югары очтагы Сафа малаен әйтәсең мени?! Һай, җырлап йөргән була шунда, әтисенең акчасы күп булгач, премиясен дә, исемен дә ала, зур сәхнәләрдә дә чыгыш ясый. Менә, безнең Зөлһирә барысыннан да матуррак җырлый да бит...” Катнашырга бүтән кеше булмаганда, апасын клубка җырларга чакырганнары турында әйткән иде шул Илфат.

Каладан кайтканда юл уңаеннан бер егетне утыртып кайтканнар иде. Егет авылда әнисе белән генә яши, күп итеп мал-туарлар асрап көн күрә, ара-тирә төрле эшләргә читкә чыгып кергәли икән. Әнисе авыру булгач, бик озакка китеп йөри алмавын әйтте егет. Келт итеп шул исенә төште Илфат белән сөйләшә-сөйләшә өстәл корганда Алсуның: “Кара, нинди акыллы егет, әнисен дә ничек кайгырта, холкы да бик матурга охшаган, һич тә булмаса, шуның турында языйммы соң әллә? Әйдә, кияүгә чыкмаган дус кызым белән дә таныштырыйк әле шуны”, – дип әйтүен башкалар да ишетеп алган икән. Тып-тыныч, йомшаклыкның үзе булып тоелган хуҗа хатын чәчрәп чыкты: “Һай-һай!” – дип башына тотынды. Үзе лыкынганчы эчә, чыгып югалгач, мал-туарын әнисе карый, әле алай гына түгел, полициягә эләгеп, көн саен урам себерергә йөри икән акыллы дигән егетем!

Аптырап калды Алсу. Бу авылда бер генә “нормальный” кеше дә юкмы икәнни соң? 
Шул арада өйгә кунаклар җыела башлады. Иренең юбилеена үзенең дүрт туганын гына чакырган иде Илфатның әнисе, тормыш иптәшенең туганнарын чакыруны кирәк тапмаган икән.  

Матур теләкләр теләнде, җырлар җырланды, бүләкләр бирелде, дигәндәй... Бәйрәм күңелле генә ахырына якынлашты. Кунаклар таралыша да башлады. 
Булачак каенананың ике апасы гаиләләре генә калгач, Зөлфирә җиңел сулап куйды: “Аллага шөкер, үзебезнекеләр генә калды”, – диде ул киң елмаеп. Ике абыйсы һәм аларның хатыннары “үзебезнекеләр түгел” булып чыкты. 

Холкы хисле-мисле булса да, аңлады Алсу, нишләп аңламасын! Бу авылның “нормальный” кешеләре шушы өйдә яши икән ләбаса! Алсуның язачак мәкаләсе Зөлһирә һәм аның һөнәрләре турында булыр, мөгаен...

Мәүлия Хәсәнова.
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чынлыкта,шушы йортка килен булып тошэ калса,язар очен тема да эзлэргэ кирэк булмаячак.Кайнанасынын килененен нинди ялкау,эш белмэс,ручка тотып,язган аты кутэреп йоруче килмешэк икэнлеге хакындагы кондэлек тормыш мажараларын язасы да,язасы була...Язарлыгын калдырсалар,элбэттэ.

    Мөһим

    loading