16+

Кәлтә елан диярсең

Калифорниядә яшәүче Шанель Тэпперның теле 9,75 сантиметр озынлыкта. Хатын-кызлар арасында дөньядагы иң озын тел хуҗасы буларак аны Гиннессның рекордлар китабына керткәннәр. Теленең башкаларныкына караганда хәйранга озынрак булганын кыз 8 яшендә чамалаган. Хеллоуин бәйрәмендә, әниле-кызлы фотокамера алдында төрле рәвешкә кереп боргаланып, күңел ачканнар алар. Фотоларны ясатып караганнан соң исә икесе дә...

Калифорниядә яшәүче Шанель Тэпперның теле 9,75 сантиметр озынлыкта. Хатын-кызлар арасында дөньядагы иң озын тел хуҗасы буларак аны Гиннессның рекордлар китабына керткәннәр. Теленең башкаларныкына караганда хәйранга озынрак булганын кыз 8 яшендә чамалаган. Хеллоуин бәйрәмендә, әниле-кызлы фотокамера алдында төрле рәвешкә кереп боргаланып, күңел ачканнар алар. Фотоларны ясатып караганнан соң исә икесе дә гаҗәпләнүдән кычкырып җибәргәннәр. Шанельнең теле әнисенекенә караганда ике тапкырга озынрак икән бит! Шул көннән башлап кызда сәер бер гадәт барлыкка килгән - ул дусларына да, урамдагы гадәти узып баручыларга да көтмәгәндә телен чыгарып күрсәтә торган булып киткән. Аларның гаҗәпләнүдән авызларын ачып калулары кызга бик кызык тоела икән. Кайберәүләр хәтта куркып кычкырып җибәрәләр һәм кыз яныннан тизрәк китеп бару ягын карыйлар ди. Ә кайберәүләр, бәлки күзебезгә генә күренгәндер дип, аннан телен кабат күрсәтүен сорыйлар, имеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading