16+

Күпне белсәң – картаймабыз

Якты киләчәккә өмет итү халыкның караңгылыгыннан килә.

Күпне белсәң – картаймабыз

Якты киләчәккә өмет итү халыкның караңгылыгыннан килә.

* * *
Кыйбласыннан аны беркем дә тайпылдыра алмады. Дүрт ягы кыйбла иде.
* * *
Мөмкинлекләрне эзләргә түгел, ә тудырырга кирәк.
* * *
Тырыш, тырыш, карачкы, манекен булырсың.
* * *
Иртән башламаган эшне кичкә бетереп булмый.
* * *
Тормыштан ул начар яткан нәрсәләрне генә ала.
* * *
Сайлау урнасына хыялларыгызны ташламагыз.
* * *
Аның саф намусы тирә-яктагылар өчен куркыныч тудыра башлады.
* * *
Безнең ирек өч уты берьюлы янган светофорны хәтерләтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading