16+

«Кәрәз Клуб» табышы: Каюм Насыйри табылды

Бу көннәрдә яшь фотограф Энҗе Садыйкова җитәкләгән «Кәрәз Клуб»ның фотокүргәзмәсендә булырга туры килде.

«Кәрәз Клуб» табышы: Каюм Насыйри табылды

Бу көннәрдә яшь фотограф Энҗе Садыйкова җитәкләгән «Кәрәз Клуб»ның фотокүргәзмәсендә булырга туры килде.

Энҗе белән һәр очрашудан илһамланып кайтасың. Җылы кеше ул. Фотолары да, укучылары да җылы. Көзге салкын көндә тагын ни кирәк?! «Каюм табылды» фотопроекты да сокланып туя алмаслык иде.

Мин әле «яшел» идем
Фотография дөньясында Энҗе 2010 елдан бирле. Әдәби әсәрләр, публицистика аша бирә алмаган хисләрне фотосурәтләр аша җиткерә ул. Мизгелне мәңгеләштерә. Студент вакытта Казан федераль университеты каршында эшләп килүче фото түгәрәктә тәҗрибә туплаганнан соң, «Ялкын» журналына тышлыклар әзерли, Камал театры артистлары белән иҗади экспериментлар ясый башлый. Аны актерлар Фәнис Җиһанша белән Ләйсән Фәйзуллинаның шәхси фотографы дисәң дә буладыр.

- Фотограф өчен фотога төшәргә яратучы кеше булуы мөһим. Алар бу эшкә үлеп китә, камера алдында янып торалар. Фәнис абый нинди генә образларга керми, Ләйсән белән хәтта театр түбәсендә фотосессия оештырдык, - дип елмая Энҗе.
Яшь фотографның иң беренче күргәзмәсе дә нәкъ менә Камал театрында уза.

- Иптәш кызым Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән «Рәфкать» исемле фото сериясе төшердек. Анда режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең дөньяда булмаган кадрлары сурәтләнгән иде. Икебез дә театрның режиссеры Фәрит Бикчәнтәев янына каушый-каушый кулыбызга бер папка фото тотып килгәнне әле дә хәтерлим. Куллар калтырады. Ул карап чыкты да: «Әйдәгез, эләбез», - диде. Беренче күргәзмә шулай оештырылды. Ләкин ул вакытта без әле «яшел» идек. Фотосурәтләрне халыкка аңлатыр­га кирәклеген белмәдек, - диде Энҗе.



Иҗади җинаять
Каюм Насыйри музее белән берлектә эшләгән проектына да зур өметләр баглап бардым. Мин көткәннәр икеләтә, өчләтә акланды. Фотосурәтләрдә яшь, чибәр, ә иң мөһиме: тере Каюм басып тора. Әгәр дә Каюм Насыйри чыннан да шундый булса, бик күп кызларның йөрәген яндыргандыр заманында. Үзенә генә хас булган шарм, серлелек белән бары тик Энҗе, хәзер инде аның укучылары гына төшерә ала. Гүя фотографлар XIX гасырга барып Каюмның көндәлек тормышын хәтер тарихына коеп куйганнар. Ә «Каюмның куллары» дигән фотосерия проектның тарихи кыйммәтен, фотографларның эзлеклелеген, тарихка йөз тотып эшләвен күрсәтеп тора. Сез Каюм Насыйриның картограф, үләннәр белән дәвалаучы, музыкант, кулинар, каллиграф икәнен белә идегезме әле? Бер сүз белән әйткәндә, бер төркем яшьләр, гомерендә дә музейга аяк басмас кешеләрне тарихка заманча сулыш, яшьләр дуамаллыгы кертеп, музейга мәңгегә гашыйк итте дә куйды.

Биредә Каюм Насыйриның туган ягы - Яшел Үзән районыннан да фотосурәтләрне очратып була. Каюм Насыйри музее ул туган Шырдан авылында түгел, ә аннан җиде чакрым ераклык­тагы Ачасыр авылында урнашкан. Шушы авылдан бер кеше 1947 елда Шырдандагы йортны сүтеп, Ачасыр авылына сала, ул шушы өйдә гомер итеп үлгәннән соң, әлеге йорт 1997 елда музей сыйфатында эшли башлый. Кече Шырданда Каюм Насыйри истәлеге булып үзе казыган кое калган. Алты фотограф галимнең тормышыннан бу күренешләрне дә мәңгеләштергән.

- Миңа фотомәктәбемдә биш күрс үткәргәннән соң күңелсез була башлады. Дә­ресләремне эчтәлек ягыннан баетасым килде. Шул вакытта шәһәр үзәгендә үз җае белән яшәп ятучы, догалы урын - Каюм Насыйри музеена күзем төште. Фотолар музейда күргәзмә буларак эленеп торачак. Минем өчен бу бер нокта, эшемнең зур нәтиҗәсе. Бу формат миңа бик ошады, татар шәхесләренә, татар театрына бәйле фотопроектларыбыз дәвам итәчәк, - диде Энҗе.

Фотокүргәзмә музей хез­мәткәрләре өчен дә үзе бер зур тәҗрибә булган. Гади кешегә кул белән орынырга ярамаган экспонатларны дә яшьләргә ышанып тапшыра алар.
- Әлеге проект безнең өчен көтелмәгәндә ачылды. Биредә без яшьләр йөрәгендә тарих, Каюм Насыйри ни рәвештә чагылган икәнен күрә алдык. Үзебез өчен дә бик кызыклы, бик тәҗрибәле эш булды бу, - дип уртаклашты Каюм Насыйри музее директоры Раушания Шәфигуллина.

- Ә безнең өчен бу революция, - дип дәвам итте аның сүзен Энҗе Садыйкова. - Мин дөньякүләм фотографларның да музей белән берлектә тарихны яңартуы турында ишеткәнем юк иде әле. Без, яшьләр, кайчак күп әйберне аңлап бетермибез. Ләкин шундый җитәкчеләребез, остазларыбыз белән бергә эшләгәндә, безнең проект тагын да тирәнрәк эчтәлекле мәгънәгә ия булды. «Иҗади җинаятьләр» ясарга рөхсәт иткәннәре өчен, музей җитәкчеләренә рәхмәт, - диде фотограф.

XXI гасыр Каюмы ролен Сәгыйть Камалиев башкарган. Егет үзе ачылыш тантанасында булмаса да, фотомәктәпнең йомгаклау өлешенә багышланган фильмда үз кичерешләре белән уртаклашкан. Алты фотограф кыз алдында образга керү авыррак бирелгән аңа, модель буларак беренче чирканчыкны ул шунда алган.
- Фотога төшкәндә мин нәкъ менә бу очракта, нәкъ менә бу урында ул ни эшләр иде икән, ничек карар, ничек басар иде икән, дип, үз-үзе­мә сораулар бирә башладым. Образдан чыккач, хәзер син үзең була алуыңны тоюы рәхәт. Хәзер сиңа кеше карашы белән карарга, кеше аягы белән йөрергә кирәкми, - ди Сәгыйть. Егеткә гримны Алия Шәфыйкова салган.

Әдәбият + фото сәнгате = тәбрикләмә
Әдәбиятка һәм фото сәнгатенә булган мәхәббәте тагын бер яңа проект башлап җибәрергә этәрә Энҗене. Ул беренче татарча тәбрик­ләмәләр ясаучы да әле. Ә барысы да аның кулга каләм тотып чын хат язарга яратуыннан башлана. «Ялкын» журналында бергә эшләгән Раилә Хәялиева белән фәлсәфи темаларга хат язышырга вәгъдәләшәләр. Ахырда шушы хатларны туп­лап, бер-берсенә истәлек итеп китапчыклар чыгарырга булган исәп­ләре. Иҗади идеяләре ташып торган Энҗенең күңел серләрен сак­лаган хат төргәген кибеттә сатыла торган гади генә конвертка саласы килми башлый. Беренче татар конвертлары шулай туа да инде аның. Тора-бара тәбрик­ләмәләр иҗат итә башлый.

- Тәбрикләмәләрдә минем өчен иң мөһиме - сүз. Татарның күңелен чеметеп алырлык әйтемнәр, сүзтезмәләр, мәкальләр, әсәрдән өзекләр тупларга тырышабыз. Мәсәлән, укытучылар яратып кабул иткән тәбрикләмәләрне берсе - «Кое казуда ярдәм иткәнегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә!» Тәбрикләмәләрне карап, елмаеп торган кешеләрне күрү дә үзе бер сөенеч. Күбрәк безне яшьләр бәяли, олы буын бик аңлап бетерми әле аны. Аларга зур, ялтыравыклы, чәчәкле-чуклы тәбрикләмәләр кирәк. Тора-бара без аларны да канәгатьләндерә алырбыз дип уйлыйм. Тиздән Биби фотосурәте, «Мәхәббәт ул - джаз» дигән сүзләр кергән кызыклы театраль серия эшләячәкбез, - ди Энҗе.

Тәбрикләмәләрен Татарстан буенча гына түгел, Германия, Баку, Казахстан, Италия кебек чит илләрдә дә яратып кабул итәләр аның. Яшь иҗатчы үзе дә яратып хатлар яза.
- Техник, виртуаль әйберләрнең ләззәте бетте. Күп юл узган, күпме кеше кулы аша күчкән, чит шәһәрләрдән килеп җиткән хатның кыйммәте күбрәк, минемчә. Андый хат алганда мин әле дә дулкынланам, - диде Энҗе.

«Кәрәз Клуб»тан Каюм Насыйри турында берничә факт:

Мәдрәсәдә укыган вакытта Каюм Насыйри яшерен рәвештә русчага өйрәнгән (мәдрәсәдә өйрәтелгән гарәп, фарсы телләреннән тыш).

«Духовное училище»да рус теле укыта.

Ирекле тыңлаучы буларак , Казан университетында югары белем ала.

Гыйльми эшчәнлек белән беррәттән, китап төпләү, көзге кою, крахмал, лак, кара әзерләү белән дә шөгыльләнә.

Музыка тыңларга ярата, үзенең дә берничә уен коралында уйнаганы мәгълүм.

Паралич суккач, ул үзен ток белән дәвалый. Әмма шуннан соң аның бер күзе кысык кала. Балалар аны «Каюм бабай - кысык күз» дип йөртә башлый.

Без әдәбият дәресләреннән күреп ияләшкән портреты истәлекләр буенча гына ясалган, үз фотосы юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading