Моңа аны балачактан да өйрәтмәгәннәр, кемнәндер күреп, аңа ияреп тә коена башламаган, үзеннән-үзе килеп чыкты, ди.
– Өч ел элек, мунчадан соң урамга чыгып, кар өстеннән яланаяк йөри башлаган идем. Аннан ул гына аз булып тоелды, организм кискенрәк тойгылар таләп итә башлады. Шулай беркөнне дуслар белән Аксубай янындагы чишмәгә барырга булдык, анда коену өчен махсус урын да җиһазландырылган, куркыныч түгел. Кердек, коендык, ошап китте бит! Судан чыккач, хисләрне аңлатып бетерерлек түгел: тәнгә меңләгән энә кадалган кебек, шул ук вакытта ниндидер җиңеллек, җылылык сизәсең, кәеф күтәрелә, хәл керә. Аксубайга атна саен кайтканга, бу коенулар да шул атна аралыгы белән бер ел дәвам итте. Аннары инде Казандагы Зәңгәр күлгә барып коена башладым. Чын моржларның сезоны бар, мин инде чишмәдә су керә башлагангадырмы, ел фасылына карап тормыйча, су керәм. Җәй көне үзенә бер рәхәт, кыш көне – үзенә, – ди Илшат.
Салкын суда коену организмны чыныктыра, тән тиресен яшәртә, артык майларны эретеп, ябыгырга да ярдәм итә. Өстәвенә чыдамлыкны та арттыра икән.
– Элек ел саен ангина белән авырдым – тамак шешеп, югары температура белән атнадан артык ята идем. Бик җәфалана идем шуның белән. Хәзер инде өч ел тамак авыртуны да, тән сызлануны да белмим, Аллаһка шөкер! Үтте дә, китте, сәбәбен чыныгуда күрәм. Кешенең йөрәге сау-сәламәт, тән җылылыгы нормада булса, хатын-кызлар авырлы булмаса, башка чикләүләр юк. Чыныктыруны әкренләп өйдә дә башларга ярый, моның өчен душ кергән саен су температурасын киметеп барырга кирәк. Чишмәгә, күлгә бара алмаган вакытларда үзем дә душта салкын су белән юынам, тик миңа андый ысул бик ошап бетми. Табигый суларда коенганда ниндидер өстәмә, үзгә энергия алып, көне буена күтәренке кәеф белән чыгасың. Душта андый “опцияләр” юк, – ди ул.
Салкын суда Илшат ун минут чамасы тора ала. Артыгы ярамый, андый “экспериментлардан” соң салкын тию дә ихтимал. Һәр нәрсәне акыл белән эшләргә кирәк, ди ул. Үз рекордларына килгәндә, урамда -35 градус салкында чишмәдә су коенган. Ул хис-кичерешләрне сөйләп тә бирә алмады, күрәсең, шундый ук шартларда үзе салкын суга кергән кеше генә аңлар. Ә андыйлар бар – Илшаттан үрнәк алып, Аксубай чишмәсенә дуслары да, туганнары да йөри башлаган.
– Чишмәгә чумганымны видеога төшереп, инстаграмга, Аксубайның ватсап төркемнәренә урнаштырып бардым. Аны күреп, кызыксынып, дистәгә якын кеше чишмәгә йөри башлады. Туганнарым, дусларым да кушылды, – дип сөенә ул. – Хатыным да, курыкмыйча, чишмәдә дә, салкын көннәрне елгаларда да коена ала. Балаларны да чыныктырабыз. Әлбәттә, комментарийләрдә гаепләүчеләр, бу коенуларның “ахыры” турында кычкырып утыручылар да бар. Аларга игътибар итмим, чөнки хәзерге вакытта чыныгуның уңай якларын гына сизәм. Шулай да кызыксынучылар күбрәк: сорашалар, коенырга теләгебез дә бар, диләр, әмма курку хисе көчлерәк булганга, тәвәкәлли алмыйлар. Бу очракта үзеңне җиңәргә генә киңәш итә алам, чөнки салкын суда тәнне чыныктыру физик яктан гына түгел, рухи яктан да әзерлек сорый. Авыррак чакларда күлгә барып чумасың да, компьютерны “перезагружать” иткән кебек, яңарып чыгасың. Үзаң да үзгәрә. Күпләр энергияне кешедән туплый, бу дөрес түгел. Көч табигатьтән алынырга тиеш, шул чакта гына эшең дә уңа, хәлең дә барысына җитә.
Чыныктыру процессын Илшат баштарак үзлектән генә башкарса, хәзер махсус китаплар укып, төрле техникаларын өйрәнә башлаган. Бүген сәламәт яшәү рәвешен кагыйдәләрен булдырган танылган Порфирий Иванов системасы буенча яшәргә тырыша, ул Ислам дине кануннарына тәңгәл килүе белән дә кызыклы, ди.
– Порфирий Иванов чыныгуның файдасын һәм кирәклеген үзендә сынаган кеше, – дип белгәннәре белән уртаклашты Илшат. – Аны заманында алманнар махсус кар астына берничә сәгатькә күмеп караганнар, ул аннан бернинди зыян күрмичә чыккан. Салкында шәрә килеш мотоциклда йөртеп, өстенә салкын су сибеп тә караганнар. Берничә ел узгач, ул сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен бастырып чыга. Алар арасында берничә көн ач тору кирәклеге дә әйтелә – җомга киченнән башлап якшәмбенең кичке алтыларына кадәр. Мин башкача эшлим: һәркөнне иртән уянып, бер стакан су эчәм дә, көне буе ач йөреп, кичке алтыда ашарга утырам. Ач вакытта баш бөтенләй башкача уйлый-эшләргә тотына, үзаң кушыла, табигать үзе ярдәм итә башлый. Миңа ул бик җиңел бирелә, бәлки, биш ел рәттән ураза тотуым да үз ролен уйныйдыр. Иванов системасы буенча шулай ук алкоголь эчү, тәмәке тарту тыела, физик сәламәтлек рухи як белән бәйле икәнлеге дә алатыла. Мәсәлән, ул хәйрия белән шөгыльләнүне өстен күрә. Безнең динебездә дә ул мөһим урынны алып тора бит. Мохтаҗларга ярдәм итмичә, үзеңнән өлеш чыгармыйча, сиңа да бернәрсә дә килмиячәк. Шуңа күрә, эшләр уңсын өчен, хезмәт хакыннан, ялга дигән акчадан берникадәрен хәйриягә юнәлдерергә кирәк. Әмма аның турында кычкырып йөрү килешми. “Игелек кыл да, суга сал”, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер борынгылар.
Комментарийлар