16+

«Лотереяга миллион отсам, акылдан язудан куркам!»

Самарада яшәүче Николай атлы берәү лотереяга 54, 46 млн сум акча откан. Әлеге ир-атка бәхет Яңа ел алдыннан ишелеп төшсә дә, киң җәмәгатьчелеккә бу турыда әле шушы көннәрдә генә билгеле булды.

«Лотереяга миллион отсам, акылдан язудан куркам!»

Самарада яшәүче Николай атлы берәү лотереяга 54, 46 млн сум акча откан. Әлеге ир-атка бәхет Яңа ел алдыннан ишелеп төшсә дә, киң җәмәгатьчелеккә бу турыда әле шушы көннәрдә генә билгеле булды.

- Түбән Новгородка эш буенча баргач, дусларга һәм өйдәгеләргә бүләккә дип, алты билет сатып алдым. Бишесен башкаларга өләштем, ә берсен үземә калдырдым. Шунысы кызык: әлеге билет миңа бөтенләй дә отышлы сыман тоелмады. Ә үземнең шушы кадәр акча отуымны белгәч, аңлатып бетерә алмаслык хисләр кичердем, - дип искә ала бәхетле ир.
Николай сүзләренчә, ул откан акчасын нәрсәгә тотачагын әлегә кадәр хәл итмәгән. Әмма аларның бер өлешен иганәчелеккә тотачагына бер минут та шикләнми. Ә сез зур күләмдә акча отсагыз, аны нишләтер идегез?

Зөлфәт Зиннуров, алып баручы, җырчы:
- Ооо, рәхәтләнер идем мин! Иң элек йортны бик купшы итеп эшләп бетерер, койма тотар, гараж салыр, гөлбакча утыр­тыр идем. Туганнар, дуслар белән рәхәтләнеп ял итәргә тагын бер шәп беседка ясасам да артык булмас. Аннан калганына берничә фатир сатып алыр идем, әмма бер тиенен дә банкка салмас идем. Соңыннан инде, әлбәттә, бик яхшылап, дөньяларны онытып, чит илгә чыгып ял итәргә генә кала.

Гөлинә Абдуллина, дүрт бала әнисе:
- Бу турыда күз алдыма китерәм дә, акылдан язудан куркам! Әгәр шундый бәхет насыйп булса, башта шок булыр иде, аннан соң сөенечтән кычкырып бер елар идем. Соңыннан гына акчаны нәрсәгә тотарга икән, дип уйлый башлармын сыман. Иң элек булган бөтен кредитларны каплар идек, аннан соң шәһәрдән читтә зур, матур, бакчасы да булган йорт, берничә фатир, яхшы машина һәм балаларны йөртер өчен микроавтобус сатып алыр идем. Аннан соң бөтен гаиләбез белән сәяхәткә чыгып китәрбез кебек. Аннан да калса, акчаларны берничә банкта бүлеп саклар идем.

Сөләйман Шакиров, газета укучы, 81 яшь:
- Үземә берни дә кирәкми. Акчаларның бер өлешен хәйриячелеккә тотар идем. Мохтаҗларга ярдәм булсын дип, авыл мәчетенә тапшырыр, әти-әнием, туганнарымның каберлекләрен тиешенчә яңартыр идем. Аннан калган акчаларны оныкларыма бүләргә була. Аларның укуларына, өс-башларына да бик күп кирәк бит.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading