16+

Мәчемә «ашыгыч ярдәм» кирәк

Шушы көннәрдә башкаланың Азино бистәсендә яшәүче 27 яшьлек бер егет мәчесе өчен «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Моны ул ветеринарга барып йөрмәс һәм акчасын да сарыф итмәс өчен эшләгән. Әле шуңа өстәп, табибларны ул нәкъ менә чакырулар белән күп йөри торган вакытларында чакырткан. Егет, мәчегә ярдәмгә килмәячәкләрен белгәнгә, «03» хезмәтендәге диспетчерга, «колакларым...

Шушы көннәрдә башкаланың Азино бистәсендә яшәүче 27 яшьлек бер егет мәчесе өчен «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Моны ул ветеринарга барып йөрмәс һәм акчасын да сарыф итмәс өчен эшләгән. Әле шуңа өстәп, табибларны ул нәкъ менә чакырулар белән күп йөри торган вакытларында чакырткан.
Егет, мәчегә ярдәмгә килмәячәкләрен белгәнгә, «03» хезмәтендәге диспетчерга, «колакларым бик авырта», дип ялганлаган. Диспетчер аңа табиблар бригадасын җибәргән. Алар әйтелгән адрес буенча килгәч кенә ярдәмнең йорт хуҗасына түгел, ә аның яраткан мәчесенә кирәк икәнлеген белгән. Бактың исә егетнең түгел, ә бичара йомшаккайның колагы авырта икән. Хуҗасы исә килгән табиблардан аның колагына нинди дару тамызырга кирәклеген белергә теләгән.
Бу хәлгә аптыраган табиблар егеткә ачуланып китеп барган. Мескен мәчегә дә бернинди ярдәм күрсәтә алмаганнар.
Британиядә дә шундыйрак хәл булган. Анда ирле-хатынлы, бик борчылган хәлдә «ашыгыч ярдәм»гә «биш яшьлек бәләкәчебезнең йөрәге туктады, тизрәк килеп җитегез» дип шалтырата. Кечкенә балага ярдәм күрсәтергә дип бик тиз арада килеп җиткән табибларны өйдә кулына мәчесен кысып тоткан хатын каршы алган. Ярдәм дә нәкъ менә шул кечкенә бәләкәчкә - мәчегә кирәк булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading