16+

Пенсия турында өч сорауга ҖАВАП

1. Эшкә урнашсам, пенсия кимиме? Эшкә урнашырга баргач, минем пенсионер икәнемне белеп, алдан кисәтеп куйдылар: бу компаниядә барысы да закон нигезендә рәсмиләштерелә һәм хезмәт хакыннан пенсия фондына акча күчерелә икән. Мин эшкә урнашсам, пенсиям­нең суммасы кимеячәк, имеш. Чынлап та, эшкә урнашу пенсиягә йогынты ясыймы? Сания Гарифова, Яшел Үзән. Татарстан Пенсия...

Пенсия турында өч сорауга ҖАВАП

1. Эшкә урнашсам, пенсия кимиме? Эшкә урнашырга баргач, минем пенсионер икәнемне белеп, алдан кисәтеп куйдылар: бу компаниядә барысы да закон нигезендә рәсмиләштерелә һәм хезмәт хакыннан пенсия фондына акча күчерелә икән. Мин эшкә урнашсам, пенсиям­нең суммасы кимеячәк, имеш. Чынлап та, эшкә урнашу пенсиягә йогынты ясыймы? Сания Гарифова, Яшел Үзән. Татарстан Пенсия...

1. Эшкә урнашсам, пенсия кимиме?

Эшкә урнашырга баргач, минем пенсионер икәнемне белеп, алдан кисәтеп куйдылар: бу компаниядә барысы да закон нигезендә рәсмиләштерелә һәм хезмәт хакыннан пенсия фондына акча күчерелә икән. Мин эшкә урнашсам, пенсиям­нең суммасы кимеячәк, имеш. Чынлап та, эшкә урнашу пенсиягә йогынты ясыймы?


Сания Гарифова, Яшел Үзән.



Татарстан Пенсия идарәсенең Вахитов районы бүлекчәсе хезмәткәрләре аңлатуынча, эшләүгә карамастан, картлык буенча билгеләнгән пенсия закон нигезендә тулысынча түләнә. Билгеле булганча, кайбер категория кешеләргә пенсиягә өстәмә түләүләр каралган. Әгәр дә пенсионер эшли икән, аның пенсиясенә өстәлә торган федераль социаль түләүләр бетерелә. Ул бары пенсия акчасын гына алачак.


2. Студентның әтисенә пенсия ничек түләнә?


Мин - пенсиядә. Улым - студент. Шуның аркасында, пенсияне күбрәк алам. Тиздән улыма 23 яшь тула, ләкин ул әле тагын ярты ел белем алачак, студент булудан туктамый. Шуңа да карамастан, пенсия кимергә мөмкин дип ишеттем. Улым уку йортын тәмамлаганчы,пенсияне шул килеш калдырырга, киметми торып булмыймы?

Фәрдәнә Хәсәншина, Әтнә.


Закон нигезендә, эшләмәүче студент көндезге бүлектә укыган вакытта, аның әти-әнисенә фиксацияләнгән түләү арттырып бирелә. Ләкин әлеге закон студентка бары 23 яшь тулганчы гына гамәлдә. Шуңа да улыгызга 23 яшь тулгач, пенсиягезнең суммасы азрак кимеячәк.

3. Пенсиягә иртәрәк чыга аламмы?


Инвалид бала тәрбияләүче әти кеше пенсиягә иртәрәк чыга аламы?

Булат Фәтхуллин, Буа.


Инвалид бала тәрбияләүче ата-­аналарның икесенең берсе, сабыйга сигез яшь тулганчы, картлык буенча иминият пенсиясен рәсмиләштерә ала. Сезнең очракта кимендә 20 ел эш стажыгыз булса, 55 яшьтән пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар, дип аңлаттылар Вахитов районы пенсия бүлекчәсендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading