16+

Планшет, гаджет, телефон, смартфон...

Яңа уку елы башланды. Җәйге каникулын смартфонда уйнап үткәргән укучыга бу тетрәнүдер кебек. Чөнки ул телефонына шулкадәр нык бәйләнгән, аннан башка яши дә алмый кебек. 

Планшет, гаджет, телефон, смартфон...

Яңа уку елы башланды. Җәйге каникулын смартфонда уйнап үткәргән укучыга бу тетрәнүдер кебек. Чөнки ул телефонына шулкадәр нык бәйләнгән, аннан башка яши дә алмый кебек. 

Хөкүмәт җитәкчеләренең укучылардагы кесә телефоннары турындагы карарлары күп сораулар тудыра. Иң мөһиме: әлегә тыю түгел, ә чикләү. Әгәр һәр уку йортында тыю булса? Мәсәлән, Чечняда, 2012 елдан бирле, укучыларга мәктәпләрдә кесә телефоннары куллану, Франциядә гаджетлар, смартфоннар, интернетка тоташтырылган телефоннар 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге укучыларга катгый тыелган... 

Терапевт-психолог фикеренчә, тулысынча тыюның мәгънәсе юк. Хәзерге вакытта телефон – аралашу, эш йөртү, үзенчә яшәү рәвеше коралы булып тора. Бер яктан караганда, телефон гаджетлары аша мәктәптә кайбер дәресләрдә кулланып була. Икенче яктан, телефон комачаулый торган дәресләр дә булыр­га мөмкин, андый чакта аларны җыеп алырга кирәк. Ата-аналар өчен иң мөһиме – яхшы нәтиҗәләр һәм баласының уңышлы кеше булуы. Бәлки уку йортларын табигатькә якынрак җирләргә төзергә кирәктер, матурлык ярдәмендә телефон онытылыбрак торыр иде... 

Биология укытучысының фикере буенча, телефоннарның яшь организмга начар тәэсирен күпләр белә, әмма бу мәсьәләне уңай якка чишү турында омтылыш сизелми. Аннан чыккан нурланышның кешеләрнең баш миенә, күз, колагына, тәннең күзәнәкләренә гаять начар тәэсире турында һәр көн диярлек язып торалар. Әти-әниләргә балаларына интернетка керә торган телефоннарны сатып алырга ярамаганлыгын ничегрәк аңлатырга соң?! 

Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева, смартфоннарны тыйган мәктәп­ләр мактауга лаек, диде. Аның әйтүенчә, хәзерге мәктәпләрдә һәр сыйныфта дәресләрне уңышлы үткәрү өчен барлык шартлар тудырылган, укучыларга телефон кирәк түгел. Кайбер мәктәпләрдә хәзер үк телефоннар урнаштыру өчен махсус контейнерлар куелган. Ата-аналар белән элемтә өчен укытучының смартфоны җитә, дәрес темалары буенча сыйныф бүлмәләрендә планшетлар бар, балаларга смартфон нигә кирәк, диде зур түрә. 

Бу мәсьәләне, минемчә, һәр уку йорты үзе чишәргә тиеш. Җәнҗал белән түгел, тыныч сөйләшүләр юлы белән. Ата-аналар да өлешчә хаклы бит! 

Нияз Бишбалта, Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading