- Гел алышынып торган төсләр, күңелле музыка булганга, аралашу мөмкинлеге биргәнгә, телефоннар кечкенә сабыйларда кызыксыну уята. Җитмәсә анда видео, мультфильмнар да карарга мөмкин. Шуңа да гаджетлар еш кына уенчыкны гына түгел, әниләрне дә алыштыра, - дип саный Люция.
Сораштырулар күрсәткәнчә, баксаң, әти-әниләр үзләре үк балага, комачауламасын өчен, телефон бирә. Бер уйласаң, чынлап та җайлы бит. Көйсез баланы юатыр өчен телефон тоттырасың да эш тәмам. Ни хикмәт, телефон баланы әнисенә караганда тизрәк тынычландыра. Еш кына сырхауханәләрдә чират көткәндә, мөһим эш белән мәшгуль булганда, әти-әниләр шулай эшли. Күпләр өчен айпадлар, планшетлар ярдәмче: «уенчыкларыңны җыйсаң, телефон бирәм», «ашамасаң, планшетта утырмаячаксың», «яхшы укысаң, телефон алабыз» дигәнне ата-аналардан еш ишетергә туры килә. Психологлар үткәргән тәҗрибәләр буенча, 1994 елларда балалар рәсемдә гаилә белән табигатьтә һава сулап йөргәнен сурәтләсә, хәзер хәтта мәчене дә айпад белән ясыйлар икән.
- Ияләшү өчен, балага планшет дөньясында бер тапкыр булып карау җитә. Өлкәннәр үзләрен контрольдә тота алса, телефонны яңалыклар белән танышу, социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне күзәтү,аралашу өчен файдаланса, балалар чикне белми, туктап кала алмый, - ди психолог. - Балаларның тәпи киткәнче үк гаджетлардан куллана белүе дә гаҗәп түгел: беренчедән, алар губка кебек, барысын да үзенә сеңдереп бара, өлкәннәрне кабатлау хас, шуңа да әти-әнисенең гаджетларны ничек кулланганын күреп, ул моны җиңел эшли. Икенчедән, нәрсә дисәк тә, цивилизация бер урында тормый. Безнең балалар да заман белән бергә атлый. Бүгенгеләр совет заманы сабыйларыннан аерыла. Аларның психологияләре, танып белү сәләтләре дә үзгә.
Телефон тизлек реакциясен арттыра
Психолог Люция Закирҗанова балага кечкенәдән телефон бирүгә катгый каршы.
- Башлангыч сыйныфларда, балалар бакчасында телефон бөтенләй кирәк түгел дип саныйм. Күп ата-аналар баланың куркынычсызлыгы өчен телефон ала. Бу - ялгыш фикер. Баланың куркынычсызлыгын тәрбиячеләр, укытучылар кайгырта. Аларда әти-әниләрнең эш телефоннарына кадәр бар. Берәр хәл була калса, һәрчак хәбәр итәчәкләр. Мәктәптән, балалар бакчасыннан һәркем үз сабыен каршы ала. Ә менә усал ниятле кешеләр корбаны булыр өчен күп кирәкми. Балалар тиз ышанучан. Интернет дөньясында ниләр генә юк бит. Шулай ук мәктәптә укучылар арасында көнләшү хисе уянырга, кемнең телефоны яхшырак дип, бер-берсен уздыру да булырга мөмкин. Балалар тәнәфестә, һәр буш минутларында да телефонга үрелә. Бу үз чиратында укуга, уйлау сәләтенә тәэсир итә. Финанс ягыннан караганда да, кыйммәтле телефон төшеп ватылырга мөмкин. Болардан чыгып, балага телефон нигә кирәк, дим. Бала башкалар белән аралашканда, коммуникатив уеннарда ачыла, камилләшә. Ә гаджетлар тере аралашуны алыштыра, бу сабыйлар өчен файдага түгел, - ди Люция Закирҗанова.
Медицина фәннәре докторы, психотерапевт Римма Нәбиуллина, гаджетлар балада агрессия уята, дигән фикердә. Психиатрлар, гомумән, телефоннарга бәйлелекне психик авыруның яңа формасы дип ышандыра. Медицина ягыннан караганда да табиблар телефонның сәламәтлеккә тискәре тәэсире турында еш сөйли. Кесә телефоннарыннан еш файдаланучылар баш авырту, йокы килүдән зарлана. Алар ярсучан була, иммунитет кими, күз күрүе начарлана.
Ә менә балалар психологы Марина Романенко, чамасын белсәң, телефонның зыяны юк, дип саный. Киресенчә, интернеттагы уеннар тизлек реакциясен арттырырга өйрәтә, хәзерге заманда балаларның моңа кечкенәдән күнегүләре кирәк. Гаджетлар әти-әнине генә алыштырмасын иде һәм кечкенә сабыйлар телефонны көненә 20 минуттан да артык кулланмасын, дип киңәш итә ул.
Комментарийлар