16+

Рамил Курамшин танышу, уку, фәһем һәм теләк турында

Танышу Мәҗлестә берәү Нәҗип Җиһанов белән таныша: - Фәлән Фәләнов - завод директоры. Телевизорлар, суыткычлар чыгара­быз! Нәҗип Җиһанов - композитор. Опералар, симфонияләр чыгарам... Югары фәһемлелек Бер яшь җырчы Чүпрәле районына гастрольгә китә, ләкин бик тиз әйлә­неп тә кайта. Кайтуга, филармония директоры янына керә һәм: - Халык концертка начар йөри, шуңа...

Танышу

Мәҗлестә берәү Нәҗип Җиһанов белән таныша:
- Фәлән Фәләнов - завод директоры. Телевизорлар, суыткычлар чыгара­быз!
Нәҗип Җиһанов - композитор. Опералар, симфонияләр чыгарам...

Югары фәһемлелек

Бер яшь җырчы Чүпрәле районына гастрольгә китә, ләкин бик тиз әйлә­неп тә кайта. Кайтуга, филармония директоры янына керә һәм:
- Халык концертка начар йөри, шуңа кайттым, - дип, кайтуының сәбәбен аңлата. Шунда гына утырып торган Габдулла Рәхимкулов, бу сүзләрне ишеткәч:
- Кара син аны?! Якташларымның җыр-моң мәсьәләсендә шулкадәр фәһемле икәнлеген белмәгән идем! - дип, гаҗәпләнеп куя..

Ничә ел укыйсы?

Ни гаҗәп, кайберәүләр филармонияне «профессиональ артистлар эшли торган концерт оешмасы» дип түгел, ә «артистлар әзерли торган уку йорты» дип белә икән.
Филармониядә икенче генә елын эшли башлаган нәфис сүз остасы Рәшит Сабировтан бер таныш агае, урамда очратып:
- Рәшит энем, сине филармониядә укыйсың икән дип ишеткән идем, анда ничә ел укыйлар соң? - дип сораган.
Рәшит тә «образ»га кереп киткән һәм:
- Менә бер ел укыдым, агай, тагын 38 ел гына укыйсы калды! - дип җаваплаган.
Агай, аптырап:
- И, энекәш, шаяртма, шулай озак укыйлармыни инде? - дигән.
- Укыйлар шул, артист булу җиңел эш түгел бит! Аның каравы, бер бик уңай ягы бар: укып бетергәч, диплом урынына, пенсия кенәгәсе биреп чыгаралар... Ярый, абзый, дәрескә ашыга идем! - дип, агайны аптырашта калдырып, Рәшит китеп тә барган.

Теләк

Мәһабәт гәүдәле Азат Аббасовка мәҗлестә бер ханым сүз ката:
- Сина, мондый буй-сын белән, артист буласы гына калган! - ди.
- Азат Аббасов ич мин...
- Кем генә булсан да, кабатлап әйтәм, артистлык сина килешәрәк төшәр иде!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading