Әниләр көне уңаеннан сезнең игътибарга укучыларыбыз иҗатын тәкъдим итәбез.
- Балам!- диеп, әнкәй назлый-назлый
Бишекләргә салып тибрәттең.
- Өшемәсен! - диеп салкыннарда,
Ачык юрганымны төзәттен.
Иркәләндем, әнкәй, кочагыңда,
Җылы назларыңа күмелеп.
Йөрәгеңнән чыккан татлы сүзләр,
Чәчәк атты миндә үрелеп.
Синең изгелегең иксез-чиксез,
Бармак җитмәс әнкәй санарлык.
Әле дә булса җылы кочагыңнан,
Бөркеп чыга әнкәй кайнарлык.
Иркәләдең әнкәй «күз нурым», дип,
«Багалмам» дип чөеп күкләргә.
Синен көчең,тырышлыгың аша
Менә алдым әнкәй үрләргә.
Авыр чакларыңда сынатмадың,
Ышыкладың салкын жилләрдән.
Терәк булып миңа hәрчак тордың,
Курыкмадым кара көзләрдән.
Көләч йөзең, назлы күз карашың
Нурын сипте йөрәк түремә.
Һәрвакытта сабыр, үрнәк булдын,
Рәхмәт, әнкәй, жылы сүзеңә.
Рәзинә Әхмәтҗанова,
Балык Бистәсе районы, Биектау авылы почта хезмәткәре
***************************************************
Әнием
Чәчәк кебек матур, шат күңелле
Көләч йөзле минем әнием.
Һәр кешенең шундый булсын иде
Минекедәй гүзәл әние.
Рәхмәт сиңа әни, озатасың
Изге дога кылып һәр көнне.
Читтә йөргән чакта, янәшәмдә
Син дә атлап барган шикелле.
Тәрәз төбендәге гөлләргә син
Шиңмәсен дип, сулар сибәсең.
Басу капкасыннан күзең алмый
Балам кайтыр диеп көтәсең.
Елмаюың белән бар җиһанга
Кояш кебек нурлар сибәсен.
Озак яшә, кайгы-хәсрәт күрми
Күзләр генә сиңа тимәсен.
Әниемнең күзләре
Синең күзләр, Әни, кояш сыман
Җылы нурлар сибә җиһанга.
Күз алдымда һәрчак синең караш
Хәтта синнән ерак булсам да.
Шул кузләрең белән,син Әнием
Бар кешене җәлеп итәсең.
Тайпылсалар әгәр тугры юлдан
Аны кабат шунда кертәсең.
Нур сибүче шушы күзләреңә
Чит-ят күзләр берүк тимәсен.
Синен хакта барлык кешеләр дә
Яхшы яктан гына сөйләсен.
Киткән юлга карап, күз дә алмый
Балам кайтыр диеп көтәсең.
Авыр чакта бар көчеңне туплап
Чын күңелдән ярдәм итәсең.
Юлларыңда сиңа очрамасын
Каршы төшеп, биек киртәләр.
Бәхет, шатлык алып килсен бары
Һәр туасы таңнар, иртәләр.
Әниемнең җылы кочагы
Әнкәем, син, үстердең бит мине
Назлап кына җылы кочакта.
Шул җылыны һәр чак тоеп яшим
Булсам да мин синнән еракта.
Йөзләреңнең нуры сүрелмәсен
Дөрләп янсын сөю учагың
Оҗмах бакчасының үзе бит ул
Әниемнең җылы кочагы.
Һәр бала да әнием дип килеп
Сарылалар җылы кочакка.
Күңелләрем тулып елап алам
Шул мизгелне сагынган чакта.
Рәхмәт әнкәй кочагыңа алып
Җылытасың салкын көннәрдә.
Сиңа атап күпме назлы сүзләр
Монлы көйгә сал(ы)нып көйләнә.
Данис Фахрутдинов, Арча,Хәсәншәех
**************************************
Исәнмесез, редакция хезмәткәрләре! Тиздән Әниләр бәйрәме җитә, мин шул уңайдан әниемә багышлап шигырь язган идем. Сезгә дә җибәреп карарга булдым. Әниемне паралич сугып хәзер тугыз ел урын өстендә ята, хәрәкәтсез, сөйләшми,күзләре дә күрми.
Киләчәккә зур өметләр баглап,
Тудырадыр сабыен һәр ана.
Анам күптән сабый халәтендә
Ә мин инде күптән аңа - ана.
Атлап китәр, бәлки сөйләшер дип
Тугыз еллап гомер үтелгән.
Әниемне җәлләп елый-елый
Күз яшьләрем күпме түгелгән.
Гүзәл кызым, бала, диеп
Эндәшкәнен күптән көтәмен,
Тик эндәшми карап ята
Күзләремә төбәп күзләрен.
Тире белән шыр сөяккә калган
Кулларынннан сыйпап куямын.
Салкынаеп калган учларының
Җылылыгын бер мин тоямын.
Кашык тотып ашатамын,
Өрә-өрә кайнар шулпаны
Чәйнисе юк, әйдә йотып җибәр
Каптырамын сыек ботканы.
Тәмле итеп чәйләр ясыйм
Тик эчалмый үзе агызып
Азаплана, шуңа үртәләнә
Нишләр иде минсез ялгызы?
Күптән күрми таңнар атканын ул
Ай, кояшны, көннең яктысын.
Табигатьнең ничек үзгәрүен
Күк йөзенең матур балкышын.
Белми инде көн-сәгатьне,
Ел фасылын күптән оныткан
Килер бер көн, син китәрсең бездән
Ә мин, әни, сине онытмам!
Әниемне төшләремдә күрәм
Йөгерә-йөгерә эшләп йөргәнен.
Хәрәкәтсез тик ятсаң да
Озак типсен әле йөрәгең.
Син эшләгән барлык изгелегең
Кайтарырга, әни, тырышам.
Җиңеләйтеп синең яшәвеңне
Хәлдән килгән кадәр булышам.
Төнлә торып яннарыңа киләм
Кирәкмиме диеп ярдәмем,
Гомер юлың кыскарганын белеп
Һәркөн арта синең кадерең.
Сабый бала кебек йоклап ята
Тыңлап торам сулыш алганын
Аллага шөкер, исән-имин дип
Уянганын көтеп аламын.
Йөрәк тибешләрең санап тора
Гомерләрнең узып барганын,
Белми кеше нәрсә күрәчәген
Ходай кемгә ниләр язганын.
Ачуланган вакытлар да була
Ачы сүгеп синең тормышны
Берничек тә үзгәртә алмый кеше
Ходай язган алдан язмышны.
Әниләрнең белик кадерләрен
Исән чакта аяк-куллары,
Ташламасын кирәксезгә санап,
Туганнары, ул һәм кызлары.
Әниләрнең фатихасы белән
Башлыйк әле яңа эшләрне
Яшәгәнгә үкенмәслек булсын
Түгелмәсен күздән яшьләре.
Бәхиллеген алып калыйк
Гомер юлларына җитәрлек.
Изгелекләр аша, савап туплыйк
Сират күперләрен үтәрлек!
Гүзәл Минзалова, Казан
*************************************************
Мин карамыйм артка борылып,
Дәвам итәм алга юлымны
Озатучы мине булмаса да
Болгый-болгый атлыйм кулымны
Нигеземдә әнкәй догасы
Урамында яшьлек еллары
Онытылмый авылымның
Эчеп үскән кизләү сулары.
Фәнзия Сабитова, Яшел Үзән, Бакырчы
**********************
****
Ана белән бала
- Әнием, әнкәй җаным, кулым авырта, -
Диеп бала әнисенә өзгәләнеп бара.
Ни булса да, бала өчен әни - дәва,
Табадыр ул һәрбер эшкә берәр чара.
- Ах, балам, җаным, йөрәк парәм,
Бу шырпы бармагыңа ник кадалган?
Синең нәни кулларыңа кадалганчы,
Нигә минем йөрәгемә кадалмаган?!
Ишетеп әнисенең сүзен бик шатлана,
Яшен сөртеп елавыннан туктый бала.
Шулчак йөрәгендә бер уйлану
Сабый күңелен сызлатып, моңга сала:
«Әнием бәгырем минем өчен җанын ата,
Разый ул йөрәгенә шырпы кадалса да,
Мин дә шулай яратаммы әниемне?» -
Диеп уйлый, үз-үзеннән сорап бала.
«Әнкәем-бәгырькәем, рәхмәт сиңа», -
дип кочып, әнисен үбә бала.
Шулчак ана күңеле күтәрелеп,
Күзләрендә бәхет нуры очкынлана.
Шулай шул ул, әниләргә күп кирәкми,
Баласыннан дөнья малы, акча көтми.
Бер-ике авыз матур сүз, хөрмәт белән,
Әни күңелен күтәрүгә берни җитми.
Айшә МАСКИ, Австралия, Аделаида.
Комментарийлар