16+

Ришат Төхвәтуллинның әнисе Розалия: «Улымның бай булу теләге юк»

Ришат Төхвәтуллин – татар эстрадасында көтелмәгәндә кабынган йолдыз. Тамашачы яшь талантны бик тиз үз итте. Аның концертына билетлар бер ай алдан сатылып бетә. Ходай биргән тирән моң, асыл тавыш, эчке һәм тышкы гүзәллек, гадилек һәм зәвыклык бер кешедә тупланган. Өлкән буын тамашачысында зур хөрмәт яулаган, яшь кызларның күңелен җилкендергән затлы...

Ришат Төхвәтуллинның әнисе Розалия: «Улымның бай булу теләге юк»

Ришат Төхвәтуллин – татар эстрадасында көтелмәгәндә кабынган йолдыз. Тамашачы яшь талантны бик тиз үз итте. Аның концертына билетлар бер ай алдан сатылып бетә. Ходай биргән тирән моң, асыл тавыш, эчке һәм тышкы гүзәллек, гадилек һәм зәвыклык бер кешедә тупланган. Өлкән буын тамашачысында зур хөрмәт яулаган, яшь кызларның күңелен җилкендергән затлы...

– Күптән түгел Ришатның «Мәхәббәтем» җыры премьерасы булды. Көй авторы - сез. Димәк, сез җырчының әнисе генә түгел, ә композитор да?!
Юк, юк, мин композитор түгел. Күңелемдә әллә нигә бер көй туа да, Ришатка җырлап күрсәтәм, ул тиз генә диктофонына яздырып ала. «Кил, җаным», «Күзләрең», «Исеңдәме?» җырлары шулай иҗат ителде. «Карамалы-Гобәй»нең сүзләр авторы мин. Шигырьләрне күптәннән язам. Гомер буе авылда клуб мөдире булып эшләдем. Бәйрәм сценарийларын үзебез төзи идек. Булган шигырьләрне үзгәртеп, бәйрәмгә туры килерлек итеп, яңаларын иҗат итә-итә, рифмалар туры китерергә өйрәндем. Әмма мин, шагыйрьләр кебек, көн-төн шигырь язып утырмыйм, сорасалар гына.
 
Ришат мин көйләп күрсәткәнне яздырып алып китә дә Казанда студиясендә эшкәртә. Аны җыр итү процессы озак бара. Каралама вариантын эшләп, «Ватсап»тагы төркемгә сала. Без анда биш-алты кеше, һәркайсыбыз үз фикерен, ниндидер хаталарын әйтә. Ришат җырны төзәтә, тагы төркемгә сала... Кыскасы, шундук эшли торган кеше түгел ул. Иҗатка карата бик вакчыл.
 
– Үзегез белән якыннанрак таныштырсагыз иде.
Гади авыл кешеләре без. Ирем гомер буе колхозда эшләде, мин клубта. Клубта бөтен гаилә белән эшләдек дисәң дә була. Иптәшем Айрат тавыш операторы, олы улым Ринат – алып баручы, Ришат синтезаторда уйный, кечкенәбез Айгөл бии, ә мин җырлый идем. Ул елларда никтер Ришат үзе генә җырламый иде, бары тик күмәк чыгышларда гына катнашты.
 
Хәзер эшләмибез, өйдә генә. Тик утырмыйбыз, күпләп мал асрыйбыз. Өебез автовокзалны хәтерләтә: берсен каршы алабыз, икенчесен озатабыз... Олы улыбыз үз гаиләсе белән күрше йортта яши. Ул шәһәр тормышына каршы. Мөмкинлеге булса да, Уфа кебек зур шәһәргә күчәргә теләми. Әби-бабасының нигезендә төпләнде, хатыны белән өч сабый үстерәләр. Үзе, вахта ысулы белән, Себер якларында эшләп йөри. Ришат белән Айгөл Казанда, бергә яшиләр. Чак кына вакытлары булса, шундук авылга кайталар. Мөмкинлек булган саен, без дә Казанга барырга тырышабыз. Кызыбыз абыйсы янында булгач, безнең күңел тыныч. Ике абыйсы да аны һәрчак контрольдә тота. Ул үзе дә алардан куркыбрак яши. Егетләр мәсьәләсенә килгәндә дә: «Абый нәрсә әйтер икән?» дип кенә тора.
 
Авылыбыз зур, меңнән артык кеше яши. Ришат та авылны бик ярата, биредә йортын төзи. Тулысынча авылга күченеп кайтыр дип уйламыйм: студиясе монда булыр, аппаратурасын биредә саклар, мөгаен. Җәйге айларны, яңа концерт программасына әзерләнеп, төркемендәге егет-кызлар белән монда уздырыр дип күз алдына китерәм.
 
– Улыгызның тәүге зур чыгышларын хәтерлисезме? Аның концертларын горурлык хисе белән карыйсыздыр?
Юк, башта курку хисе белән. Нотаны дөрес алмас, сүзләрен онытыр төсле. Аның белән җырлый-җырлый, тыным, хәлем бетә. Концерт уңышлы гына үтеп китсә, әлбәттә, шатланам, Ришатым белән горурланам. Казан һәм Уфада узган һәр концертына барырга тырышабыз. Әтисе минем кебек борчылмый ул. Залдагы барлык тамашачы кебек, рәхәтләнеп кул чабып утыра. Ә мин үзем гомер буе шул өлкәдә эшләгәч, бар нечкәлекләрен дә беләм, көтелмәгәнлекләр килеп чыгуы мине куркуга сала да.
 
– Ришатның балачагы турында сорыйсы килә. Ул туган көннән башлыйк әле...
Ринат белән Ришатның яшь аралары 2,7 яшь. Ринат бик елак булгач, икенче бала артыннан соңрак, биш ел тирәсе вакыт узганнан соң гына барырмын дигән идем. Әмма иптәшем, трактордан егылып төшеп, аягын сындырды һәм бик озак хастаханәдә ятты. Бу хәл мине куркуга салды: киләчәккә өмет югалды. Айратка бер-бер хәл булыр да, Ринат берүзе генә калыр дип, аңа иптәшкә энекәш яки сеңлекәш алып кайту теләген иремә әйттем. Безгә терәк булсын дип, Ришатны алып кайттык. Ул әле дә булса шул миссиясен үти. Абыйсына дус, безне һәрвакыт хәстәрли: ашата, киендерә, ярдәм итә... Гомумән, ул әйләнә-тирәсендәге бар кешегә дә шулай ярдәмчел.
 
Ришат бик тыныч бала булды. Юмарт, шаян. Үзенә кирәк булса, хәйләкәрлеге дә бар иде.
 
Мәктәптә яхшы укыды дип әйтә алмыйм, уртача гына, малайларча. Үзем дә: «Укы!» дип кыстамадым. VIII сыйныфны тәмамлаганда: «Әни, бер генә «3»ле чыкты!» дип сөенче алды. «Әстәгъфирулла, калганнары «2»лемени?» дип сораганны үзем дә сизми калдым. Баксаң, калганнары «4» һәм «5» булган икән. Укуының соңгы елларында, тырышлыгын җигеп, мәктәпне «3»леләрсез тәмамлады.
 
Әни кеше буларак, әлбәттә, улымны җитди һөнәр иясе итеп күрә идем. «Механиканы сайла, гармуныңда эштән кайткач уйнарсың», дидем. Музыка училищесы дип күпләр кызыга, анда укуы бит бик авыр. Үзем укыдым, шуннан чыгып әйтәм. Кызыгып укый башлар да, көче җитми, ярты юлда ташлар дип курыктым. Әмма ул үзенекен эшләде: үз теләге белән укырга керде һәм рәхәтләнеп белем алды. Бу мәсьәләгә ул җитди карады. Бар да теләктән генә тора икән.
 
 
– Ришат кемгә охшаган?
Тышкы кыяфәте белән миңа. Безнең нәсел шундый җыйнак гәүдәле. Ә менә вакчыллыгы, эшне җиренә җиткереп башкаруы - әтисеннән. Мин ул кадәр түгел, тиз-тиз генә эшлим дә булды. Миңа хәзер һәм тиз булсын.
 
– Берсендә Ришат: «Гаилә коруда әти-әни миңа үрнәк, әни кебек хатын эзлим», – дигән иде. «Әни кебек» дигәне нинди була соң ул?
Әйтәм бит, без гади гаилә. Ирем гомер буе колхозда эшләде, ә анда, үзегез беләсез, акча түләмиләр. Әмма минем беркайчан да акча җитмәгәнлектән тавыш чыгарганым булмады. Бездә - зур мәхәббәт, калганын белмим. Балаларыбызны бик яраттык, хәзер оныкларыбызга сөенеп туя алмыйбыз.
 
Олы киленем Зилә, бик тыйнак һәм акыллы хатын-кыз. Ришатның хатыны да шундый булса ярар иде дим. Ришатның бездән серләре юк, кызлар темасына да сөйләшәбез, әмма бу өлкәдә мин аңа киңәшче була алмыйм: йөрәге кемне сайлый, шуның белән булсын. Ә без аның сайлавына каршы төшмәячәкбез, кемне алып кайтса да, үз кызыбыз итеп кабул итәчәкбез. Быел өйләнәм, дигән иде. Өен төзеп бетерергә уйлый, ахрысы, соңгы арада гаилә кору темасына сөйләнгәне булмады.
 
– Авыл халкының Ришатка мөнәсәбәте нинди?
Бертөрле генә түгел. Көнләшүчеләр күбәйде. Безгә карата аларның салкынлыгы сизелә.
 
– Сезнеңчә, Ришатның уңыш сере нәрсәдә?
«Все гениальное просто», дип әйтәме әле урыслар?! Гадилегендә. Халыкка шул гадилек кирәк тә.
 
Аннары ул үзенә карата да бик таләпчән, музыкантларына да җитди карый. Ришатның, бай булам, акча эшлим, дигән уе бөтенләй дә юк. Кыйммәтле машиналар турында да уйлап йөрми ул, кызлар дип тә башы әйләнми. «Кайдан шәп музыкант табарга?» менә аның иң зур проблемасы. Ул иҗат турында гына уйлап йөри. Сыйфатлы программа күп чыгымнар таләп итә. Кергән акчасы шундук чыгып та бетә.
 
Моннан 10 ел элек, «Гәлсәр сандугач» конкурсында катнашып, 10 мең сум премия алган иде. Вакытына күрә зур акча иде. Шул акчаның тиененә кадәр «памперс» алып, балалар йортына тапшырды. Югыйсә, ул елларда 10 мең сумны үзенә киемгә, ашарына тотса да, комачауламас иде.

Язмага реакция белдерегез

26

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ришат Тухватуллин ,Гульназ Асаевага ничек карый?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур энгэмэ, Ришатнын концертында булдым бик эйбэт бик ошады, унышлар ана

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мэгьнэсез сорау язмасыннар иде,кеше тормышын бозып.Асаеванын уз семьясы бар.

        Мөһим

        loading