16+

“Ризык пешергәндә ял итәм”

Заказга камыр ризыклары пешерүче Алсу Сәләхова Сарман районының Җәлил бистәсендә яши.

“Ризык пешергәндә ял итәм”

Заказга камыр ризыклары пешерүче Алсу Сәләхова Сарман районының Җәлил бистәсендә яши.

Ә тумышы белән ул Мөслим районыннан. Бухгалтерлыкка укыганнан соң, колхозга эшкә кайта. Шул ук вакытта кибеткә сатучы булып та урнаша.  Райподан килеп, сатучы булырга кыстагач, яшь кыз авылда берничә ел ябылып торган кибеттә дә сата башлый. Колхоз таралгач, бер генә эштә кала. Бүген инде ул хат ташучы булып эшли. Кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп эшләргә тырыша ул.  Ә аш-суга осталыгы бала вакытыннан ук килә. 

–    Әниләрнең эштән кайтышына берәр нәрсә пешереп куйсам, рәхәт булып китә иде, – дип искә ала ул үзе. – Нинди яңа рецепт күрәм, шуны пешереп карый идем. Килеп чыкмаган вакытлар да булгандыр. Әмма әниләр гел мактап ашыйлар иде. Әни үзе дә бик тәмле пешерде. Әтиемнең әнисе дә аш-суга оста иде. Ул пешергән тәбикмәкләр белән күмәчләрнең тәме әле дә тел очымда тора. Ничек кенә тырышып пешерсәм дә, аныкы кебек килеп чыкмый. Берәр яңа төрле әйбер беренчесендә үк килеп чыкмаска мөмкин, әмма миндә үҗәтлек тә көчле, остарганчы пешерәм.   

Алсу әзерләгән камыр ризыкларыннан авыз итүчеләр нишләп заказга да пешермисең дигәч, тәвәккәлли ул. Башта тортлар гына, аннары пироглар, гөбәдия, урама, бәлешләр пешерә башлый. Ризыкларының тәмле булу серен Алсу бөтен күңелен биреп пешерүдән күрә. Икенче сере – югары сортлы продуктлар куллану. 

Заказ бирүче кешеләр әзерләү авыр булмадымы дип тә сорашалар икән. Баштарак Алсу ничек бар, шулай әйтә башлаган. 

–    Дөрестән дә, кайсылары бик җиңел килеп чыга, ә кайвакыт бик интегергә туры килә. Бервакыт үзем дә, нишләп сорыйсы булдыгыз, дип сорау бирдем. Имештер, туйга ясаган килен йә кияу бавырсагы, урамасының ничек пешерелүенә карап аларның бу гаиләгә  рәвешле керүе чагыла икән. Җиңел ясалмаса, авыр холыклы килен яки кияү була, дип юрыйлар икән. Моны белгәч, авыр эшләнсә дә әйтмим хәзер, – дип елмая Алсу.
Ризыкны пешергән вакытта – бер, адресатына барып җиткәнче икенче борчыла, чөнки Җәлилдән генә түгел, якын-тирә районнардан да килә заказлар. Мастер-класслар да үткәрергә сорыйлар икән, әмма анысына тотынырга әлегә кыюлыгы гына җитеп бетми. 

Алсу Сәләхова камырдан роза чәчәге ясарга өйрәтә
3 йомыркага бераз гына аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы яки калак очында гына камыр күперткеч, он һәм бер-ике кашык кайнаган су салып камыр басабыз. Ярты сәгать ял иттерәбез. Соңыннан кискеч белән кисеп, уртасыннан ябыштырып, таякка урап пешерәбез. Май кайнар да, салкын да булмасын, чөнки артык кайнар булса, төсен үзгәртә. Бер үк күләмдә бал белән шикәр комы алып кайнатабыз да, әзер сиропка роза чәчәкләрен манабыз. Сиропның әзер булганын салкын суга тамызып карыйбыз. Суда таралмаса, әзер дигән сүз. Йә булмаса, шикәр пудрасы гына сибәргә дә була. 

 

Язмага реакция белдерегез

7

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading