16+

Роберт Миңнуллин: «Менә шундый журналистлар...»

Роберт Миңнуллин: «Менә шундый журналистлар...»

Менә шундый журналистлар...

(Рифмалар)

Авыл, җир турында яза
Җирналистлар,
Җырчылар турында яза
Җырналистлар,
Фельетоннар гына яза
Җорналистлар,
Криминал турында яза
Юрналистлар,
Башкалардан чәлеп яза
Бурналистлар,
Байларны мактап симерә
Жирналистлар,
Мемуарлар яза хәзер
Зурналистлар,
Надан мәкаләләр яза
Шырналистлар,
Гәзитләрдә бетеп бара
Ирналистлар...
Менә шундый бездә хәзер
Журналистлар.

Бер әдипкә

Булса булыр икән ямьсез кеше,
Тәрбиясез, юньсез, мәнсез кеше,
Әйткән һәрбер сүзе тәмсез кеше,

Тик торганнан өрә торган кеше,
Барсын тамашага корган кеше,
Чәчми-нитми генә урган кеше,

Кычкырырга бик тамаклы кеше,
Өстерергә бик яраклы кеше,
Гаҗәп, әмма бик талантлы кеше...

* * *
Кеше башындагы затлы-затлы
Баш киеме бик еш алдый ул...
Баш киеме, башны капласа да,
Башсызлыкны каплый алмый ул.


Җырлар, җырчылар...
Хәзер яшь җыр язучылар
Шәп җырлар язалмыйлар.

Хәтта язган очракта да
Бик сирәк язгалыйлар...

Ә җырчылар и дәртлеләр,
Җырчылар - азартныйлар...

Алар безне концерт буе
Изәләр, газаплыйлар:

Попса белән җәзалыйлар,
Хит белән азаплыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading