16+

Роман Шитовның 200дән артык машинасы бар (ФОТОЛАР)

24 яшендә булса да, Роман Шитов педальле машиналарга, уенчык атларга, кечкенә автомобильләргә әле дә мөкиббән.

Роман Шитовның 200дән артык машинасы бар (ФОТОЛАР)

24 яшендә булса да, Роман Шитов педальле машиналарга, уенчык атларга, кечкенә автомобильләргә әле дә мөкиббән.

Бүгенге көндә аның коллекциясендә ике йөздән артык машина, совет чорында чыгарылган алты педальле автомобиль һәм ике ат бар. Романның әлеге хоббие гап-гади фотодан башланган.

- Бер фотода әти кечкенә вакытында беренче серияле «Москвич» машинасында утырып тора. Шундый зур уенчык машинага мин дә кызыктым, аны үземдә булдырасы килеп, эзләнергә тотындым. Эзләү барышында бик күп машиналар җыелды, ә «Москвич»ны әле дә таба алмыйм, - ди ул.
Сигез ел дәвамында җыелган коллекциясен аңа өйдә генә түгел, балконда, эш урынында да сакларга туры килә.

- Машиналарның саны арта барган саен, аларны урнаштыру проблемасы туа. Тузаннарын да гел сөртеп торырга туры килә. Коллекция тотуның төп кыенлык­лары - минем өчен менә шулар, - дип елмая машина җене кагылган Роман.
Уенчыкларның артык иске­лә­рен ул реставрацияли, бу эштә әтисе дә булыша. Гомумән, әлеге «чир» аның якыннарына да күчкән. Коллекциянең артып торуы, машиналарның ничек реставрацияләнүе - барысы белән дә кызыксынып торалар.

- Советлар заманында эшләнгән уенчыкларның барысы да кыйм­мәт. Бәяләре мең ярымнан башлап. Бу аларның ничәнче елда чыгарылган һәм ни дәрәҗәдә төзек булуыннан тора. Минем коллекциядә иң кыйммәт экспонат - җиде мең сум. Хыялым - педальле машиналарның барлык модельләрен дә үземдә булдыру, - диде ул, экспонатларның бәяләре турында сорагач.

- Иң яраткан автомобилегез кайсы?
- «Москвич» машинасы. Бик иске булганлыктан, аны реставрацияләргә уйладык. Моның өчен шактый вакыт таләп ителә.

- Советлар заманындагы әйберләр күпкә сыйфатлы булган, диләр. Бу уенчыкларга да кагыламы?
- Реставрация вакытында үзем дә шуңа игътибар итәм. Илле ел элек чыккан педальле машиналарның буяулары яхшы сакланган, әйтерсең яңа гына буяганнар. Детальләре дә яхшы хәлдә була.

- Коллекционерлар, гадәттә, күргәзмәләргә йөри, сезне дә чакырганнары бармы?
- Чакыралар, әмма минем вакытым юк. Уку белән бергә, эшне дә алып барам. Күптән түгел генә бер кеше шалтыратып, автошоу вакытында коллекциям­не күрсәтергә тәкъдим итте.
Роман элек фарфор статуэт­калар да җыйган. Николай Гогольнең «Мертвые души» әсәре буенча махсус чыгарылган тугыз статуэтканың дүртесе аңарда булган.

- 1950 елларда чыгарылган, бик сирәк очрый торган коллекция тупланмасы ул. Коллекциям­дә барысы иллеләп статуэтка бар иде. Әмма мин аларның кайберләрен бүләк итеп, кайберләрен сатып таратып бетердем. Киләчәктә, бәлкем, тагын бер яңа шөгылем барлыкка килер. Миңа калса, ул элеккеге, борынгы әйберләр белән бәйле булачак, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading