16+

Россия монархлары нәрсә ашаган?

Европага тәрәзә “ачкан” Петр I ризык мәсьәләсендә консерватор булган.  Рәсми чараларда башка илләрнең илчеләренә таныш булган чит ил кухнясы ризыклары тәкъдим ителгән.

Россия монархлары нәрсә ашаган?

Европага тәрәзә “ачкан” Петр I ризык мәсьәләсендә консерватор булган.  Рәсми чараларда башка илләрнең илчеләренә таныш булган чит ил кухнясы ризыклары тәкъдим ителгән.

Ә аның үзенә кәбестә ашы, карабодай боткасы, кыздырган дуңгыз ите, тозлы лимон белән салкын ит, сөттә пешкән арпа ярмасы биргәннәр. Десертка патша карбыз, әфлисун һәм алма ашарга яраткан. 

Екатерина II иртән сохарый белән каһвә эчкән. Төшке ашка өч-дүрт төрле ризык белән чикләнгән. Әйтик, каклаган болан теленнән әзерләнгән соус белән тозлы кыяр һәм сыер ите ашаган. Кичен, баш өянге кузгалмасын өчен, шәхси табибы киңәше белән бөтенләй ашамаган. 

Бит төсе матур булсын өчен һәр көнне әче алма, тозлы кәбестә кулланган, хәтта тозлы кәбестә суы белән битен дә юган. 
Екатерина II улы Павел I әнисенең капма-каршысы булган. Аңа кәбестә ашы, кәтлит, ботка әзерләгәннәр. Продуктларны да базардан сатып алганнар.    
Александр I көнен яшел чәйдән башлаган. Төшке ашка кадәр җиләк-җимеш ашаган, кичен бал белән чәй эчкән. Иң яраткан ризыгы – ботвинья (квас, чөгендер яфрагы, суган һәм балыктан әзерләнгән салкын аш). 

Николай I һәр көнне биш тозлы кыяр ашаган. Ул кулланган ризыклар бөтенләй патшаларча булмаган: шәраб урынына су эчкән, кәбестә ашын диетик бәрәңге ашы алыштырган. 
Александр II аучылык белән шөгыльләнгән. Шуның өчен һәр көн өстәлдә ит булган, әйтик, ат бавыры. 

Чыганак: “Узнай Россию”.
Фото:freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading