Россиянең бердәнбер урман фермеры Госман Минлебаев белән без апрель аенда ук очрашырга сүз куешкан идек. Аннары, яздан көзгә кадәр мин питомникта, урманымны бер генә көнгә дә ташлап китә алмыйм дигәч, тынгысыз урманчы белән очрашу җәй ахырына гына калды.
Редакциягә килеп керүгә үк, ул миннән ике стакан сорады. Берсенә эчә торган гади су салырга кушты. Сумкасыннан бер банка чыгарып, буш стаканга солы суы агызды. Махсус прибор белән, ике суның да составындагы тискәре һәм уңай потенциалны (аны редокс-потенциал дип атыйлар) тикшерде. Пластик шешәдәге су күпкә зыянлы булып чыкты. Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, кеше көненә ике литр сыеклык эчәргә тиеш. Әмма ул су сәламәтлеккә зыян китерми торган булсын.
- Гадәти суның бер йотымы гына да кешедәге 12-17 мең сәламәт күзәнәкне үтерә. Мин бик күп еллардан бирле солы суы эчәм. Бер литр кайнатып суыткан суга дүрт аш кашыгы солы салам да суыткычка куям. Солы ярмасының кибеттә сатыла торганын алырга кирәк, чәчү өчен кулланыла торганы аның химикатлар белән эшкәртелгән була. Бу суны дүрт көннән генә эчәсең, чөнки солы суга тискәре заряд биреп, зарарлы микробларны үтерү өчен вакыт кирәк. Бер стакан шул суны эчәм дә тагын шуңа бер стакан су өстәп куям. Солы урынына бик изелмәгән геркулес та кулланырга мөмкин (монастырьский сорты). Ә менә дөге, бодай, карабодай, тары һәм башка ярмалар суга тискәре заряд бирми, - дип, керә-керешкә үк киңәшләрен бирде ул миңа.
Аның әйтүенчә, Европа һәм Азия буенча шундый үзлеккә ия сигез генә чишмә бар, хәтта Минеральные Водыдагы су әлеге дә баягы солы суына караганда 10-20 тапкырга көчсезрәк.
Мин - көрәшче
Госман Минлебаевның фермер булып китүе дә әлеге дә баягы сәламәтлеге белән бәйле. Чернобыль-2 шәһәрендә хәрби частьта эшләгән вакытында, бу 1986 ел, Чернобыль атом электр станциясендә һәлакәт була. Һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшү эшендә Госман абый да катнаша. Шунда дүрт көн эшләү дәверендә ул бик көчле нурланыш ала, саннарга күчереп караганда, 350 радиация дозасы алган. Нәтиҗәдә аңа «нурлы авыруы» диагнозы куела. хастаханәләрдә бик озак дәваланырга туры килә. Мәскәү хастаханәсендә яткан вакытта, ул, язмыш кушуы буенчадыр, кытай эшмәкәрләре белән таныша. Аларның Чаллыдан «КамАЗ» машиналарын алганда, кыенлыклар килеп чыга. Госман абый институтта укыган курсташлары аша ярдәм итә. Шуның хакына үзләренә алып китеп дәвалауларын сорый. Анда акрынлап тернәкләнә башлый. Дәвалануны дәвам итү өчен, кытай табиблары дару үләннәрен кулланырга киңәш итә. Алар тәкъдим иткән адаптоген үсемлекләр бездә үсмиләр.
- Хәрби кеше буларак, миндә көрәшче холкы бар. Максат куйганмын икән, эшлим. Сәламәтлек кемгә дә кадерле. Кытай табиблары әйткән женьшень, элеутерококк, маньчжурская аралия һәм башка шундый үсемлекләрне үзебездә утыртып карадым. Кызыл китапка кергәннәрен дә үстерәм мин хәзер. Махсус әдәбият, фәнни китаплар укып, урман эше белән кызыксына башладым. Агрономлыкка укыдым, соңыннан икътисадчы, юрист белемен дә алдым. Алары да фермерлык эшчәнлеген алып бару өчен кирәк булды. Бер диплом эшемнең темасы җир реформасын үткәрүдә прокуратураның бер нәрсә дә эшләмәве турында иде. Шәхси урман булдыру артыннан йөргәндә, үземнең хокукларымны якларга өйрәндем. Хәзерге вакытта 80 гектар урманым бар, аны хатыным белән икәү генә утырттык. Урманны уңдырышсыз, ерганаклы җирләргә утырттык. Аңардан кала яңа үсентеләрне утырту, аларны безнең җиргә яраклаштыру, тәҗрибәләр үткәрү өчен, питомнигым да бар. Ел саен анда 1000-1500 үсенте утыртабыз. Барысы бергә аларның саны 20 000 төпкә җиткәндер, - ди ул.
Госман абыйга җитди авырулары булганнар киңәш сорап еш килә, тәҗрибә уртаклашырга Кырымнан ук киләләр. Чит илләрдә дә аның белән кызыксынучылар күп.
- Авыруыма дәваны шушы урман белән таптым. Сәламәт туклануны пропагандалыйм. Хәзер Россиядә игелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе ашарга яраклы түгел, бигрәк тә балаларга, әни буласы кешеләргә, авыруларга, чөнки аларда сәламәтлек өчен кирәк булган 16 төрле микроэлемент юк. Ни өчен юкмы? Аны кырларда берничә дистә еллар буена игелеп килгән культуралар бетергән. Мин исә менә егерме ел инде үз продукциямне шул микроэлементларга баету өстендә эшлим. «Экологик чиста продукция» сүзе ул - авыл хуҗалыгы продукциясен сатучылар өчен хәйләле бер сүз. Үзем исә экологик чиста продуктлар гына ашыйм. Кешенең сәламәтлеге өчен аның кайда яшәве, нәрсә белән туклануы, нинди тормыш алып баруы мөһим булуын аңладым, - дип, табиблар күзәтүен узган, анализлар күрсәткече язылган кәгазьләрен күрсәтә ул миңа.
Сәламәтлегендә алга китеш зур, энергиясе ташып тора, яңадан-яңа идеяләр, проектлар турында уйлана. Питомниктагы эшеннән кала, лекцияләр укырга, конференцияләрдә чыгышлар да ясарга өлгерә.
«Миндә әстерхан чикләвеге дә үсә»
Урманчы кыйммәтле дару үләннәре генә түгел, безнең якларда үсүе мөмкин булмаган дип уйланылган агач-куаклар да үстерә. Әстерхан чикләвеген үстерүгә ул егерме елдан артык вакытын багышлаган.
- Аның каравы безнең климат һәм туфрак өчен яраклы булган әстерхан чикләвеге сортын уйлап таптым, - дип елмая ул. - Аңардан кала да берничә төрле чикләвегем бар. Куак булып үсә торган гадәти урман чикләвеге миндә агач булып үсә. Хөрмә куагын үстерү дә авыр бирелде. Аңа тугыз ел вакыт һәм берничә мең хөрмә төше кирәк булды. Берничә сорт абрикос та үстерәм. Иң мөһиме: сайлап утырткан агачларым җирнең уңдырышлылыгын арттыру үзлегенә ия.
«Урман ул редиска түгел»
Безнең өчен урман - җиләк, гөмбә, кислород булса, Госман абый өчен ул күпкә тирәнрәк мәгънәгә ия. Урманнар утыртып, үз сәламәтлеге турында гына түгел, республиканың экологиясе турында да борчыла ул.
- Борынгы кешеләр авылларны гасырлар буе үскән урманны кисеп салганнар. Урман булган җирдә кешенең сәламәтлегенә тәэсир итә торган мөһим җиде микроэлемент була. ул җирләрдә биш-алты ел икмәк үстергәннән соң, әлеге кырларны ташлап, халык башка җирләрне эшкәртә башлаган. 40-60 елларга «ял итәргә» калдырылган кырларда куаклар үсә һәм алар кабат урманны хасил итә, җирләр кабат микроэлементларга байый. Элек кешеләр ипи белән суда гына яшәгәннәр дип шаккатабыз. Бездән аермалы буларак, алар микроэлементларга бай чиста продуктлар белән тукланган, шуңа да сәламәт булганнар. Америкада бер галим 1993 елда ук туфракны тикшергән. Аның әйтүенчә, ун ел дәвамында авыл хуҗалыгы җитештерүе алып барылган җирдә яхшы сыйфатлы продукция алып булмый.
Урманга килгәндә, ул, беренче чиратта, яңгырлар белән килгән дымны суырып, җир асты суларын барлыкка китерә. Шул рәвешле алар елгаларны туендыра. Коелган яфраклары дымны тотып тора торган губка вазифасын башкара. Урман булмаган җирдә чишмәләр кибә, ерганаклар барлыкка килә. 1941 елгы мәгълүматлар буенча, Татарстанның 30 процент территориясен урманнар алып торган. Хәзер бу сан 17 процентка калган. Ә ул сан 35 проценттан да ким булмаска тиеш. 1954 елдан бирле чишмәләрнең 34 проценты корыган. Урманга утын дип карарга кирәкми, ул су чыганагы да булып тора. Су булгач, тереклек тә була. Бездә урманнарны кисеп, кырлар ясадылар. Икмәкне чит илгә саталар, табигатьнең корып калуы күпкә кыйммәткәрәк чыга түгелме? Бер тонна бөртекле җитештерү өчен бер мең тонна дым кирәк. Яңа сортларны тамырлары тирәнгә үтә торган итеп эшлиләр, чөнки дым һаман аска төшә бара. Бөтен булган дым шул бөртеклеләргә китә. Ә урманнарны утыртмыйбыз. Элек бит болар турында бик яхшы белгәннәр. Мин тарихи документлар белән таныштым. Александр I патшалык иткән чорда атаклы туфрак өйрәнүче Докучаев урманнар бетү аркасында чокырлар барлыкка килә, туфракта дым һәм уңдырышлылык югала дип әйткән. Шуннан соң патша фәрман чыгара: 55 гектар урман утыртсаң, салым түләмисең, 500 сум акча һәм алтын медаль бирәләр. Ул вакытта бер сыер 3 сум торганын истә тотканда, никадәр көчле закон икәненә төшенү кыен түгел. Алга киткән илләрдә глобаль җылынуга каршы күптән стратегия кабул иттеләр. Әйтик, Кытайда көненә 500 гектар урман утыртыла. Озынлыгы - 5 мең, киңлеге 100 чакрым озынлыктагы урманнар үсә анда. Алдагы 20 ел өчен хәзердән үк урман утыртырга кирәк. Без соңга да калдык инде. Ә 20 елдан Татарстанда бөтен ылыслы агачлар да үлеп бетәргә мөмкин. Ни өченме? Климат җылына бара. Мин питомникта нәкъ менә корыга чыдам агачлар утыртам да инде. Игътибар итегез әле: юл буенда каен үсеп утыра, аның очларында нечкә ботаклар юк, чөнки тамырларына су килеп җитми. Җир асты сулары һаман тирәнгә китә. Бездә бер гектар җиргә 4,5 тонна явым-төшем туры килә. Аларын да икмәк үскән кырлар сеңдереп бара. Чишмәләргә дә, җир астына да су эләкми кала. Соңгы елларда ерганаклар күбәйде, бу да урман булмау белән бәйле, алар зураймасын, тирәнәймәсен өчен, әйләнә-тирәләренә мөмкин кадәр тизрәк агач-куак утыртырга кирәк. Без яшәрбез дә китәрбез, ә оныкларыбызга нәрсә кала? Экологик чиста продукт табып булмый дибез, киләчәк буынга эчәр өчен чиста су да калмаячак бит, - дип борчылып сөйли ул.
Госман абыйның авыруына каршы көрәше бөтен кешелек өчен мөһим булган социаль проектка әверелгән. Минем турында, бердәнбер урман фермеры, диләр, бердәнбер буласым килми шул минем, минем түгел, табигатьнең үтенече ул, дип елмая урманчы.
Госман Минлебаевтан киңәш
Бакчада үсә торган яшелчә, җиләк-җимешләрне, макро-микроэлементлар белән баету өчен (алар туфракта юк диярлек), кибетләрдә сатыла торган хелат формадагы Унифлор препараты белән эшкәртергә кирәк. Алты сутый бакчага бер пачка җитә, ул 500 сумнар тирәсе тора. Елына өч тапкыр 1 литр суга 1 мл салып сиптерәсең.
Бакчаны өч өлешкә бүлеп, аның бер өлешенә - яшелчәләр, бер өлешенә бәрәңге утыртасың, бер өлешен ял иттерәсең. Ул җир микроэлементларга баесын өчен, люцерна, люпин утыртасың.
Комментарийлар