16+

Рухи ләззәт алырга... «Гадел»гә

Нәкъ шулай. Нинди генә халәттә булсаң да, көзге салкын яңгырдамы, йә кышкы ачы бураннарда кар ярып барасыңмы - бирегә килеп керүеңә, сине ачык йөзле Рәсилә, Минзифа, Тәскирә, Руфияләр үз туганнарын каршылагандай кочаклап каршы алалар.

Рухи ләззәт алырга... «Гадел»гә

Нәкъ шулай. Нинди генә халәттә булсаң да, көзге салкын яңгырдамы, йә кышкы ачы бураннарда кар ярып барасыңмы - бирегә килеп керүеңә, сине ачык йөзле Рәсилә, Минзифа, Тәскирә, Руфияләр үз туганнарын каршылагандай кочаклап каршы алалар.

Нинди генә чара узса, алар һәркайсы эчтәлекле, һәркем аңларлык гади дә, мавыктыргыч та итеп оештырыла. Бу бәйрәм чараларын шушы мәчеттә 16 ел уку-укыту эшләре җитәкчесе, галимә-абыстаебыз Фәния Җәләлиева оештыра.

Быелгы уку елын тәмамлау уңаеннан барлык мәчетләрдә чыгарылыш чаралары уза. Әлбәттә инде, «Гадел» мәчете бу гаҗәеп бәйрәм мәҗлесләренә кушылмый калмый. Әле җитмәсә Фәния Җәләлиеваның яңа гына чыккан «Күңелләр дәвасы» китабын (мөхәррире Вәсилә Рәхимова) укып бик тәэсирләнгән көннәрем дә иде. 20 елга якын аралашып яшәвебезгә карамастан, хөрмәтле абыстаебызны аз белгәнмен икән! Үтә дә ихласлыгын белсәм дә, шулхәтле үк тыйнак дип уема да килмәгән. Чын каһарман икән ул, яман чирне җиңә алган. Монда үзе табибә булуы, медицинаны «а»дан «я»га хәтле белүе генә, шәхсән ихтыяри көче-куәте генә түгел, ә Аллаһы Тәгаләгә җаны-тәне, бөтен барлыгы белән ихлас ышануы да булышкан аңа! Ире - хәрби табиб Рәшит, сеңлесе - югары категорияле табиб Әлфия, балалары, туганнары да гел янәшәсендә булган.
Фәния «Гадел» мәчете ачылуның беренче көннәреннән үк эшкә тотына. Аның башлангыч дини укыту программасын Диния нәзарәте хуплап кабул итә. Ә программа төзү-язуны аңа Вәлиулла хәзрәт Якупов үзе тәкъдим итә. Ул «Гадел» мәчетендә генә түгел, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә кичке бүлектә укучыларына әдәп-әхлак дәресе, хатын-кызларга Коръәнне дөрес итеп уку дәресләрен укыта. Кукмара районының Өркеш авылында туган нигезләрендә үз көчләре, хисаплары белән төзелгән мәдрәсәдә уку-укытуларның барышын оештырып, тикшереп торса, кышкы-җәйге лагерьларда яшь мөгаллимәләргә, студентларга, балаларга тәрбияви-спорт уеннары, күренекле шәхесләребез белән очрашулар, Сабан туйлары кебек онытылмас бәйрәмнәр уздырыла. Үткән җәйдә Өркеш халкы бу гаиләдән тагын бер зур бүләк алды - мәһабәт мәчет ачылып, хәзер аннан нурлы-моңлы азан яңгырап, үзенә чакырып тора.
Калеб кыйбласын, күңелләр дәвасын күрсәтүче Фәния абыстайга шәкертләре дә бик рәхмәтле.
- Олы исәпләр, дәрт белән өйрәнеп йөргәндә, оныкларым туып, аларны карарга туры килде, дәресләрем калды. Әллә оныкларымны арбада бик артык тартып йөрештем, әллә салкын тиде - аяклар йөрми башлап, урынга яттым. Шунда Фәния абыстайкаемның сүзләре исемә төште: «Укы! Укы!» Дәреслекләремне, Коръәнемне алып укыдым, аякка басуга, «Гадел»емә килдем, Фәния абыстайны Аллаһы Тәгалә безгә якты юл күрсәтү өчен җибәргән! - ди Миләүшә ханым.
...Чыгарылыш бәйрәменә кунак кызлар, малайлар да килгән иде, алар да үз осталыкларын күрсәтеп сөендерде җыендагыларны. Вәсилә Рәхимованың оныгы - 8 яшьлек Фәридә Әхмәтова - «Ихлас» сүрәсен сөйләп күрсәтте. «Әнисе Диләрә дә намазда, шөкер, - ди Вәсилә абыстай, - олы оныгым Фәридә Каравайдагы «Нурислам» мәчетендә укыды.
Нагорный бистәсендәге «Иман нуры» мәчете мөгаллимәсе Гөлзада Шәяхмәтова да укучысы Айзилә Ислам кызын алып килгән. 9 яшьлек бу гүзәлкәебез бик матур итеп «Әлхәм» сүрәсен укыды. «13 ел укытам, - ди Гөлзада, - ара ерак булса да, «Гадел»гә киләсе килеп тора. Фәния абыстаебызның фидакярлегеннән өйрәнәбез. Аллаһы Тәгаләнең әҗер-саваплары яусын, берүк, исән-сау гына була күрсен дибез! Биредә күңелләргә рухи көч алабыз!»
Әйе. Кайчан килсәң дә, биредә ләззәт алып, дөньяларың яктырып кайтасың шул... Афәрин!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading