16+

Сабыйлар могҗиза бүләк итте

Инвалидларга карата булган игътибар бу көннәрдә бермә-бер артты. Атна дәвамында һәркайда төрле файдалы, кызыклы һәм мәгънәле чаралар оештырылып кына торды. Аларның һәркайсы, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, өлкәннәргә карата тагын да игътибарлырак булсак иде, дигән максатны күз уңында тота.

Сабыйлар могҗиза бүләк итте

Инвалидларга карата булган игътибар бу көннәрдә бермә-бер артты. Атна дәвамында һәркайда төрле файдалы, кызыклы һәм мәгънәле чаралар оештырылып кына торды. Аларның һәркайсы, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, өлкәннәргә карата тагын да игътибарлырак булсак иде, дигән максатны күз уңында тота.

Әнә бит шундый чараларның берсен оештыруга үз хәләл өлешләрен, көчләрен керткән Казанның 168нче балалар бакчасы тәрбиячеләре, укытучылары да: «Без үзебез дә шушы балаларга яхшылык эшли алуыбыздан атна буена ниндидер бер рәхәтлек, җиңеллек кичерәбез», - диләр.
8 декабрьдә әлеге балалар бакчасында зур бәйрәм чарасы узды. Бакчага йөрүче сабыйлар мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр каршында матур концерт программасы белән чыгыш ясады. Махсус чакырылган егет һәм кыз аларга лазер-шоу күрсәтеп шаккатырды. Аннан соң бәйрәм кунакларына бүләкләр таратылды.
- Бүген безнең өчен бик җаваплы да, шул ук вакытта дулкынландыргыч та бәйрәм. 16 балага бүләкләр әзерләдек. Сабыйларыбызның әти-әниләре бу эштә беренче ярдәмчеләребез булды. Аларның активлыгына, кешелеклелегенә сокланмый мөмкин түгел, - диде балалар бакчасы мөдире Эльвира Садриева.
Авыру яшүсмерләрне бергә туплап кунакка алып килгән 61нче сәламәтлеге чикләнгән балалар мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфирә Хафизова белән дә аралаштык.
- Безнең мәктәптә 375 бала махсус программа нигезендә укый. Алар иртән килеп, кич белән өйләренә кайтып китәләр. Әлеге балалар бакчасына беренче тапкыр гына килүебез түгел. Алар безне һәр елны Яңа елда, Халыкара хатын-кызлар һәм Ватанны саклаучылар көнендә кунак итәләр, котлыйлар, бүләкләр тапшыралар. Үзебез килә алмаганда, күчтәнәчләрен китереп тә бирәләр. Безнең мәктәп әлеге балалар бакчасы белән дустанә мөнәсәбәттә яши. Без дә аларны үзебезнең балалар катнашында узган тамашаларга чакырабыз. Дөрес, бездә бәйрәмнәр сирәк үткәрелә. Әле менә күптән түгел генә Әниләр көнен бәйрәм иттек. Әмма әниләребез эштән китә алмаганлыктан, бу чараларга бик килә алмыйлар. Балаларның күбесе тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә. Кызганыч, әтиләр еш кына авырлыклар алдында куркып кала һәм хатыннарын авыру балалары белән ташлап китәләр. Мәсәлән, безнең сыйныфта 14 бала укый. Шуларның бишесе генә әтиле-әниле тулы гаиләдә тәрбияләнә, - диде ул.
«Пеликан» балалар бакчасының татар теле укытучысы Сания Мөхәммәтҗанова сүзләренчә, әлеге матур башлангыч традициягә кереп бара икән инде.
- Бу эшне үзем башлап җибәргән идем, чөнки монда килгәнче, коррекцион мәктәп системасында эшләдем. Әлеге балаларның тормышын, язмышын бик яхшы беләм. Бу - авыру балалар катнашында менә шулай зурлап уздырылган икенче чара. Аның беренчесе Тукай музеенда узды. Ул вакытта үзебезнең сабыйларыбыз белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашында концерт оештырган идек. Балаларыбызның ата-аналарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә. Алар бик нык тырышты. Бик күп бүләкләр, уенчыклар алып килделәр. Алай гына да түгел, сәламәтлеге чикләнгән балалар укый торган әлеге мәктәпкә һәм өч авыру баланың гаиләсенә «Шәһри Казан» газетасын яздырып бү­ләк иттеләр. Газетаны без үзебез дә яратып укыйбыз. Чөнки «Шәһри Казан» бөтен вакыйгалар белән вакытында таныштырып бара. Үзебез дә балаларның күңеленә кечкенәдән үк шәфкатьлелек орлыкларын салып калдырырга һәм татар телендә тәрбияләргә тырышабыз. Бүгенге чараны да ике телдә әзерләдем. Үзем пенсия яшендә булсам да, шушындагы балалар, яшьләр арасында яшәреп йөрим. Хезмәттәшләрем дә бик уңган-булган. Яшьләребез дә тырыш, һәр эшкә җаваплы карый торган кызлар, - ди ул.
Ата-аналар, җитәкчелек, тәрбиячеләр тарафыннан мондый хуплау, ярдәм булганда, балаларның күзләрендә бәхет очкыннары җемелдәр, йөзләреннән елмаю китмәс.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading