16+

Сагынып искә алам

- Йә, ничегрәк уйладың? Мәркәзебез Казанга кайчан юлга чыгабыз? Артымнан куып җиткәч тә, җилкәмә кулларын салып, Данилның кинәттән шулай эндәшүеннән мин бер мәлгә ничектер куркып та калдым. Ул, әле кичә генә безнең арада булган сүзен дәвам итеп, шәһәребездә яңа гына ачылган техник училищега укырга кереп, аннан берәр һөнәр алып чыгу...

Сагынып искә алам

- Йә, ничегрәк уйладың? Мәркәзебез Казанга кайчан юлга чыгабыз? Артымнан куып җиткәч тә, җилкәмә кулларын салып, Данилның кинәттән шулай эндәшүеннән мин бер мәлгә ничектер куркып та калдым. Ул, әле кичә генә безнең арада булган сүзен дәвам итеп, шәһәребездә яңа гына ачылган техник училищега укырга кереп, аннан берәр һөнәр алып чыгу...


Апаларым Әминә, Мәдинә, Ясминә, Флюра һәм абыем Илдус та, укытучылар буларак, озак еллар балаларга төрле фәннәрдән аң-белем бирделәр. Ә инде әтинең бертуган абыйсы Мөхәммәтхан Фазлуллинны - Казан педагогия институты профессорын, РСФСР педагогия фәннәре академиясенең татарлардан беренче член-корреспондентын белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше юктыр да, мөгаен. Мине, үзенең төпчек улын да, әтинең укытучы итеп күрәсе килгәндер дип уйлыйм, ләкин аның бу хакта кайчан да булса сүз кузгатканын хәтерләмим. Аның, сирәк кенә булса да, агроном булып, авылда үзебезнең янда калсаң да начар булмас иде, дип кинаяле генә әйтеп куйган чакларын онытмыйм.

Ә чынлыкта исә тормыш дулкыннары бөтенләй икенче якка - башка тармакка алып кереп китте....
Мин - Әрә авылыннан, Данил - Айдардан. Бу авыллар арасы кул сузымында гына. Без Данил белән өч ел буена район үзәгендә - Төньяк Норлатта фатирда яшәп, рус-татар урта мәктәбен тәмамладык. Данилның сүзендә торучанлыгын, физика, математика, геометрия кебек фәннәрдән бары тик яхшы билгеләренә генә укып баруын мин яхшы хәтерлим...
- Уйладым, төннәр йокламый уйладым, дустым. Әти-әни белән дә сөйләштем. Алар да каршы килмиләр. Иртәгә Казанга китәбез, эшче булырбыз, - дип җавап бирдем мин Данилга.

Без аның белән Казанда яшүсмерләрне укуга урта мәктәп белеме белән кабул итә торган һәм әле яңа гына ачылган 3нче техник училищеда слесарь-лекальчы һөнәренә өйрәндек, теория һәм практика буенча имтиханнарны яхшы билгеләренә тапшырып, иң югары дип саналган 5нче разряд алып чыктык, икебез дә авиация заводында эшли башладык.
Даны бөтен илебезгә таралган заводның гөрләп торган цехы! Мин - лекальчы-слесарь!

Бик җаваплы эш; штангенциркуль, маузер, микрометр кебек төгәллекләре кими башлаган эш коралларын ремонтлап, аларны яңадан зур төгәллеккә китерергә кирәк. Бик тә югары сыйфат таләп итә торган бу эш цехның аерым бер мастерскоенда башкарыла. Сиңа беркем дә комачау итмәскә тиеш...
Шушы инструментлар цехында дүрт-биш елымның узып китүен сизми дә калдым, чөнки хезмәттән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында да белем алырга кирәк иде. Аннан заводта татар телендә чыгарыла торган күптиражлы «Алга» газетасы битләрендә хәбәрләрем, очеркларым, шигырьләрем дә әледән-әле басылып чыга торды. Актив хәбәрче булып киттем. Берничә елдан соң завод редакциясенә даими эшкә алдылар. Менә мин «АЛГА» газетасы редакциясендә. Әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь һәм озак еллар дәвамында мөхәррир булып эшләргә туры килде. Ә инде 1998 елда «Алга» һәм рус телендә чыгарыла торган «Вперед» газеталары редакцияләре берләштерелгәннән соң, 2000 елга чаклы, ягъни 71 яшемдә пенсиягә чыкканчы, шушы газеталарның баш мөхәррире идем.

Депутат булып сайланганнан соң Казанның Ленин районы Советы башкарма комитеты секретаре булып эшләгән елларымны (1973-1977) һич кенә дә онытасым юк, чөнки ул минем язмышымда, гомумән, яшәешемдә бай тормыш мәктәбе булды. 1977 елда заводның һәм районның партия органнары мине яңадан завод редакциясенә редактор итеп чакырып алдылар.
Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиев, 2002 елның 25 декабрь Указы белән, Кремль сараенда «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары һәм югары журналистлык осталыгы өчен» дип язылган Татарстан Республикасының Мактау Грамотасын тапшырды. Татарстан Республикасының ул еллардагы премьер-министры,бүген Президент Рөстәм Миңнеханов 2008 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде. Заводта бирелгән «Хезмәт уңышлары өчен» дигән 1нче дәрәҗәдәге медаль белән дә чын-чынлап горурланам.

Заводта редакциядә эшләү елларында берничә китабым да дөнья күрде.
Казан авиация заводы тарихы - тулаем илебез авиация промышленностеның гына түгел, ә бәлки дөньякүләм авиация тарихы да ул. Бу завод, чын мәгьнәсендә, меңнәрчә кешеләрнең - производствоны талантлы оештыручыларның, авиаконструкторларның, очучы-сынаучыларның, эшчеләрнең, инженер-техник хезмәткәрләрнең, завод журналистларының язмышларын, аларның гомер юлларын бергә бәйләде. «Еллар һәм юллар» дип исемләнәчәк яңа җыентыгымда урын алган материалларда мин моны дөньяви вакыйгаларга кагылышлы рәвештә, мөмкин кадәр тулы итеп ачып бирергә тырыштым.
Әйе, заводта, аның редакциясендә шулай ярты гасырдан артык эшләрмен дип күз алдыма да китермәгән идем. Күпме еллар, күпме гомер юллары узылган! Күңел төпкелендә урын алган бихисап вакыйга-хатирәләрне, иҗатташ дусларымны, каләмдәшләремне, алга юл күрсәтеп торган олы шәхесләребезне, матбугат ветераннарын мин һаман да сагынып искә алам.

Каләмдәшебез Илгизәр Фазлуллинга бу көннәрдә 80 яшь тулды. Аны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗат дәрте һәм озын гомер телибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading