16+

Салкынча җәй

Салкынча җәй

«Җәйне барыбыз да көтәбез, әлегә ул юк кына», - дип башлады «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясен Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь. Хәер, идарәнең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина әйтүенчә, урамда инде җәй. Бары... салкынча җәй.

- Температура җир өслегендә генә түгел, тропосферада формалаша. Безгә төньяк-көнбатыштан килгән салкын, юеш циклон нык тәэсир итте. Нәтиҗәдә, салкынча һава торышы торды, яңгырлар еш яуды. Ә Көнбатыш Себер якларында киресенчә, аномаль эсселек күзәтелә, - ди Ирина Трущина.

Күзәтүләр буенча, быел май, июнь айларындагы һава торышы нормадан 2-3 градуска түбән булган. Соңгы арада берничә көн яуган яңгырлар бер айлык норманы тутырган. Әйтик, Азнакай районында нормадан 3,5 тапкырга артыграк яңгыр яуган.

Явым-төшем дигәннән, күптән түгел социаль челтәрләрдә, кайбер районнарда кар яуган, дигән хәбәр таралган иде.

- Бу теоретик яктан да мөмкин түгел. 15 градус җылыда кар барлыкка килә алмый. Кайбер урында боз яуды. Бозны кар белән бутарга ярамый, кар - җәй өчен хас күренеш түгел, ә менә боз җәй көне дә яварга мөмкин, - дип аңлатты белгечләр.

Һава торышына килгәндә, шимбәдән безнең республикага тагын яңа циклон якынлаша. Алдагы алты көндә һаваның уртача температурасы нормадан 1 градуска түбән, ягъни 21-26 градус җылы һәм урыны белән яшенле яңгырлар булыр дип көтелә. 6 июльдән соң һава, ниһаять, тиешенчә җылыныр һәм эссе җәй башланыр дип фаразлый синоптиклар.

Магнит давылларына килгәндә, июньдә җирнең магнит кыры чагыштырмача тыныч булды, июльдә бары өч кенә көн магнитлы булыр дип көтелә. Шуларның берсе 7 июльгә туры килә. Моны славяннарның Иван Купала бәйрәме тәэсире белән дә бәйләп карыйлар. Имеш, Иван Купала - болай да төрле мистик күренешләргә бай Кояш бәйрәме, үз чиратында, җирнең магнит кырына да йогынты ясаячак. Ничек кенә булмасын, бу көннәрдә йөрәк-кан тамырлары авырулы, кан басымы тотрыксыз булган кешеләргә сәламәтлегенә карата игътибарлы булу сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading