16+

Сез бит шундый кеше икәнсез...

Үз эшеңнең фанаты булмасаң, мәктәпкә бармавың хәерле дигәннәрен еш ишетергә туры килә. Әлбәттә, кайвакыт үз балаларыңның көен таба алмый аптыраганда, укытучыга, берничә дистә бала белән беррәттән, аларның ата-аналарының да көен көйли белергә, төрле чараларда катнашырга, оештырырга, замана белән бергә атлау өчен һаман өйрәнергә, үсештә булырга кирәк.

Сез бит шундый кеше икәнсез...

Үз эшеңнең фанаты булмасаң, мәктәпкә бармавың хәерле дигәннәрен еш ишетергә туры килә. Әлбәттә, кайвакыт үз балаларыңның көен таба алмый аптыраганда, укытучыга, берничә дистә бала белән беррәттән, аларның ата-аналарының да көен көйли белергә, төрле чараларда катнашырга, оештырырга, замана белән бергә атлау өчен һаман өйрәнергә, үсештә булырга кирәк.

Кайчак үзебезгә һәм балаларыбызга белем биргән укытучыларыбызның хезмәтен бәяләп бетермәвебездән оялып та куям мин. Ни дисәң дә, һәммәбезнең дә тормыш әлифбасы шул мәктәптәге бергә икене кушып, «А» белән «Б»ны аерудан башланган бит.

Укытучы баласы һәм аралашкан күпчелек кешеләрем укытучылар булгангамы, мин аларга аеруча хөрмәт белән карыйм, сокланам. Шаккаткыч кешеләр сез, укытучылар! Казан тулы концерт заллары, театрлар, ә без, шәһәр ялкаулары, эштән кайткач, өебездән җыенып чыгып китәргә иренәбез.

Кичке сәгать җиде, кинәт кенә телефон шалтырады. Алсам, әни: «Без, укытучылар, Казанга концертка килдек», - ди. Алдан кисәтеп, әйтеп тору юк. Алайса борчу, мәшәкатьләү була, имеш. Ничек инде укытучы кемнедер мәшәкатьләп, борчып йөри алсын ди, ул бит үзе мәшәкатьләнергә, ни кушсалар, шуны эшләргә күнеккән халык!

Озак еллар Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында белем биргән, хәзерге көндә Усали урта мәктәбе директоры булган Дания апа Газизова, автобус яллап, үз мәктәбе укытучыларын һәм лаеклы ялда булган Югары Кыерлы укытучыларын Казанга «Гаврош» балалар йортына ярдәм итү уңаеннан оештырылган хәйрия концертына алып килгән. Атна уртасы, кичке юл, мал-туар, бала-чага, тавык чүпләп бетермәслек мәшәкать турында аларның да онытып торырга хаклары бар бит! Бердән, үзләренә укытучылар көненә бәйрәм бүләге ясасалар, икенчедән, ятим балалар өчен хәйрия чарасында катнашу үзе зур савап. Ә алар шундый кешеләр: үзеңнән бигрәк кемгәдер яхшылык эшләргә, игелек кылырга дигәндә, аларга куш.

Вакыт юкны сәбәп итеп, күптән мәктәпкә барганым булмаган икән. Миңа белем биргән укытучыларның күбесен бергә күрү минем үземә дә зур бүләк булды. Бәхет өчен кайчак күп тә кирәк түгел инде безгә! Бер күрешү, җылы сүз, сине һаман да парта артында утыручы укучысы итеп күргән укытучыңның карашын тоеп, хөрмәт катыш кыенсынып куюлар үзе бер ләззәт бирә, мәктәп елларына алып кайта. Алар өчен ниндидер игелекләр кыласы, рәхмәт әйтәсе килә, тик алар кылган кадәр игелекне без беркайчан да түләп бетерә алмаячакбыз. Сез бит шундый кеше икәнсез: еллар үткәч тә, безне үз балагыз кебек күрүче, уңышларыбыз өчен сөенүче, безнең өчен кайгыручы... Рәхмәт сезгә, укытучылар, булганыгыз өчен, әле һаман тормыш сабагы биреп торганыгыз өчен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading