16+

28 көн эчендә 4,5 меңнән артык километр үтеп, Белоруссияне әйләнеп кайткан

Күпләр диңгез буендагы ял турында хыялланса, Түбән Камада яшәүче Радик Зиннуровның күңеле чираттагы велосәяхәткә тартыла.

28 көн эчендә 4,5 меңнән артык километр үтеп, Белоруссияне әйләнеп кайткан

Күпләр диңгез буендагы ял турында хыялланса, Түбән Камада яшәүче Радик Зиннуровның күңеле чираттагы велосәяхәткә тартыла.

2021 елдан ул елның-елыда, үз куллары белән сүтеп җыйган сәпидне иярләп, ил гизәргә чыгып китә. Чын тормышны шулай гына татып була, дип саный ул. Быел да 28 көн эчендә 4,5 меңнән артык километр үтеп, Белоруссияне әйләнеп кайткан әнә.

Радик Зиннуров – гади авыл малае. Тумышы белән Мамадыш районының Алгай авылыннан. Кечкенәдән сәпидтә җилдертергә яраткан. Бу вакытта кәттә тиз йөрешле велосипед әле хыялында да юк. Яшел төстәге иске генә “Урал”ы булуы белән бәхетле. Аны ул үз көче белән эшләп алган, шуңа күңеленә аеруча якын була. Көтү көткән өчен күрше әбисе шулай “рәхмәт” әйткән. Сәпиднең педальләренә аяклары җитмәве дә киртә түгел, рама астыннан аяк кертеп йөри башлаган. 

Ышанасызмы, беренче велосәяхәтенә ул 6 сыйныфта укыганда чыгып киткән. 13 яшендә ул авыл тирәсендәге чокыр-чакырлы юлларда йөрүдән тәмам туеп,  асфальттан җилдерәм дип, әти-әнисенә дә әйтмичә, Кукмарага  юл алган. 60 километр ара аның өчен хәзер генә берни түгел, үсмер өчен исә бу шактый саллы ара һәм сынау була. Шуңа күрә бу сәфәре аның күңелендә онытылмаслык хатирәләр булып уелган.

-    Тип-тигез шома юлдан баруы башта гына рәхәт булды, берничә дистә километрдан инде арыганымны сизә башладым, сусадым, тамагым ачты. Юл кырыена ял итәргә сузылып ятып, өйгә кайтып җитә алсам, велосипедка бер дә утырмам дип уйлаганым әле дә истә, – дип сөйләде ул.

Шуннан соң, чынлап та, Радик бик озак еллар ерак юлга чыкмый. Үсеп буйга җиткәч, велосипедта сәяхәт итү турындагы балачак хыяллары онытыла. Радикны армиягә алалар, аннары да ул контракт буенча хезмәт итәргә кала. Бераздан кайтып өйләнә. Олы тормыш тәмам баса. 

2018 елда, дустыннан тотылган велосипед сатып алганнан соң исә, хыяллары яңара. Ике тәгәрмәчле яңа “дустын” яңартып, рәтлисен-рәтләп, үзенә җайлаштыра. Үз велосервисын ачып җибәрә, теләсә-нинди сәпидне сүтеп-җыю кулыннан килә аның. Шул чакта велосипедка утырып илне гизү турында да уйлана башлый. 

2021 елның маенда беренче зур сәяхәткә – Кырымга таба юл ала. 29 көн дәвамында берүзе таң атканнан караңгы төшкәнгә кадәр километр артыннан километрны уза. Тиз пешерелә торган консервалар белән тамагын ялгый, төнгә палатка кора. Көн саен 200гә якын километр араны үтү җиңелләрдән булмый – иләмсез начар юллар, серпантиннар аша барырга, чиләкләп коеп яуган яңгыр астында да көннәр буе чыланырга туры килә. Әмма кире борылмый, максатына ирешә – 5 меңнән артык километр юлны барыбер җиңә. 

2022 елда исә Радик Зиннуров танылган велосәяхәтче Глеб Травинның шәхси әйберләрен күрер өчен, Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж аша Псковка кадәр барып җитә һәм кире Татарстанга әйләнеп кайта. Бу юлы Татарстан велосәяхәтчесе исәбендә 4300 тирәсе километр. Ә иң бәхетле иткәне – үз кумиры Глеб Травинның Псков музеенда сакланган велосипедын, пычагын, регистраторын, компасын һәм чаңгыларын үз күзләре белән күрүе. Өч ел эчендә Советлар Союзы чикләре буйлап 85 мең километр юл узган, шул исәптән Бөек Төньяк юлын үткән сәяхәтче бөтен дөньяга билгеле. Бервакыт ул үткән юлны Радик өлешчә кабатларга хыяллана – Ерак Көнчыгыштан юлга кузгалып, Хабаровскка кадәр җитәргә тели ул.

Узган елда иң зур хыялын тормышка ашырырга дип, өч айлык сәфәргә дә чыга. Самолетта Владивостокка очып, остров Русскийдан Мурманскига таба кузгала. Әмма 14 мең километрның нибары 500ен генә үтәргә насыйп була. Инде өч көннән аңа ашыгыч рәвештә кире кайтырга туры килә – өендә гадәттән тыш хәл килеп чыга.

Быел август аенда Радикның йөрәге тагын түзми. Алдан планлаштырмаган булса да, Түбән Кама – Брест – Түбән Кама маршруты буенча чыгып китә. Бу юлы “тимер атын” алмаштыра, яңарагын җыеп, шуны иярли. Монысына кирәк-яракларын урнаштыру җайлырак булса да, беренчесе барыбер күңелгә якынрак. Яңа велосипед чыдамсызрак та булып чыга – юлда берничә тапкыр ватыла. 

-    Быел юлы да аеруча авыр булды. Мәскәү-Минск трассасы шулкадәр җайсыз икән, юл чите юк, фуралар яныңнан узганда очыртып кына алып китми инде. Өстәвенә, көннәре яңгырлы булды. Велосипед ике тапкыр ватылу өстенә, кайтырга чыккач, аякны да тарттырдым. Калган 1000 километрны шешкән аяк белән үтәргә туры килде, - дип юлда күргән авырлыклары турында сөйләде Радик.

Билгеләнгән маршрутын да бераз кыскартырга туры килә бу юлы. Брестка кадәр 400 километр барып җитмичә, Минскка җиткәч, кире борыла. Сәфәре ул исәпләгәннән озагракка сузылуын аңлагач, шулай хәл итә ул. Аңа Түбән Камага вакытында кайтып җитәргә кирәк, чөнки җәйге ял күп булмый, аны эшендә көтәләр. Максаты бераз гына үтәлмәсә дә, сәфәрдән канәгать кала ул. Воронеж өлкәсендә яшәгән танылган сәяхәтче Павел Конюховта кунак була, алтын куллы егет – агач остасы белән таныша, бик күп кызыклы кешеләрне очрата. Сәфәр вакытында 10 килога ябыгырга да өлгерә. Хәзер инде киләсе сәяхәтләренә маршрут кора... 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading