16+

Сез нинди китап укыйсыз?

- Күптән түгел генә Рәшит Минһаҗның «Урындагы кешеләргә - урынсыз сораулар», Разил Вәлиевнең «Җанга уелган уйлар», Туфан Миңнуллинның «Утырып уйлар уйладым» китапларын укыдым.

Сез нинди китап укыйсыз?

- Күптән түгел генә Рәшит Минһаҗның «Урындагы кешеләргә - урынсыз сораулар», Разил Вәлиевнең «Җанга уелган уйлар», Туфан Миңнуллинның «Утырып уйлар уйладым» китапларын укыдым.

Дөрес, Туфан абыйның китабын беренче кат кына укуым түгел инде. Бу китапларда фәлсәфи язмалар, югары урыннарда утыручы түрәләргә уңайсыз сораулар, сәяси вакыйгалар, заман сулышына бәйле төрле мәкаләләр урын алган. Истә калган китапларымның тагын берсе - Факил Сафинның «Саташып аткан таң»ы, чөнки соңгы вакытта үзем дә репрессияләнүче муллалар, «кулак» дип аталып, нахакка куылучылар, таланучылар турында фәнни хезмәт язам, китаплар чыгардым... Дөрес, бу чорларга бәйле язмаларны уку бик авыр, әмма дөньяга булган карашны үзгәртми калмый... Шигырьләр дә укыйм. Күбрәк милли, сәяси темаларга язылганнары күңелгә якын. Күп кенә шагыйрьләрнең шигырьләрендәге юллар афоризмнар, бөек шәхесләрнең әйтемнәре белән ярышырлык. Равил Фәйзуллин, Илдус Гыйләҗев, Роберт Әхмәтҗан, Лена Шагыйрьҗан шигырьләрен яратам. Шуларны укыганнан соң, татар дөньясында башка бер генә әсәр язылмаса да, нинди генә чор тумасын, алар халкымны ачы язмыштан, ялгышлардан сак­лап калыр иде дип уйлыйм, - ди галим, тарихчы Нурулла Гариф.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading