16+

Солы кесәле сагындыра

Элек безнең татар халкы мич ягып, милли ризыклар пешерә торган иде. Хәзер авылларда андый мичләр калмады диярлек. Ярый газ духовкасы бар әле. Әни солы кесәле пешерә иде. Шул кесәлнең тәме әле дә онытылмый.

Солы кесәле сагындыра

Элек безнең татар халкы мич ягып, милли ризыклар пешерә торган иде. Хәзер авылларда андый мичләр калмады диярлек. Ярый газ духовкасы бар әле. Әни солы кесәле пешерә иде. Шул кесәлнең тәме әле дә онытылмый.

Сугыштан соңгы еллар. Колхоз хезмәт хакына солы бирә. Әни өч-дүрт кило солыны кул тегермәнендә тарттырып, тугыз-ун сәгать ипи чүпрәсе белән әчетә дә, катнашманы юкә-иләктән сөзеп, икенче катын, кылчыклары кермәсен өчен марля аша сыгып, казанда кайната. Әзер булгач, 20-25 агач кәндиләргә салып, кар базына төшереп куя. Әнә шулай тәмле генә ризык килеп чыга. Аны сөткә манып ашый идек. Бер пешергән кесәл атна буена җитә торган иде.

Әнинең солы кесәле тәме гомер буе озата килде. 1965 еллар. Туган авылым Әлки районы Төгәлбай авылын калдырып, Казанга китәргә мәҗбүр булдым. Йортлар төзү комбинатында эшли башладым. Ирләр тулай торагында яшибез. Ашханәдә ашыйбыз. Ял көннәрендә күңел ачарга Горький паркына йөрим. Анда ял саен халык өчен чаралар уза: үзешчәннәр концерт куя, өстәл уеннары оештырыла, хәтта планетарий да бар иде. Паркта спиртлы эчемлекләр сатылганын хәтерләмим. Лимонад, куас, сироп ала идек. Ә күңелдә гел солы кесәле. Берсендә җиде-сигез малай җыелыштык та Бауман урамындагы «Татар ашлары йорты»на киттек. Бер сумга рәхәтләнеп ашадык. Түзмәдем, официант кыздан солы кесәле сорадым. Баксаң, аны заказ белән пешерәләр икән. Кыз пешекчене чакырды. Шул чакта «Татар ашлары йорты»ның хуҗасы - баш пешекче Юныс абый Әхмәтҗанов белән танышкан идек без. «Нәрсә, егетләр, солы кесәле ашыйсыгыз килдеме, без аны, заказ белән, бер атна алдан әзерлибез, икенче атнага әзер булачак», - дип, яныбызга чыгып утырган иде ул. Ризалаштык. 600 грамм кесәл, 250 грамм сөт өсте өч сумга төште ул чакта. Юныс абыйның кесәле дә бик тәмле иде.
Юныс Әхмәтҗановның берничә китабы бар миндә. Шундагы рецептларны укып, әни өйрәткәннәрне истә тотып, үземнең дә геркулестан солы кесәле пешергәнем бар. Кабыклы солыдан кесәл тәмлерәк була иде анысы. Шулай да мин әзерләгәнне мәрхүмә хатыным Хәсибә дә яратып ашый иде. Ә балалар, ни хикмәт, бик өнәмәделәр. Хәзер авылларда бу ризыкны белүче дә юктыр. Югыйсә бик файдалы, тәмле иде ул солы кесәле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading