16+

Спортчыларга презерватив таратачаклар

Универсиада уеннары вакытында спортчылар һәм волонтерлар күпләп яшәгән урыннарда кондоматлар - презерватив тутырылган автоматлар куелачак.

Спортчыларга презерватив таратачаклар

Универсиада уеннары вакытында спортчылар һәм волонтерлар күпләп яшәгән урыннарда кондоматлар - презерватив тутырылган автоматлар куелачак.

СПИДка каршы профилактика һәм көрәш буенча республика үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин белдергәнчә, хәзерге вакытта презерватив җитештерүче компанияләр белән сөйләшүләр дә бара икән. СПИД үзәгенең үзендә контрацепция чараларының билгеле бер күләмдә запасы булса да, алар җитештерүчеләрдән уеннарда катнашучылар яшәгән урыннарда түләүсез кондоматлар урнаштыруны да сорамакчылар, имеш. Нияз Галиуллинның сүзләренә караганда, «аварияле ситуация» була калса, ягъни укол кадаганда, берәр травма аркасында кан белән контакт булган очракта йә булмаса статусы билгеле булмаган партнер белән «яратышырга» туры килгәндә, үзәк белгечләре консультация яки медицина ярдәме күрсәтергә әзер. Спортчыларга шулай ук «ВИЧ һәм СПИДка каршы бергә» дигән белешмәлек тә таратылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading