16+

Стилист-шоппер Руфинә Галинурова: «Бүгенге киенү модасында юморга урын бар»

Руфинә Галинурова мәктәп, студент елларында ук киенү стиле белән калганнардан аерылып торган. Күңеленә яткан әйберне кибеттән тапмаса, тиз арада үзе теккән. Шуңа да филология факультетын тәмамлап, стилист булып эшләвенә аны белгәннәр бер дә аптырамый. Бу - аның яраткан эше.

Стилист-шоппер Руфинә Галинурова: «Бүгенге киенү модасында юморга урын бар»

Руфинә Галинурова мәктәп, студент елларында ук киенү стиле белән калганнардан аерылып торган. Күңеленә яткан әйберне кибеттән тапмаса, тиз арада үзе теккән. Шуңа да филология факультетын тәмамлап, стилист булып эшләвенә аны белгәннәр бер дә аптырамый. Бу - аның яраткан эше.


Руфинә - гади генә стилист түгел, ә стилист-шоппер. Кем соң ул стилист-шоппер? Ул синең белән сәүдә үзәкләрендә йөреп, сиңа килешле киемнәр, образлар сайлаучы. Гадәти булмаган сирәк һөнәр, әмма бүгенге көндә аңа ихтыяҗ зур.



- Хәзер кибетләрдә әйбер шулкадәр күп, кеше, еш кына, кайсысын сайларга белми, югалып кала. Мин әнә шундыйларга ярдәм итәм. Башта клиент белән очрашам, аның нәрсә теләгәнен тыңлыйм һәм ул миңа 100 процент ышанганын күрсәм, эшкә алынам. Очрашуда шоппингның бюджеты, нинди киемнәр алачакбыз - сүз шул турыда бара. Иң мөһим фактор - клиент нинди стильдә киенергә тели, чөнки стильләр бүгенге көндә бик күп: классика, авангард, гранж, гламур, кантри, кэжуал һ.б. Сөйләшеп бетергәч, кибетләргә юл тотабыз. Гадәттә, 2-2,5 сәгать эчендә бар теләгән әйберне дә алабыз, - ди Руфинә.

Руфинә кайбер клиентларына стильләрен бөтенләй башка төрлегә үзгәртергә киңәш итә. Аның фикеренчә, стиль ул - хәтта булачак тормышыңны да хәл итә торган мөһим фактор. Мәсәлән, кияүгә чыгарга теләгән кызларга ул «романтик» стильне сайларга киңәш итә. Матур күлмәк, билдә «утырган» купшы итәккә ир-атларның барысы да игътибар итәчәк, ди ул. Үзе дә, хиппи, рок-н-ролл, спорт шик стильләреннән соң «романтик»ка күчкәч, булачак тормыш иптәшен очрата. «Мөгаен, хиппи кебек киенгән булсам, ул миңа әйләнеп тә карамас иде», - ди стилист.



- Әлеге өлкәдә шөгыльләнә башлаган елларда, эшем күпләргә сәер тоела иде. Янәсе, нинди кыенлыгы бар, нәрсәгә ул стилист-шоппер, кирәк киемне барасың да аласың. Әмма безнең республикада мода журналларының нәшер ителә башлавы, телевизордан «Модный приговор» кебек тапшыруларның еш күрсәтелүе стилист белән кибеткә йөрү модасын алып килде. Кибеткә йөрүдән тыш, клиентларның өенә барып, гардеробларына ревизия дә ясыйм. Күпләр кием өстенә кием алып, аны нәрсә белән бер-берсенә килешле итеп кияргә дә белми. Булган киемнәрдән образлар җыям, нәрсә җитми, аның исемлеген төзеп, кибеткә чыгабыз. Гардеробта кешене картайта торган, тән төзелешенә туры килмәгән кием булса, мин аны бөтенләй ыргытырга киңәш итәм. Андый киемне саклаудан файда юк, урын гына алып торачак. Хатын-кызның гардеробы белән уртак тел табу авыр түгел, ә менә ир-атлар белән күпкә катлаулырак. Монда кием аның йөзенә генә түгел, ә җәмгыятьтәге статусына, машинасына, эшенә, яраткан шөгыленә дә туры килергә тиеш.


Һәр хатын-кыздагы проблема ул - шкаф тулы әйбер, әмма кияр кием юк. Югыйсә, матур кием, әмма алар килешми. Андый әйберләрнең җыелуы ул - эмоциональ шопингның нәтиҗәләре. Шәп кәеф белән кибетләрдә йөрисең һәм күзгә ташланган һәр матур әйберне сатып аласың. Ул вакытта: «Бу киемне нәрсә белән киярмен?» - дигән сорау башта бөтенләй дә тумый. Тагын бер сәбәбе - ул әлеге киемне кемдәдер күреп, килешәме-юкмы икәнен уйлап тормый гына, аны сатып алу. Кибеттә йөргәндә «Җиде кат үлчә, бер кат кис» әйтеме буенча гына әйбер алырга кирәк. Әйбернең 100 процент килешкәнен һәм ул сиңа бик кирәк икәнен белгән очракта гына гардеробыгызны тулыландырыгыз, - ди стилист-шоппер.



Хәзер модада - стильләрне берләштереп киенү. Мәсәлән, күлмәк белән уңайлы кроссовка кию, җитди пиджак белән ертык джинс чалбар һәм кедалар... Сиңа карап, бу сәгатьләр буе җыенган икән, дип уйларлык булмасын. Янәсе, шкафыңны ачкансың да, күзеңә нәрсә ташланган - шуны кигәнсең. Бүгенге киенүдә юморга урын бар, образың кызык булсын. Ә төсләргә килгәндә, аның модасы булмый. Монда - кемгә нинди төс килешә. Зәвык белән киенү - һәрчак модада.



Баксаң, стилист-шоппер белән кибетләргә йөрү - акчага экономия икән ул. Беренчедән, син кирәк булмаган әйберне сатып алмыйсың. Икенчедән, стилистта бар кибетләрнең дә ташлама карточкалары бар. Һәм, әлбәттә, син вакытыңны бушка сарыф итмисең, тиз арада күз явын алырлык образда булачаксың. Ә матур булу мөһим, чөнки кая барсаң да, киемеңә карап каршы алалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading