16+

Сыйфатлы тун «чиплаштырылган» була (ФОТОЛАР, ВИДЕО)

Ниһаять, кышкы киемнәрне ераккарак алып куяр вакыт та җитте кебек. Ә тун сайлау темасы һәрчак актуаль. Сезон узгач, кышкы киемнәргә ташламалар башлана дип, күпләр тунны нәкъ менә яз, җәй алып калырга ашыга. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе белгечләре тун сатып алганда нәрсәгә игътибар кирәклеге хакында сөйләде.

Сыйфатлы тун «чиплаштырылган» була (ФОТОЛАР, ВИДЕО)

Ниһаять, кышкы киемнәрне ераккарак алып куяр вакыт та җитте кебек. Ә тун сайлау темасы һәрчак актуаль. Сезон узгач, кышкы киемнәргә ташламалар башлана дип, күпләр тунны нәкъ менә яз, җәй алып калырга ашыга. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе белгечләре тун сатып алганда нәрсәгә игътибар кирәклеге хакында сөйләде.

Татьяна Ефименко да нәкъ менә сезон узгач, тун алуны отышлы дип саный.

- Кешедә булмаган үзенчәлек­ле тун эзлим. Бүген теләгән кешегә чәшке белән челтәр кушылган, төрле тукымалардан тегелгән гадәти булмаган өс киемнәрен алырга була. Бәясе ягыннан да күп кибетләрдә ташламалар каралган. Өлешләп түләү дә тәкъдим ителә. Бары сыйфаты гына ышанычлы булсын, - ди Татьяна.

Сыйфат - чынлап та мөһим нәрсә. Еш кына, тунның йоны коела, төсе үзгәрә, дип зарланучылар бар. Россиядә мех эшләнмәләре базарында тәртип урнаштыру, ялган товарны киметү максатыннан, былтырның языннан туннарны «чиплаштыра» башлаганнар.

Туннарга сугылган контроль идентификация билгесе (контрольный идентификационный знак - КиЗ) - төп сыйфат күрсәткече булып тора.

- 5 декабрьдән һәр тун җитештерүченең дә товарында КиЗ булырга тиеш. Кесә телефонына бушлай урнаштырырга мөмкин булган махсус кушымта ярдәмендә шул КиЗны сканер аша төшереп, тун турында тулы мәгълүмат алырга була. Анда киемне кем җитештергәне, ул кайда тегелгәне, буялганмы, юкмы икәнлеге, нинди тукымадан булуы турында мәгълүматлар тупланган, -ди Роспотребнадзорның кулланучылар хокукларын яклау бүлегендә баш белгеч, эксперт Оксана Семушина.

Быел Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенә туннар сыйфатына кагылышлы алты шикаять кабул ителгән. Аларның дүртесе Казан фирмаларына кагыла. Бу очракта Таможня берлегенең «Җиңел сәнәгать продукциясе куркынычсызлыгы турында»гы техник регламент буенча таләпләр үтәлмәве ачыкланган. Ә калган ике шикаять Яшел Үзән һәм Бөгелмәдәге тун сату кибетләренә карый. Биредә товарлардагы контроль идентификация билгесенә тиешле барлык мәгълүмат та кертелмәгән булган. Әлеге ике очрак буенча административ эш ачылган.

Оксана Семушина аңлатуынча, тун сыйфаты сатып алучыны канәгатьләндерми икән, гарантия буенча, Россиядә кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезендә, ул аны шундый ук товарга алыштыра йә акчасын кире кайтара ала. Бу очракта кимчелек өчен сатучы җавап бирә. Әгәр гарантия вакыты узганнан соң тунны кире кайтарырга туры килсә, махсус экспертиза тикшерүе уздырыла. Монда инде барлык чыгымнарны да экспертиза оешмасы каплый. Товарда тиешле контроль идентификация билгесе булмаганда, шәхси эшмәкәрләргә 5-10 мең, юридик затларга 50-300 мең штраф каралган. Әгәр тәртип бозу кабатлана икән, Роспотребнадзор идарәсе әлеге фирманы ябу турында судка иск тапшыра ала.

Тун сайлаучыга «Мелита» сәүдә йортының генераль директоры Алсу Хәлиуллина киңәшләре
- Тунны сыйпап карагыз, ул тавыш чыгарырга, кыштырдарга тиеш түгел.
- Йоны йомшак, сыгылмалы булсын, ялтырап торсын.
- Тунны кулыгыз белән сыпырыгыз, йоны учта калмаса яхшы.
- Киемне бары гарантия бирә торган танылган брендлы, ышанычлы кибетләрдән генә алыгыз.
- Фабрикада ГОСТ таләпләре буенча тегелгән туннан да сыйфатлысы юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading