Кичә синоптиклар Татарстанда 30 градуска кадәр эссе вәгъдә иткән иде. Көннең беренче яртысында чынлап та көн кояшлы, бөркү булды. Төш вакытларында Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе кисәтеп кенә өлгерде, сәгать өчләр тирәсендә җил-давыл купты, күк күкрәргә, яңгыр яварга тотынды.
Казанда боз да яуды. Бәреп яуган боз машиналарга төшеп, сигнализация тавышыннан бөтен ишегалды шаулап торды. Бозның зурлыгы 1,5 сантиметрга кадәр җитә иде. Кинәт чыккан давыл аркасында Качалов, Зур Кызыл, Һади Такташ, Гадел Кутуй урамнарындагы кайбер йортлар каршында агачлар да ауган. Берничә йортта давылдан соң түшәмнәрдән су ага башлаган. Ә Павлюхин урамындагы бер шәхси йортның түбәсен җил куптарып транспорт тукталышына алып аткан. Вакыйга урынына берничә ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Россиянең Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Родыгин:
- Павлюхин тукталышында йорт түбәсенең бер өлеше җил белән очып килеп төшкән. Хәзер бу җимерекләрне безнең хезмәткәрләр җыештыра, борчылырлык сәбәп күрмим, - диде.
17.30 сәгатьтә Казанда давыл вакытында 19 кешенең зыян күрүе билгеле булды, араларында ике бала да бар. Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәткәре Айгөл Сәлимҗанова әйткәнчә, унбере - Павлюхин тукталышында зыян күрүчеләр. Алар шәһәр хастаханәренә китерелгән.
Республика клиник хастаханәсенә 9 кеше китерелгән, арада 16 яшьлек үсмер дә бар. Аларның 4се, тикшерү узганнан соң, амбулатор шартларда дәвалануга җибәрелгән, калганнарына диагностик тикшерү үткәрелгән. 7нче шәһәр хастаханәсенә 5 кеше китерелгән, һәммәсе дәвалануга алып калынган. Балалар республика клиник хастаханәсенә исә 1 айлык бала салынган. Ул күргән зыян уртача дәрәҗәдә дип бәяләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар