16+

“Тарихта күп әле ак таплар, шуңа да үзгәрә китаплар...”

Матбугат конференцияләренең төрлесе була. Кайберләре кызыклы мавктыргыч формада үз эчләренә бөтереп алып кереп китсәләр, кайберләре йокыны китереп, эчне пошыра башлый. Ә менә бүгенге шикелле кайнар бәхәсләр уятканын хәтерләмим. Хәер, шулай буласын бераз чамалаган идек инде аның. 

“Тарихта күп әле ак таплар, шуңа да үзгәрә китаплар...”

Матбугат конференцияләренең төрлесе була. Кайберләре кызыклы мавктыргыч формада үз эчләренә бөтереп алып кереп китсәләр, кайберләре йокыны китереп, эчне пошыра башлый. Ә менә бүгенге шикелле кайнар бәхәсләр уятканын хәтерләмим. Хәер, шулай буласын бераз чамалаган идек инде аның. 

Бер-ике ел электер инде (вакыт хәзер тиз уза, еллар артыннан ияреп бетереп булмый) "Татар әдәбияты тарихы" дигән сигезтомлык дөнья күргәнгә шатланып үткәрелгән матбугат конференциясендә катнашкан идем. Горурлык хисе кичереп утыруым әле дә хәтеремдә. Шулай булмыйни, үзбәк, казах кебек дәүләт тоткан халыкларда да булмаган икән бит әле бит мондый саллы академик басма. Ә безнеке бар - менә кирпеч калынлык яшел тышлы китаплар тезелешеп торалар! Чөнки әдәбиятыбыз бар һәм ул бик бай.

Ләкин соңгы вакытларда матбугатта татар әдәбияты тарихының яңартылганы турында язмалар күренә башлады. Бу имеш-мимеш кенә түгел, чынлап та, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында "Татар әдәбияты тарихы"ның яңартылган икенче басмасы эшләнә, 1 һәм 2нче томнар дөнья да күргән инде. һәм шактый гына бәхәсләр, каршылыклы фикерләр дә уяткан. Бүгенге матбугат конференциясе дә шушы бәхәсләргә нокта куяр өчен уздырылгандыр.

Журналистлар белән очрашуга Фәннәр академиясеннән һәм югарыда аталган институттан галимнәр килгән иде. Дания Заһидуллина, Ким Миңнуллин, Гамирҗан Дәүләтшин һәм Әлфәт Закирҗанов тулыландырылган, төзәтелгән икенче басманың да кирәклеген, зарурлыгын аңлаттылар. Рухи мирасны бөтен тулылыгында бербөтен күренеш буларак, тарихи факторларга һәм үзенең эчке законнарына бәйле үсеп-үзгәреп торучы иҗтимагый күренеш итеп һәм әдәбият фәне казанышларына нигезләнеп өйрәнү торуын ассызыкладылар. Әлеге китапларны эшләүчеләр алдында әдәби мирасыбызны милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре яктылыгында ачып, бөтендөнья әдәбиятының бер өлеше булуын билгеләү бурычы да куелган. Ике басма арасында яңа исемнәр, яңа әсәрләр дә табылганга күрә, икенче басмада якынча 15-20 % аерма бар, ди. Ләкин әле тагын алты томның әзерләнеп басылып, укучы кулына барып җитәсе бар.

Ике китапны янәшә куеп, чагыштырып өйрәнсә, шул галимнәр үзләре генә өйрәнер инде аны, үзләре генә бәхәсләшер. Ләкин ике басма да халкыбызның милли горурлыгын, милли үзаңын уятып үстеррергә булышыр дип өметләнәсе килә. Ә хакыйкать ул бәхәстә туа һәм күп нәрсәләрне галиҗанәп Вакыт ачыклый

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading