16+

Татарстанда инвалидларга ярдәм күрсәтә торган нинди оешмалар бар?

Апабыз I группа инвалид. Моңа кадәр алар әни белән икесе генә яшәде. Ул вафат булгач, туганыбызны үзебезнең янга алдык.

Татарстанда инвалидларга ярдәм күрсәтә торган нинди оешмалар бар?

Апабыз I группа инвалид. Моңа кадәр алар әни белән икесе генә яшәде. Ул вафат булгач, туганыбызны үзебезнең янга алдык.

Шуңа күрә күп кенә нәрсәләрне белеп бетермибез. Социаль ярдәм алыр өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Гомумән, республикада инвалидларга ярдәм күрсәтә торган нинди оешмалар бар?

Гөлнур Исламова, Казан.


Татарстанда алты тернәкләндерү үзәге бар. Казанда - "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәге, республикада мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен 13 тернәкләндерү үзәге (шуларның өчесе Казанда) эшли. Социаль-тернәкләндерү бүлекләрендә стационар формада елына ике тапкыр дәвалану каралган, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә - елга бер тапкыр. Буш урыннар булган очракта, биредә үк инвалидларга стационар формада социаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге дә тудырыла. Социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль-тернәкләндерү бүлекләрендә, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ярымстационар формада - елга ике тапкыр, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен булган тернәкләндерү үзәкләрендә шулай ук елга ике тапкыр социаль хезмәт күрсәтелә.


Фото: 2016.life
«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading