16+

«Театрда аттестация көне» (юмореска)

Театрда аттестация көне. Театр хезмәткәрләренең белемнәрен тикшерәләр.

«Театрда аттестация көне» (юмореска)

Театрда аттестация көне. Театр хезмәткәрләренең белемнәрен тикшерәләр.

Аттестацияне театрның сәнгать җитәкчесе алып бара. Аның кул астында гына кызыл тышлы бер калын китап  ята. Ул – театр энциклопедиясе.  Аттестация уздыручы кара мыеклы, мөләем йөзле җитәкче абзый директор вазыйфасын башкара. Хезмәткәрләр алдында шактый җитди булып күренергә тырыша. Ул, кызыл тышлы китапны ачып, шуннан бер нәрсә укып ала да, мыек астыннан гына елмаеп, кара күзлеген борын очына төшереп, керүчегә сорау бирә. Башта режиссер егет керә. Чираттагы режиссер диләр андыйларны театрда, “очередной», шактый хокуксыз кеше. Ябык,  чандыр, аз туклана.
— Сөләйман Вәлиев-Сульва кем булган? — дип сорый кара мыек керүчедән.
—  Сульва!?
—  Ие. Кем булган ул?

Режиссер  белми. Мондый гаҗәеп сәер исемне үз гомерендә беренче тапкыр ишетә.

— Режиссер кешегә мондый шәхеснең кем икәнлеген белмәү оят! — ди аңа театр җитәкчесе. — Бар, әзерләнеп кил, иртәгә тагын керерсең!
—    Ә кем соң ул!? — дип сорый  оятка калган режиссер.
—   Вәлиев-Сульвамы?
—    Ие!? Кем булган ул?
—   Кем булсын, синең үк кебек режиссер булган...
—   Режиссер!? Шулай микән? 
— Ие...ә...туктале! — ди җитәкче, янәдән китапны актарып. — ие шулай... режиссер булган...

Баш админстратор күренә. Җилле муҗик, гел аска карап сөйләшә. Нәрсәдер яшергән сымак. Артист чыкмады аңардан, сәхнәгә чыгып баскач, югалып кала...
-    Шарль Азнавур кем ул?
-    Шарль...җырчымы инде, ярым әрмән, ярым француз...
-    Әйе.
-    Ә аның театрга ни катнашы бар соң...
-    Шәхес чөнки...
-    Шәхес, әйе...
-    Шарль Азнавурның иҗатын бер-ике сүз белән генә ачып бирсәң иде...

- Нәрсәсен ачыйм инде мин аның...Җырларын ишеткәнем бар, шул, әйбәт җырлый, моңлы...
- Болар гына аз, - дип мыгырдана кара мыек, -  театральныйда укыдың бит әле син, әйеме?

- Ие! Теа-а-тральныйда  - дип пафос белән бармаганы өскә чөя мужик. -  Ну, мин  уку белән артык чиләнмәдем инде. Боксер идем мин, крутой. Укырга да йөрмәдем. Профессорлар зачеткаларга билгене өйгә килеп  куялар иде. Мул табын артында, әлбәттә. Укымадым, ие! Айга бер генә килә идем дәрескә! Однокурсниклар мине кул чабып каршы алалалар иде, кул чабып!

- Синең укымаганың, между прочим, хәзер бик нык сизелә! – Админстратор сүссез калды. Пафос шундук качты. – Әзерләнә тор, соңыныннан керерсең. Бу, брат училище түгел, ә театр!

Шуннан икенче берәү керә. Анысы кем булгандыр  — билгесез. Гример, йә костюмер, ә бәлкем, бутафор. Аңа сорауның иң гадие  бирелә. Бу юлы инде китап ачып торуның кирәге  калмый. Шактый таныш тема.
—    Галиәсгар Камал кем булган?
—    Драматург булган.
—     Дөрес. Ә нинди әсәрләр язган?
—    Язган инде...
—    Ә шулай да?
—    Яза-яза банкрут булган...
—    Шәп! “Банкрот”. Тагын нинди әсәрләрен беләсең?
—    Алла белсен инде...
—    Тагын премиясез каласың бит инде...

Бутафор (гример, йә костюмер!) чыгып китүгә үк, бүлмәгә кабат баягы режиссер атылып керә.
—    Нәрсә тагын!? — дип төксе генә каршы ала мыек аны.
—   Тагын бер шанс бирегез инде!
— Ярар, — дип килешә тегесе. — Шириаздан Сарымсаков кем булган?

–  Шырыязган?
—  Шырязмаган, ә Ширияздан! Сарымсаков!?
—   Ие...Шириаздан Сарымсаков?
—   Шырыяздан Сарымсаков булган.
—   Кабатлап сорыйм: Са-рым-са-ков кем булган?
—  Режиссер булган.

— Дөрес.

— Сөенеченнән нишләргә белмәгән режиссер егет ишеккә атыла. — Тукта! Кая киттең син?

—   Үттем ич инде...
— Үттең, пычагым! — Җитәкче калын китапның читен генә ача. — Шварыс...
—   Нәрсә шварыс?
—   Кем булган?
—   Яврәй булган...

— Стоп! Нинди милләттән булган дип сорамыйм, кем булган, ягьни нинди эш башкарган дип сорыйм?
Режиссер җилкәсен җыера. Җитәкче кашларын сикертә.

— Слушай! — ди аңа режиссер. — Син бит үзең дә күп нәрсәне белмисең, китаптан  карап кына  әйтәсең!

— Утыр! — дип килешә тегесе. — Минем белән комиссиядә катнашырсың. Ыследующий... 

Бүлмәгә, курка-курка,  ояла-ояла әле яңа гына культура-агарту училищесын тәмамлаган бер яшь артистка килеп керә. Белдекле комиссия   аны шундук, бер-бер артлы:

— Немирович-Данченко кем булган? — дигән сорау белән сыйлый. Сорау — “утрический”! Хәер, артист кыз да  аптырап калмый:
— Немировичы  — режиссер, Данченкосы — артист булган! — дип җавап бирә.

Ахир
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading