16+

Телефон аша СНИЛС номерын сорасалар, нишләргә?

Телефоннан шалтыратып үзләрен пенсия фондыннан дип таныштырган хезмәткәрләр шәхси лицевой счетның иминият номерын (СНИЛС) сораштылар. Документларым үзем белән түгел иде, аларга җавап бирә алмадым. Пенсия фонды тикшерү уздыра, пенсияләрне кабат караячаклар дигән булдылар. Чынлап та шулаймы? Бәлки миңа үземә пенсия фондына барып, СНИЛС номерын әйтергә кирәктер? Нәкыя Бикмуллина, Казан. Россия...

Телефоннан шалтыратып үзләрен пенсия фондыннан дип таныштырган хезмәткәрләр шәхси лицевой счетның иминият номерын (СНИЛС) сораштылар. Документларым үзем белән түгел иде, аларга җавап бирә алмадым. Пенсия фонды тикшерү уздыра, пенсияләрне кабат караячаклар дигән булдылар. Чынлап та шулаймы? Бәлки миңа үземә пенсия фондына барып, СНИЛС номерын әйтергә кирәктер?

Нәкыя Бикмуллина, Казан.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша документ номерларын, шул исәптән шәхси иминият счетының номерын да белешми. Пенсия фонды хезмәткәрләре, пенсиянең тупланма өлешенә кагылышлы мәгълүмат җыеп, өйдән өйгә дә йөрми. Алар гражданнарны бары теркәлү урыннары буенча пенсия бүлекләрендә яки махсуслашкан «мобиль клиент хезмәте» автомобилендә кабул итәләр. «Сезгә шалтыраткан кешеләрнең мошенник булуы бар, соңгы арада алар еш кына үзләрен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырып, халыкның ышанычын яуларга тырыша. Мондый вакытларда аеруча сак булыгыз», - дип кисәтә Эдуард Вафин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading