16+

Тирес түгәргә чакырма, ашарга булса, чакыр

Иртән эшкә барышым иде. Уйларга чумып, тукталышка атлыйм. Шул мәлдә сумкам эчендә бер кызның ягымлы тавышы ишетелде.  “Дамир, мин сезнең ассистент. Мәгълүматлар белән ярдәм итәрмен”, – ди бу.

Тирес түгәргә чакырма, ашарга булса, чакыр

Иртән эшкә барышым иде. Уйларга чумып, тукталышка атлыйм. Шул мәлдә сумкам эчендә бер кызның ягымлы тавышы ишетелде.  “Дамир, мин сезнең ассистент. Мәгълүматлар белән ярдәм итәрмен”, – ди бу.

Кинәт кенә исемемне үк әйтеп дәшкәч, сискәнеп куйдым, хәтта. Сумкамны ачып карасам, кәрәзле телефоннан чыга икән кызның сөйләме. Милице-полице янымда торган чак булса, “кешене сумкасына салып, урлап алып бара ахырысы бу, маняк” дип ариставать итәрләр иде, билләһи. Каян исемемне беләләр, диген? Әй, уйламыйчарак әйттем соравымны. Компьютер заманында яшибез, ләбаса.

Бер яманның бер яхшысы, дигәндәй башымда файдалы фикер-идея тууына этәрде әлеге кызның авазы. Мин дә ассистент булам. Аңлашылмаулар чыкмасын өчен, шарт-кагыйдәләрен алдан ук кисәтәм. Моң-зарларыгызны тыңлап утырыр өчен дәшмәгез. Үземнең дә авыруларым бер букет. Бульнискә барсам, дуктырлар сүтеп ташларлар да, кире җыеп бетерә алмаслар, дип шикләнәм. Велосипедны сүткәч тә, әллә ни кадәр деталь артып кала бит. Кеше велосипед түгел, лә. Минем бүтәкәне кире эчкә тыгып куегыз, дип, утырырсың елап.

Гүзәл затларның гыйшык-мыйшык мәсьәләсендә дә шалтыратмауларын үтенәм. Картая барабыз шул, җәмәгать. Борынгылар: “Яшең җитсә кырыкка, эшләр китә шырыкка”, - дип, юкка әйтмәгән инде аны. Тик, ашыгыбрак әйткәннәр, ахырысы. Сиксәндәге бабайлар белән әбиләр әйтмешли, кырык әле ул “егет чак” һәм “кыз чак”. Яшең җитмешкә барганда, менә инде анда татар керәшеннәре кебек “Ипләп кирәк, акрын кирәк, ишетергә сандугач сайрауларын”, дип җырларга туры килә. Керәшеннәр башлы алар, җайлап-майлап керешкәндә генә, эш пешә.

Күңелле һәм рәхәт гамәлләргә генә чакырыгыз мине. Әйтик, берәрегез тәмледән-тәмле ризыклар пешергәнсез, ә табын артында утырырга иптәшегез юк, ди. Һич борчылмагыз, хәзер килеп җитәм, бергәләп сыйланырбыз. Дустыгыз сыйфатында ресторанга, концерт яки театрга барырга дигәндә дә мин совет пионерлары кычкырганча, “Фсигда гатув!”

Әйтик, берәрегез акчагызны ничекләр тотып бетерергә булыр, дип аптырыйсыз, ди. Аптырамагыз-аптырамагыз! Миңа бирегез артык акчагызны. Ул акчаны мәчеткә дә, хәйрия чарасына да илтеп тапшырырмын. Әлбәттә, икебезнең исемнән инде. Исемегезне белгертергә теләмәсәгез, Ходай белер, савабы язылыр. 
Сәяхәт итәргә яратам мин үзе. Әмма, җылы якларга чакырмавыгызны үтенәм. Кан басымы уйный, каһәр. 45-50 градус эсселеккә түзеп булмас.

Татарстаныбызның табигате Җәннәт бакчаларыннан ким түгелдер. Дачага кунакка чакырыгыз, килеп китәрмен. Килгән-килгән, яшелчәләргә һәм чәчәкләргә сулар сибәрбез. Вакыт калса, елга буенда су агымына карап утырырбыз, яки урман аланында кошлар сайравын тыңлап хисләнербез. Кошлар сайравын тыңлаганда хисләр йөгәннән ычкынса, бизгайбә. Очрашудан соң, алай-болай фигура үзгәрешләре күзәтелсә, анысына “ассистент хезмәте” җавап бирми. 
 
Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading