16+

ТНВ хезмәткәрләре: «Бу проект тормышка карашны үзгәртте»

«ТНВ объективында - зур гаилә» проекты тәмамланды

ТНВ хезмәткәрләре: «Бу проект тормышка карашны үзгәртте»

«ТНВ объективында - зур гаилә» проекты тәмамланды

Минзәләдән Раушания белән Инсаф Адиевлар гаиләсендә - тугыз бала. Алар микроавтобуска утырып, төрле шәһәрләр буенча сәяхәт итәргә күптән хыялланган. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе аларның бу теләкләрен тормышка ашырды. «ТНВ объективында - зур гаилә» акциясе кысаларында, Адиевлар Казанның истәлекле урыннарында кунак булды, ТНВ белән бергә ял итте.

«Бу вакыйга безнең өчен онытылмаслык күңел күтәренкелеге бирде», - дип, Адиевлар гаиләсе «Шәһри Казан» газетасы аша да проектны оештыручыларга зур рәхмәтләрен юллаганнар иде. «Яңа гасыр» каналына бу проект өчен рәхмәт әйтүчеләр бер алар гына түгел. 15 майдан алып 10 октябрьгә кадәр йөзләгән күп балалы, үрнәк гаилә телевидение объективына эләкте. Проект узган атнада «Бәхетнең иң зурысы» дип исемләнгән ток-шоу белән төгәлләнде. Депутатлар, иганәчеләр, ата-аналар күп балалы гаиләләрне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, проектка йомгак ясадылар.

- Иң мөһиме - зур гаиләләр турында сөйләшә башладык, - диде журналистлар белән очрашу вакытында «Яңа Гасыр» телеканалы генераль директоры урынбасары Мәдинә Тимерҗанова. - Проект күп балалы гаиләләрне игътибар үзәгенә алуны максат итеп куйган иде. Бу өлкәдә нинди законнар кабул ителгән һәм алар ничек эшли - шул турыда да сөйләргә тырыштык. Кайбер проблемаларны хәл итә алдык: Яшел Үзәннән Шиһаповлар гаиләсендәге церебраль параличтан интеккән балага Социаль иминиятләштерү фонды аша инвалид арбасы алырга ярдәм иттек, кемнеңдер торак шартларын яхшыртырга булыштык.

Иң кыены республикадагы күп балалы гаиләләрне барлау булган. Аларның исемлеген туплаган бердәм база юк икәне ачыкланган. Хәер, телевидение журналистлары үз базаларын булдырганнар: мәсәлән, иң күп балалы - 15 сабые булган гаилә Балтач районында, ә ятимнәр йортыннан тәрбиягә иң күп бала алган - алар 16! - гаилә Чаллыда яши.

Үрнәк гаиләләр турында сюжетлар әзерләгән журналистларның да тормышка карашын үзгәрткән бу проект. «Новости Татарстана» тапшыруы хәбәрчесе Лина Зиннәтуллинаның моңа кадәр бер тапкыр да балалар белән аралашканы булмаган. Аквапаркта төшергәндә, бер кызны күз уңыннан ычкындырганнан соң, дөнья бетереп эзләргә туры килгәч, сабыйлар өчен икеләтә җаваплылык хисе тоя башлаган. Корреспондент Рамил Шәйдуллин бу проект гаилә кадерен аңларга ярдәм итте, ди.

«Татарстан хәбәрләре» редакциясеннән Динә Хисаметдинова исә: «Күп нәрсәләргә карашым үзгәрде. Киләчәктә минем дә дүрт-биш бала үстерәсем килә башлады. Бер гаилә аеруча истә калды: әти кеше ялгызы гына җиде баласын тәрбияли, әниләре юл һәлакәтендә вафат булган. Аквапаркта балаларны үзебез уйнаттык. Өч яшьлек кечкенә кызлары янымнан бер дә китмәде. Әни назына сусаган сабый. Берсендә коеп яуган яңгырда да зоопаркта йөрергә туры килде. Беркайчан да зарланмадык, балаларның кәефен бозарга ярамый бит», - ди.

«Татарстан хәбәрләре» тапшыруын алып баручы Айгөл Бәдретдинова балалар йортларыннан күпләп сабый алып үстергән гаиләләргә аеруча сокланган. Төрле холыклы балаларны бер гаилә итеп туплау, барысына да наз, ярату бүләк итү көчле рухлыларга гына хастыр.

- Проект кысаларында 22 гаилә бер көнен «Яңа Гасыр» каналы белән үткәрде: республиканың төп туристлык маршрутына, аквапарк, зоопарк һәм башка кызыклы җирләргә сәяхәт итте. Балаларны йөзәргә өйрәтеп, билләр авыртып бетте, - дип елмая Айгөл.

Проектның администраторлары Гөлнара Бутузова, Венера Баһаветдинова: «Бала арасындагы мөнәсәбәтләрне күзәтү кызык иде. Барыбыз да бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладык. Ихлас яратуны күрдек, күңел нечкәреп елаган чаклар да булды, күп балаларның әти-әниләренә карата мөнәсәбәтләре үзгәрде. Хөрмәт, ярату артты», - диләр.

Проект - күмәк хезмәт нәтиҗәсе. Автобус шоферларыннан алып, тапшыруларны эфирга чыгаручы продюсерларга, җитәкчеләргә кадәр бу проекттан рәхәтлек, канәгатьләнү хисе алган. Оператор Марат Сәетгәрәев тә:

- Бу очрашулардан бер атнага җитәрлек позитив эмоцияләр ала идек. Съемкалар тәмамлангач, балалар белән саубуллашуы авыр була, бу гаиләләр йөрәк түренә кереп калдылар, - ди.

«Яңа гасыр» - үзе үк зур гаилә. Бүген телерадиокомпаниядә 700 хезмәткәрнең 400гә якын баласы бар. Балалар, гаиләләр тормышын яктырткан сюжетлар телевидениедә алга таба да булыр. Ә «ТНВ объективында - зур гаилә» проекты тәмам. Дөрес, ул соңгысы булмаячак. Яңа проектка нигез салына башлаган инде. Мәдинә Тимерҗанова бу хакта әлегә серне ачып бетерми. Уенын-чынын бергә кушып: «Мин үземне һәм коллективымны авырлы хатын кебек хис итәм, малаймы, кызмы икәнен генә әлегә әйтә алмыйм, ничек кенә булмасын, проектның үзәгендә гади кеше булачак», - ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading