16+

«Тәртип FM» радиосы ябыла

Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге арасында яшен тизлеге белән таралган «93,5 FM ешлыгында эшләп килгән «Тәртип FM» радиостанциясе ябылырга мөмкин» дигән күңелсез хәбәр күпләрнең тынычлыгын бозды.

«Тәртип FM» радиосы ябыла

Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге арасында яшен тизлеге белән таралган «93,5 FM ешлыгында эшләп килгән «Тәртип FM» радиостанциясе ябылырга мөмкин» дигән күңелсез хәбәр күпләрнең тынычлыгын бозды.

FM дулкынында эшләүче өч татар радиосының берсе ябылып, якын киләчәктә аның урынына Мәскәүнең «Бизнес FM» радиосы сөйли башлаячак. Эш шунда ки, моңа кадәр Казанда эшли торган «Европа-Плюс», «Дорожное радио» һәм татар телле «Тәртип FM» радиоларының ешлыгын «РуМедиа» медиахолдингы сатып алган. Әлегә кадәр 88,9, 93,5 һәм 106,8 FM ешлыкларында эшләгән радиостанция­ләр белән Зөфәр Ганиев һәм Марат Ибләминов идарә итте. Радиостанциянең генераль директоры Зөфәр Ганиев комментарий бирергә теләмәсә дә, Рос­комнадзор сайтында урнаштырылган мәгълүматка караганда, «Бизнес FM» радиосының шушы ешлыкта эшләве өчен 2022 елга кадәр лицензия бирелгән. Шулай ук Марат Ибләминов та бу ситуация­гә карата әлегә бернинди дә мәгълүмат җиткерми.
Рус басмалары, Татарстан медиабазары тарихында иң эре эшлекле килешү ясалды, дип бәяләгәндә, татарлар туган телебездәге радио ябылуны зур югалту дип кабул итте. «Тәртип FM» өлкән буын тыңлаучылар арасында аеруча популяр, чөнки монда башка радиоларда бөтенләй ишетелмәгән яки ара-тирә генә яңгыраган классик әсәрләрне тыңларга-ишетергә мөмкин.
Татарстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев «Татар-информ» агентлыгына:
- Бу начар фал, мондый форматтагы радио башка юк. Бүгенге эстрадада заманча яшьләр шырдый-бырдый җырлар җырлый дип сүгәбез. Өлкән буынга гына түгел, классик музыка, классик әдәбият тыңлау яшь буынга да бик кирәк иде ул. Өлкән буын, картлар дип кенә көләргә ярамый. Классик җырчыларны, классик репертуарны яшьләр ишетмәсә, безнең милләт юкка чыгарга мөмкин. Бу радионы ачкан егетләр үз көче белән шулкадәр зур эш башкарды. Ничек тә җаен табып, бу эшне дәүләт ярдәме белән тергезергә кирәк дип саныйм. Бизнес-проект түгел бит бу, милли үзаң турында сүз бара. «Тәртип FM» радиосын тергезергә яки шундый ук башка радио ачарга кирәк. Хәзерге вакытта милләтне, телләрне, милли үзаңны саклау буенча дәүләт программалары бар. Минемчә, шушы программалар аша тиз арада җаен табарга кирәк, - дигән.
Тыңлаучылар арасында да канәгатьсезлекләрен белдерүчеләр шактый.
- Көндез эштә вакытта, «Тәртип FM» ябыла икән, дип ишеткәч, күңелем төште. Шуннан соң эштән кайтканда машинада шушы радионы ачтым. Андагы таныш тавышларны ишеткәч, күңелгә кабат җылы керде, бу сүзләр «имеш-мимеш» кенә, ялган сүз генә булган, ахрысы, дип уйладым. Әмма алып баручылар, радионың ай ахырына кадәр генә эшләячәген хәбәр итте. Бик кызганыч, әлбәттә. Әлеге радиостанциянең энергетикасы бик җайлы, җылы, «шалтор-шолтыр» түгел инде. Анда яңгыраган җырлар да татар халкының күңеленә бәлзәм булып ята. Бигрәк тә машинада барганда тыңларга яратам - арыганлыклар онытыла. Олы юлдан кайтканда, Казанга җитәрәк аның ешлыгы эшли башлагач, күңелгә җылы йөгерә, өйгә кайтып кергән кебек була иде. Инде шуннан мәхрүм итәрләр микәнни? - дип борчыла радионың тугры тыңлаучысы Сирин Шәрәпов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading