Итекченең итеге юк, диләрме әле? Һәр остага диярлек кагыла бит бу сүз. Калайдан тәрәзә йөзлекләре ясаучы, Балык Бистәсе районы Юлсубино (Балтач) авылында яшәүче Илсур Шәмсетдиновның да үз йортындагы тәрәзә йөзлекләре төрлесе төрле бизәктән.
Калдык-постыктан ясап куйганы түгел, хәйләкәрлеге! Үз эшеңне күрсәтә дә, тәкъдим дә итә белергә кирәк. Чөнки заказ бирүчеләр күпчелек очракта бизәк сайлаганда озак икеләнәләр, анысын куйдырыргамы, монысынмы, тәрәзә йөзлегендә матур күренәме?... Ә болай останың тәрәзәсенә генә күтәрелеп карый.
– Элек мин тәрәзә рамнарын да, йөзлекләрен дә гел агачтан ясадым. 2000 еллар иде ул. Тракторчы булып эшләгән җирдән күмәк хуҗалык таралгач, эшсез калдым. Гаиләне туендырасы бар, балалар үсеп килә, чарасыздан әтигә ияреп, “шабашка” чыгып киттем. Әти бик булдыклы балта остасы – авылдашлар белә, бу йортны да ул җиткерде. Эчке эшләренә кеше кулы тидермәдем, юкә белән нараттан карават, аш бүлмәсенә шкафлар, өстәл-урындыкларга кадәр үзем эшләдем. Ясап саттым да әле. Яндырып эшләгәндә нараттан җиһазлар матур килеп чыга, ә юкә ярылмый. Балта остасы акчаны әйбәт эшләсә дә, саулыгы тиз какшый... Авыр дисәң дә юан бүрәнәләрне дә күтәрәсе, беләкләрең талса да эшлисе, көне буе шакы-шокы... Минем саулыкның да рәте китте. Туктадым. Агачтан тәрәзә йөзлекләре, рамнар ясарга керештем. Үз-үземә ышанмыйчарак башланган эш иде, заказлар күбәеп киткәч, рәсмиләштердем – шәхси эшмәкәр мин, – ди Илсур әфәнде.
Урманнар шаулап үссә дә, агачның гомере кыска булып чыга. Заманалар үзгәреп, халыкның көн-күрмеше хәлләнә төшә – калайга күчү модасы килеп керә. Шиферны куып төшереп, ак калай йөзен күрмәгән түбәләргә дә төсле калай менеп җәелә. Капка-коймалар да профнастилга күченә, тәрәзә йөзлекләре дә шул шаукымга иярә.
– Әнинең Фәйзрахман исемле бертуган абыйсы бар, хисапчы булып эшләде. “Энем, калай эшенә кереш, халыкның зәвыгы үзгәреп килә”, – дип кисәткән дә иде. Киреләнеп, бер ел агач белән кайнаштым әле. Алып куйган агачларым күп иде. Кайбрәүләр, минем кебек, агачтан аерылырга ашыкмады. Күрәсездер, үземдә дә тәрәзәләрем бүгенгәчә агач рамнан. Агач беткәч, абыйның сүзе искә төште. Калай белән эшләр өчен бер җиһаз юк миндә, рәтен дә белмим, дигәндәй. Күрше Яңасала авылында бер оста бар дип ишетә идем, киттем шуны эзләп. Авыл башында ук кисәттеләр: “Кешегә өйрәтми ул, йөрмә дә иснәнеп”, – диләр. Барып кердем, остага оста кул бирмиме?! Ярты сүздән аңлаштык. Рәхмәт яусын, бәйнә-бәйнә сөйләде. Бер тәрәзә йөзлегенә заказ да бирдем. Алып кайтуга ук сүтеп ташладым, аңлар өчен! Кайчылар сатып алдым, калайны бөкли торганын үзем әмәлләдем. Күршебездә данлыкы оста – Миңнулла абый яши, ул миңа калайны тишә торган җайланма ясап бирде. Беренче елларда әллә ни эшли алмасам да, икенче елларында китте инде, гөрләде генә, – дип елмая оста.
Кәсеп дигәне гаилә бизнесына ук әйләнә бер заман. Үзе генә өлгерә алмагач, бизәкне кисү эшен улына йөкли. Ә тегесе тигез кисә белми...
– Карап тордым да, минем хәлдән килмәслек түгел дип, бизәкләрне үзем кисәргә керештем. Беренче мәлләрдә кулым бик арый иде, хәзер ияләндем инде. Илсур үзе остаханәгә чыгып эшли, ә мин чәчәк бизәкләрен өйдә кисәм. Тышта туңам, дим. Калай чиста, буйый торган түгел, – ди останың җәмәгате Анжелла ханым.
Тумышы белән ул Иркутск шәһәреннән. Илсур әфәнде Иркутск шәһәрендә хезмәт иткән, шулай танышканнар.
– Бер өйләнеп, калырга да уйлаган идем. Әти каршы килде, бик ачуланып хат язды. Кайттым инде. Анжелла әле яшь иде, ике ел хат алышып тордык та, барып кулын сорадым. 17 яше тулгач, әбисе җитәкләп кайтып керде. Кияүгә чыга дип, кибетчелеккә укуын да тизләткәннәр. Әти-әнисе авырып иртә киткәннәр, әбисе белән бабайсы кулында үскән кыз. Безнең кебек алар да өч бала, Анжелла олысы. Әбисе тумышы белән Сабаныкы, ә бабайсы безнең күрше авыл – Ямашныкы. Икесенең дә әти-әнисе теге елларда сөргенгә сөрелгән. “Авылдан чыгып киткәндә 10 яшьлек бала идек”, – дип сөйләгәннәре гел исемдә. Икесе дә мәрхүмнәр инде, чит туфракта калдылар. Ә Анжелланың бу якларга кайтуына бик сөенделәр, – ди Илсур әфәнде.
Язмышы бүләк иткән хәләленнән уңуын да, бәхетле яшәүләрен дә яшермәде ул.
– Бизәкләрнең кайсысы уңнан сулга, кайберләре сулдан уңга таба киселә, шуңа да өч төрле кайчы белән эш итәсе. Анжелла кулында бер кайчы, анысы да сулдан кисә торганы, бөтен эшне эшли! Аптырыйм мин аңа, шул кадәр тигез, матур килеп чыга бит үзенең, тел тидереп булмый, – ди Илсур Шәмсетдинов.
Баксаң, бу аларның кышны кышлый торган кәсепләре икән. Өч тракторлары бар, Илсур әфәнде яз җитүгә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ялланып, кырлар-бакчалар эшкәртергә керешә.
– Кырларны тырмалап бетергәч, бакча эше тотына. Халык әкренләп сукалаудан читләшә, ә миндә фриз бар. Тимер тәлинкәләр җирне 25 сантиметр тирәнлектә эшкәртеп бара, бакча туфрагын гөл итә инде! Аннары печәнгә төшәләр. Чабам да, әйләндерәм дә, җыеп түклим дә, алып кайтып өеп тә бирәм – шуңа кирәкле бөтен төр техника бар кулымда. Җәй көне өйгә кичке сәгать унда кайтып керә алсам рәхмәт, таң белән сәгать икедә үк кабат чыгып йөгерәм – ди Илсур әфәнде.
Шөкер улы Илһам да үсеп җиткән. Механик белгечлегенә укып йөри, быелдан әтисенә төп ярдәмче – трактор йөртергә таныклык алган. Кызлары Ләйсәнне кияүгә биргәннәр. Эшчән гаиләдә Илһам кияүләре дә сынатмас, иншәаллаһ!
Комментарийлар