16+

Тумыштан инвалид егетне Россия футбол союзына эшкә алганнар

Казан егете Дмитрий Корчагинны Россия футбол союзына эшкә чакырганнар. Шулай итеп, аның күптәнге хыялы тормышка ашкан. Әгәр гап-гади егет булса, бәлки бу яңалык, зур вакыйга буларак, федераль телеканаллардан күрсәтелмәс тә иде. Тик Дима - тумыштан инвалид, балалар церебраль параличы белән авырый.

Тумыштан инвалид егетне Россия футбол союзына эшкә алганнар

Казан егете Дмитрий Корчагинны Россия футбол союзына эшкә чакырганнар. Шулай итеп, аның күптәнге хыялы тормышка ашкан. Әгәр гап-гади егет булса, бәлки бу яңалык, зур вакыйга буларак, федераль телеканаллардан күрсәтелмәс тә иде. Тик Дима - тумыштан инвалид, балалар церебраль параличы белән авырый.

Хәзерге вакытта ул ТИСБИның юридик факультетының икенче курсында укый. 20 яшьлек егет белән без дә аралаштык.
- Мин футбол белән балачактан ук кызыксына башладым. Әтием яшь чагында республика дәрәҗәсендә уза торган ярышларда катнаша иде. Ә абыем Әлмәт шәһәрендә балалар-яшүсмерләр мәктәбен тәмамлады. Әлеге спорт төре белән кызыксынуым да алардан күчкәндер. Ә «Рубин» командасы өчен мин Казанга күченгәч, 2008 елдан бирле җан атам. Әлбәттә инде, Россия җыелма командасының уеннарын да күптәннән күзәтәм, егетләр өчен җан атам, - ди ул.
Дмитрий әйтүенчә, быел июньдә, Конфедерацияләр Кубогы узган вакытта, аның турында ТАСС агентлыгы язып чыккан. Аны исә Россия җыелма командасында да укыганнар һәм егетне Россия -Мексика матчы алдындагы тренировкага чакырырга булганнар. Димага уенчыларның култамгалары куелган туп бүләк иткәннәр.
- Тренировка вакытында мин Россиянең спорт министры Виталий Мутко һәм Россия футбол союзы генераль директоры Александр Алаев белән аралаштым. Ярты сәгать аралашу вакытында без бер-беребезне аңладык шикелле. Һәм алар мине исләрендә калдырган.

Шулай итеп, ике атна элек миңа Россия футбол союзының мәгълүмати сәясәт департаменты җитәкчесе Артем Загуменнов, шалтыратып, футбол турында ике мәкалә язуымны сорады. Аны-моны уйламыйча язып бирдем. Шуннан соң мине тагын бер тренировкага чакырдылар. Монда Александр Алаевны күрермен дип бөтенләй уйламаган идем. Шуннан соң ул миңа Россия футбол союзының мәгълүмати сәясәт департаменты бүлегендә эшләргә тәкъдим ясады. Бу шансны берничек тә кулымнан ычкындырасым килмәде, - ди тәвәккәл егет.

Сишәмбе - Диманың беренче эш көне иде. Бу көнне ул Россия - Иран матчыннан соң уенчылардан интервью алган.
- Мин ул көнне бик бәхетле идем, чөнки күптәнге хыялым тормышка ашты. Әти-әнием - төп ярдәмчеләрем. Алар янымда булганда, үземдә бөтен авырлыкларны да җиңеп чыгарлык көч табам, - ди ул.

Фото: rfs.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading