16+

Улым, таныш бул, бу синең әтиең була!

Рудольф эшләгән оешмага бер хатын эшкә килде. Дөрес, алар оешмасына килүче һәм китүчеләр булгалап тора анысы: берәүләр хезмәт хакын азсына, икенчеләре декрет ялына китеп бара, өченчеләре исә нәчәлство белән араны көйли алмый…

Улым, таныш бул, бу синең әтиең була!

Рудольф эшләгән оешмага бер хатын эшкә килде. Дөрес, алар оешмасына килүче һәм китүчеләр булгалап тора анысы: берәүләр хезмәт хакын азсына, икенчеләре декрет ялына китеп бара, өченчеләре исә нәчәлство белән араны көйли алмый…

Рудольф аларга әллә ни игътибар итеп тә тормый иде. Әмма монысы… монысы артык чибәр иде шул! Беренче көннән үк аңа оешмадагы ирләр комплимент яудыра, ярдәм иткән булып бер алдына, бер артына төшә башладылар. Тегесе дә кискен җавап бирми: елмаеп, рәхмәт әйтә дә, ашыга идем шул, дигән булып китеп бара.

Рудольф аңа беренче күрүдә үк гашыйк булды. Элегрәк, шулай да була, дисәләр, ышанмас та иде: ни әйтсәң дә яшь вакыты түгел, кырыкка җитеп килә бит. Анысы шулаен шулай да, әмма йөрәк дигәнең моны һич кенә дә аңларга теләми. Тәмам чарасызлыка төште Рудольф: чибәркәйне күрүгә, малай-шалай кебек кызара, сүз кушарга да кыймый, хәтта тегесе эш буенча сөйләшкәндә дә әйтер сүз таба алмый ык-мык килә.

«Җитте! – диде беркөнне Рудольф үз-үзенә. – Ирме син, әллә чирме?! – Бүген үк очрашуга чакыр». Һәм юк йомышын бар итеп, ул эшләгән бүлеккә керде. Әмма чибәркәй урында туры килмәде. Башын иеп чыгып барганда, коридорда очрашмасыннармы!
– Исәнмесез, Рәйсә Хәсәновна, – диде Рудольф комачтай кызарып. – Ни, менә сезнең белән киңәшәсе бар иде.
– Хәерле көн, Рудольф Халикович! Әйдәгез, бүлмәгә рәхим итегез.
– Анда ук узып тормам инде. Кешеләр дә бар дигәндәй. – Һәм ул төнлә уятып сорасалар да әйтеп бирә алган нәрсә турында киңәш сораган итте. Тегесе һич кыенсынмый җентекләп аңлатты.
– Рәхмәт, Рәйсә Хәсәновна! Яхшылыгыгызны онытмам. Ни, эштән соң вакытыгыз булса, бәлки ресторанга кереп сөйләшеп утырырбыз.
– Ничегрәк булыр икән соң ул, Рудольф Халикович? Без әле юньләп таныш та түгел бит, – диде Рәисә бөтен йөзе белән елмаеп. – Азрак уйларга вакыт бирегез инде, яме. Җавапны кичке якта бирермен.
– Рәхмәт, – диде Рудольф башка сүз таба алмый.
Рәйсә сүзендә торды, эштән китәргә ярты сәгать кала шалтыратып, өч кенә җөмлә әйтте: «Урамда очрашып йөрергә без инде бала-чага түгел. Сәгать алтыга мин яшәгән фатирга – Нариман урамындагы бишенче йортка килегез. Тугызынчы подъезд, алтынчы кат, 347нче фатир».
Затлы костюмын киеп, роза чәчәкләре тотып әлеге йортка килгәндә алты туларга биш минут иде. Вакытында керим дип җәяү менәсе итте. Менеп җиткәч, тиешле фатир кыңгыравына сак кына басты.
Гадәттәгедән дә матуррак күренде аңа Рәйсә. Дөрес, бизәнү-ясануның эзе дә калмаган. Өстендәге зәңгәр җирлеккә ак борчаклы күлмәге, гадәти булмаган серле күз карашы ничектер таныш тоелды Рудольфка. “Тукта, кемне хәтерләтә соң бу караш, зәңгәр җирлеккә ак борчаклы күлмәк?!”
Ул арада Рәйсә залга карап дәште:
– Улым, чыгып кер әле монда. – Зал яктан үсмер егет чыкты.
– Исәнмесез, абый, – диде ул Рудольфка тартынып кына.
– Улым, таныш бул, бу синең әтиең була!
Рудольфның тез буыннары йомшады, маңгаена тир бәреп чыкты. Аңа гүя бу минутларда яшүсмер түгел, ә үзенең яшьлеге карап тора иде.

Фирдәвес Зариф

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading