Шәһәр эчендә кар эреп бетте, димәк, велосипед дигән тимер атны иярләргә вакыт. Сәпитләре булмаганнар бәлки нәкъ менә бу вакытта яңасын алу турында хыялланалардыр. Ләкин ике көпчәкле «дус»ны сайлау җиңел түгел. Укучыларыбызга бу авыр эштә ярдәмгә «Велоспорт» кибете хезмәткәрләре ярдәм итте.
Җанга - ял, тәнгә - дәва
Тимер атта, гадәттә, 18-35 яшьлекләр йөри. Ләкин балалар, олы яшьтәгеләр өчен дә якын спортның бу төре. Олы буын күбрәк, табиб киңәшен тотып, велосипедта җилдерә башлый. Актив ял гына түгел, сәламәтлеккә дә файдалы бит әле ул. Үпкә, йөрәк эшчәнлеге, нерв системасын җайга салуы турында әйтеп тә торасы юк. Шуңа өстәп, педаль әйләндерү аяк мускулларын ныгыта, варикоз авыруын бетерә, ябыктыра, күз күремен яхшырта. Бер сүз белән әйткәндә, файдасыннан кала бер зыяны да юк сәпитнең.
«Велоспорт» кибете җитәкчесе Динар Гыйләҗев тә, шәһәр халкы хәзер машиналардан велосипедларга күчә башлады, ди. казанлылар ел саен уртача 20 меңгә якын велосипед ала икән.
- Әлеге бизнеста мин инде - алты ел. Шушы вакыт эчендә шәһәр хакимияте, республика җитәкчеләренең велоспортка карашы күзгә күренеп үзгәрде. Казанда велосипед юллары ясадылар, спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле инфраструктура булдырылды. Шәһәр халкы да хәзер велосипедлар белән күпләп кызыксына. Гомумән, казанлылар спортка тартыла башлады, - ди Динар Гыйләҗев.
Исеменә түгел, җисеменә кара
Базарга чыксаң да, спорт кибетләренә керсәң дә, велосипедның нинди генә төрләре юк. Кемдер чит илнекенә кызыкса, кемдер, үзебездә ясалганнары яхшырак, ди. Чыннан да, нинди маркалы сәпит яхшырак соң?
- Дөньяда бер генә оешма да велосипед җитештерү белән шөгыльләнми. Төрле илдән кайтартылган детальләрне җыялар да, билгеле бер маркадагы велосипед «туа». Россиядә «Форвард» белән «Стелс» оешмалары актив эшли. Аларның бәяләре дә чагыштырмача түбән. Товарлары да яхшы. Ләкин алар сәпитнең рамнарын гына ясый. Калган детальләр Япония, Кытай, Тайвань заводларыннан кайтартыла, - ди сатучы Руслан Филипов.
Руслан сүзләренчә, хәзер күп кенә зур оешмаларның товары Кытайда җитештерелә. Тулысынча шушы илдә генә ясалган сәпитләргә ышаныч юк, ди ул. Алар тиз ватыла, сәламәтлеккә куркыныч яный икән. Ләкин «фабричный Кытай» дигән төшенчә дә бар әле сатучыларда. Данлыклы чит ил брендлары Кытайга үз товарларын эшләргә заказ биргәндә килеп чыга ул. Әйтик, АКШның «Джаинт» велосипедлары Америкада уйлап табыла, дизайны төзелә, ләкин детальләре Кытай заводында эшләнә. Андый брендларга ышанырга була, ди сатучы.
- Велосипед җитештерү буенча завод ачу дәүләткә отышлы түгел. Шуңа да оешмалар, товарны җитештерү өчен, Кытайга мөрәҗәгать итә. Ул - бу өлкәдә лидер, бәясе дә очсызрак була. Америка, Германия, Россия, Тайвань, Чехия велосипедлары иң яхшылары дип санала, ләкин алар да Кытайда эшләнелә. Шуңа да иң беренче чиратта кайда эшләнүенә түгел, ә нинди материаллардан җитештерелүенә карарга кирәк, - диде Руслан.
Сәпитләрнең дә була төрлесе
Велосипед сайлаганда, иң башта аны нинди максатларда куллануыбызны күздә тотарга кирәк. Кибет ишекләрен ачып кергәч тә, сатучының сезгә биргән иң беренче соравы шушы булачак.
- Паркларда, яр буйларында ял итеп йөрү өчен «круизер» категориясендәге велосипедларны сайларга кирәк. Аларның руле элеккеге велосипедларныкы кебек зур, дугаланып тора. Актив ял өчен иң яхшысы шул. Тизлек яратучылар, велосипедны машина урынына кулланучылар, трассадан йөрүчеләр өчен циклокросс, шоссе яки гибрид велосипедлар кирәк. Аларның көпчәкләре юка, шуңа да асфальт юлда югары тизлек җыя. Тигезсезлекләр, урман юлларында йөрү өчен хардтейл велосипедлар кирәк. Бу сәпитләрнең, киресенчә, көпчәкләре киң, алгы һәм арткы амортизацияләре көчле. Аларны икенче төрле «внедорожник» дип йөртәләр әле. Спорт өчен велосипедларны да төренә карап сайлыйсың, - ди Руслан.
Юрганыңа карап, аягыңны сузасың, диләрме әле, шуңа да сатучы биргән икенче сорау - ул бәягә барып төртеләчәк. Беренче карашка бер-берсеннән аерылмаган ике велосипедның берсе - 10, икенчесе 30 мең торырга мөмкин.
- Кыйммәтрәк велосипедның тизлек күчерү җайланмасы, көпчәкләре яхшырак булырга мөмкин. Димәк, җитештерүче аңа сыйфатлырак детальләр куйган, йөрү өчен ул җайлырак. Велосипедның рамы да бәясенә йогынты ясый. Тимердән ясалган рамлы сәпит очсызрак, ләкин ул авыррак, тизлекне дә акрын җыя, сыйфаты да түбәнрәк. Алюминийдан ясалган рамнар сыйфатлырак та, җиңелрәк тә, әмма бәясе кыйммәт йөри, - ди Руслан.
Велосипед хисап ярата
Кибеткә барганчы, буеңны үлчәргә дә онытма. Монысы нәрсәгә инде тагын диярсез. Кием кебек, һәр велосипедның да үз үлчәме була икән әле.
- 12 яшькә кадәр балага велосипедны көпчәк диаметры буенча сайлыйлар. Дүрт яшькә кадәр көпчәк диаметры 12 дюйм булырга тиеш. 4-6 яшьтә - 15, 6-9 яшьтә - 19, 9-13 яшьтә 22 дюймлы көпчәк сайларга кирәк. Олыраклар велосипедны буй озынлыгы һәм рам зурлыгы буенча сайлый. Әйтик, буе 150-165 см лы кешегә 40,6 см лы рам туры килә. Велосипедның, кимендә, өч төрле үлчәме була, - ди Руслан.
Инде велосипед алгач, вак-төякләргә дә күчәргә була.
- Кем өчендер пычрак чәчрәүдән саклый торган рамнар кирәк, ә кемдер бары коры җирдән генә йөри. Көпчәккә һава суырта торган насос алу-алмауны да сатучы үз карамагында калдыра. Ә менә төнлә йөргәндә, сез юл хәрәкәтендә катнашкан башка кешеләргә күренсен өчен, һичшиксез, махсус утлар кирәк. Башлык алырга да киңәш итәм. Үзем дә велосипедта йөрим. Әлегә башлык кимичә йөргән өчен полиция хезмәткәрләренең туктатканын күргән юк. Ләкин велосипедчы сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Беренчедән, бездә әле велосипед юллары шәһәрнең бөтен җирендә дә юк. Икенчедән, машина йөртүчеләр үзләре дә велосипедчыларга уңай карамый. Шуңа да сакланганны Алла саклар, - ди сатучы.
Элек мин велосипедны ир-егетләрнеке дип уйлый идем, баксаң, җитештерүчеләр егетләр өчен велосипед бөтенләй чыгармый икән. Егетләр өчен унисекс (ирләргә дә, хатын-кызларга да бара торган) велосипедлар гына чыгарыла. Ә менә хатын-кызлар өчен сәпитне гүзәл затның бөтен анатомиясен өйрәнеп, аның холкына, фигурасына карап ясыйлар ди.
Велосипед йөртүче юл хәрәкәтендә катнашучы дип санала, шуңа да ул юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
Кагыйдә буенча, 14 яшьтән соң бала машина юлына чыга ала.
Әгәр дә җәяүлеләр юлы яки велосипед өчен махсус юл булмаса, велосипедчыга юлның уң ягыннан бару мәҗбүри.
Велосипедчылар юлда бер-берсе артыннан барырга тиеш.
Велосипедчы «теле»: туп-туры сузылган сул кул - сул якка борылу; сул кул терсәктән бөгелеп өскә караса - уң якка борылу, өскә күтәрелгән сул кул - туктау.
Комментарийлар