16+

«XopoShow» сувенир өләшә

Островский урамында, элекке «Балалар дөньясы» кибете артында, Универсиада-2013 якынлашуы уңаеннан, беренче махсус сувенирлар кибете ачылды. Элек бу урында сувенирлар сата торган киосклар булган, ләкин әлеге зур чара өчен аларны читкә күчергәннәр. Креативлык мулдан ташып торган бу Универсиада кибете «XopoShow» дигән исем йөртә. Исеме дә исеме! Кызык, чит ил кунаклары ничек...

Спортчы һәм җанатар кекска гына риза булмый - моны сатучылар яхшы аңлый. Шуңа күрә бары тик биредә генә сатып алучы Париж парфюмеры тарафыннан «Аромат» Казан фабрикасы өчен эшләнгән «Universiade» эксклюзив хушбуе хуҗасына әйләнә ала. Ирләр һәм хатын-кызларга атап ясалган хушбуй исен бүлмәнең икенче башында утырган кеше борыны да сизәрлек хәтта.
Электромагнит нурланыштан саклый торган телефон наклейкалары да табарга була «Xopo- Show»та. Универсиада логотибы төшерелгән түгәрәк наклейканы телефон корпусына ябыштырасың да, радиомагнит нурлар сиңа куркыныч түгел, дип уйлый аласың. Ни өченме? Чөнки әлеге наклейканы «Здраволит» исемле патент материалдан җитештергәннәр.
Сувенир яратучыларга шулай ук «Универсиада» эмблемасы ясалган агач савытлар, фужерлар, табигый таштан эшләнгән шкатулкалар һәм башка кызыклы товарлар тәкъдим ителә.
Әлеге сувенирлар кибете фейерверклар сату белән шөгыльләнүче «XopoShow» кибетләр челтәренә карый. Фейерверк белән сувенир арасында бернинди уртак нәрсәләр булмаса да, «XopoShow» кибет челтәренә Универсиадага кагылышлы сувенирлар белән сәүдә итү хокукын тапшырдылар. Чәк-чәк белән хушбуйларны әлегә элекке «Балалар дөньясы» артында ачылган яңа кибеттән генә табарга була. Калган кибетләрне ел дәвамында әзерләү көтелә. Шулай булгач, борчылырга сәбәп юк, шифалы «Универсиада-2013» наклейкалары бөтен айфонга да җитәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading