Яңа елны чана шуып каршылаучы яшьләр дә бар икән
Балачак хатирәсе
Кулда табак тулы оливье, өй түрендә төрле утларга, уенчыкларга төренгән урман кунагы – чыршы, зәңгәр экраннарда “Один дома” фильмы бара. Яңа ел мәшәкатьләре күз алдына килеп бастымы?!
Кырмыска оясындагы сыман кыбыр-кыбыр килгән өйдәгеләр, әле күптә түгел генә пешеп чыккан тәмлүшкәләр исе, җылылык һәм бәйрәм хисе... Эх, нинди күңелле вазгыять! Туган йортта, гаилә кочагында Яңа елны каршы алу һәркемдә балачакның рәхәт чакларын искә төшерә бит ул.
Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, яшьләрнең 56 проценты өйдә бәйрәм итүне хуп күрә икән. Ә 44 процент яшьләр үзгә урында күңел ачарга планлаштыра.
Кулда чаңгы әллә?
Яшьләрнең өйдән читтә Яңа ел кичәсен каршы алу дигәне – дуслар белән бер йортта, коттеджда җыелу инде ул. Һәр ел бер балык башын чәйнәү. Бу балыкны күптән суга җибәрергә вакыт җиткәндер инде. Яңа елны бит тагы да күңелерәк, үзенчлекле һәм онытылмаслык итеп бәйрәм итеп була.
Диванда эч тутырып, аннары бер атна буе селкенә алмыйча интегеп яту – безгә, яшьләргә, бөтенләй туры килми. Физик көч, сәламәтлек белән кереп киткән Яңа ел уңышлы булыр диләр бит. Хәтердә дә күбрәк кала. Шуңа күрә бәйрәмне тауда чана, чаңгы шуып яисә шугалакта да каршы алып була бит. Бары теләк кенә булсын.
Гөлназ Гомәрова да Яңа елны чаңгы тауында каршы алган:
– 31е иде. Бер кафеда Яңа елны каршылау шулай узыр микәнни, дип моңсуланып, открыткалар язып утырган арада телефонга хат килде: “Әйдә тауга. Чаңгыга!”. Мин, әлбәттә, тизрәк өйгә чаптым, кирәк-ярак, бераз киемнәр җыйдым. Кайда ул тау, кайчанга кадәр без анда – билгесез! Дустым, иптәшләре мине машина белән алып киттеләр. Чаллыдан тауга кадәр юлны җырлап, көлешеп, төрле кызыклы вакыйгаларны сөйләп уздырдык һәм, ниһаять, кирәкле урынга килеп җиттек. Шулай итеп иң кызыклы, көтелмәгән Яңа елым тауда чаңгы шуып узды. Бәйрәм дүрт көн дәвам итте, – диде Гөлназ.
Яңа елга “хелло” диген!
Чит илләрдә Яңа елны каршылау – үзенә күрә сәяхәт, яңа ачышлар сәфәре. Шуңа күрә әлеге ысул күңелсез була алмый, ул һәрвакыт кызыксындыру уята. Кайсы гына илне, шәһәрне сайласаң да – һәрберсе Яңа елга әзер, җирлектә бәйрәм кәефен тудыру да 100 процент үтәлгән. Бары тик юлламаларны алдан сатып алырга киңәш ителә. Алай күпкә очсыз чыга. Карны комга алыштырасыгыз килсә, Алсу Сәмигуллина кебек, Мисырга ашыгыгыз.
– Икенче курстта укыганда Яңа ел алдыннан Мисырга бик яхшы юллама килеп чыкты. Гаилә белән кузгалдык. Иң гадәти булмаган Яңа ел булды ул! Төрле милләт вәкилләре белән бергә бәйрәм иттек, чыршы урынына бизәлгән пальманы урадык. Үземне ул вакытта “1001 төн” дигән тылсымлы әкияткә килеп чыктым дип уйладым. Гадәти булмаган күренеш: кар урынына ком чүле, авылдагы мунчаны Кызыл диңгез алыштырган. Кышкы суык урынына –җылылык, кояш, җиләк-җимешләр. Шәрыкь биюләре, җырлар, ризыклар...бар да ят һәм үзенчәлекле! Әмма ничек кенә рәхәт булмасын, туган як, безнең карлы бураннар сагындыра икән ул, – диде безгә Алсу.
Кыш бабайда кунакта
Яңа елның үзәгендә бәйрәм итәсегез килсә, Бөек Устюг шәһәрен картагызга теркәп куегыз. Һәр адым саен бизәлгән чыршылар, Яңа ел көйләре, тәмле ризыклар – барысы да Кыш бабай йортында. Тик, Альбина Мельникова сүзләренчә, шәһәрнең үзендә карар җир юк икән.
– Кичен Кыш бабай резиденциясендә тамаша карадык, Яңа елны да аның белән янәшәдә каршы алдык, урамда күп санлы фейрверклар күзәттек. Ә 1 гыйнварда без Кыш бабайның искиткеч йортында экскурсиядә булдык, аның почтасын карадык, каен тузыннан чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класс үттек. Устюг шәһәре түгел, Кыш бабай йорты гына кызыклы, – ди Альбина.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар