16+

Ялгышлардан язмыш сакламый

Армиягә хәрби хезмәткә алынган егетләргә, шулай ук ­кызларга да әти-әниләре: «Исән-имин әйләнеп кайтыгыз!» - дип, теләкләр теләп кала. Теләк - бер хәл, солдат үзе дә ялгыш адымнардан сак булырга тиеш.

Ялгышлардан язмыш сакламый

Армиягә хәрби хезмәткә алынган егетләргә, шулай ук ­кызларга да әти-әниләре: «Исән-имин әйләнеп кайтыгыз!» - дип, теләкләр теләп кала. Теләк - бер хәл, солдат үзе дә ялгыш адымнардан сак булырга тиеш.

Узган гасырның илленче елларында Ярославльдә дүрт ел хезмәт итәргә туры килде. Берсендә шулай безгә якшәмбе көнне шәһәргә «увольнение»гә чыгарга рөхсәт бирелде. Командир сафтагы солдатларны дикъкать белән карап-тикшереп узды. Яка каралмаганмы, бил каешы буш түгелме, күн итек яхшылап чистартылганмы? Иң җитди таләпләр: ялгыз гына йөрмәскә, урамда офицерлар яки патруль очраса, хәрбиләрчә сәлам (честь) бирергә, аракы-шәрабне тамчы да эчмәскә, низагка кермәскә һәм һичкемгә хәрби серләрне сөйләмәскә.

Киткәндә, таныш солдаттан кул сәгате алып тордым, чөнки кичке тугыздан соңга калмыйча, хәрби частьта булырга кирәк. Парк аллеясыннан акрын гына атлап барам.
- Коткарыгыз! Ярдәм итегез!

Яшь кенә рус кызы агачлар арасыннан йөгереп чыкты да чытырдатып, беләгемә ябышты. Ул мизгелдә кызны куа килүче егет тә пәйда булды. «Солдат, помоги!» - дип ялварган кызны ничек ташлап китәсең инде. Минем тимер башлы солдат каешы белән каршылык күрсәтергә җыенганымны сизенеп, шәһәр егете шүрләп, чигенде.

Казармада кизү тору вакыты тәмамлангач, бергә хезмәт итүче иптәшем дә килеп җитте. Идел буена төштек. Яр буендагы агачлар күләгәсенә эскәмияләр, өстәлләр ясап куйганнар. Шунда барып утырдык. Беркадәр вакыттан соң таныш булмаган ике егет янәшәдәге өстәлгә сөялде. Икесе дә яхшы кара костюмнан, ак күлмәктән, галстуктан. Нәрсәдер пышылдаштылар да, кул изәп, безне үзләре янына чакырдылар.

- Әйдә, барабыз тегеләр янына, - диде дустым.
- Шикле тоелалар болар, - дим.

Шулай да барып бастык тегеләр янына.
- Ярославльнекеләр без. Армиядән кайтканыбызга ике генә ел әле үзебенең дә. Солдат шулпасының ни икәнлеген беләбез, - дип «сайрарга» кереште яңа танышларыбыз.
Берсе сумкасыннан өстәлгә дүрт чәркә тезеп куйды, аларга аракы салып чыкты. Минем шикләнүләрем тагын да көчәйде: яңа гына армиядән кайткан кеше солдатка аракы эчәргә ярамаганын белергә тиеш ләбаса. Баш тарттым, ләкин иптәшем тәвәккәлләп эчеп җибәрде.

- Моннан ерак түгел кызларның тулай торагы урнашкан, татар кызлары да бар анда, - дип, шунда барырга тәкъдим ясады тегеләр.
Кичкә кадәр вакыт күп булганлыктан, ризалаштык. Тик урамга борыласы урынга, Иделнең текә ярлары астыннан алып киттеләр болар безне. Шактый ара киттек, каршыда тулай торак түгел, тауга менәрлек сукмак та юк. Алдарак ярымҗимерек сарай пәйда булды. Иптәшем шәһәр егетләре белән сөйләшә-сөйләшә алгарак китте, мин, «моның ахыры юньле булырга охшамаган» дип, һаман арттарак кала башладым. Тау башындагы агачтан карганың каты итеп кычкыруы да, «барма-а!» дип, кисәткән шикелле ишетелде.

- Тукта, борыл! Частька кайтырга вакыт, - дип кычкырдым иптәшемә.
Беркадәр ара кире киткәч, борылып карадым. Иптәшем дә, тегеләрдән аерылып, миңа таба йөгерә башлаган иде инде. Шәһәр егетләре, усал караш ташлап, яр буенда басып калдылар. Мине куа чыксалар, паркка кадәр барыбер тота алмаячаклар инде, ә паркта ял итеп йөрүче солдатлар күп.

- Нәрсә сөйләштегез? Хәрби серләрне сорадылармы? - дип, иптәшемне дусларча орышып алдым.
Җимерек сарайда безне тагын икенче кешеләр көтеп торгандырмы, хәрби серләрне көч кулланып алырга теләгәннәрдерме - болары билгесез.

Паркка кайтып җиткәч карасак, аллеядагы эскәмияләрнең берсенә авылча киенгән татар кызлары кунаклаган иде. Иптәшем дә «землячкалар» дип төсмерләде. Мин колак салып узып киттем дә, ана телебездә сөйләшүләрен ишетеп, борылып честь бирдем:
- Бездән сәлам булсын адашкан татар кызларына!

Кызлар балкып көлештеләр. Ерак җирләрдә милләттәшләрен очрату аларга да сөенечле хәл иде, билгеле.
Якташлардан аерылгач, хәрби частька юлны кыскарту ниятендә, тар гына урамга кереп киттек. Йөгерсәк тә, барыбер ярты сәгатькә соңардык. Шөкер, кизү торучы офицер тоткарламады.
Ярославльдәге бердәнбер «увольнение» әнә шундый маҗаралары белән истә калды. Бүгенге солдатлар да «увольнение»гә чыккан чакларында сак булсыннар иде дип яздым боларны.

Равил Бәдретдинов, Балык Бистәсе районы, Күки авылы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading