16+

Яшь җырчы Регина Тимербулатова: «Минем кумирым да, киңәшчем, дустым да – Хәмдүнә апа»

Регина Тимербулатова - яшь җырчы, Казан кызы. «Безнең гаиләдә барысы да русча сөйләшә», - дисә дә, үзе бик матур татарча сөйләшә һәм җырлый.

Яшь җырчы Регина Тимербулатова: «Минем кумирым да, киңәшчем, дустым да – Хәмдүнә апа»

Регина Тимербулатова - яшь җырчы, Казан кызы. «Безнең гаиләдә барысы да русча сөйләшә», - дисә дә, үзе бик матур татарча сөйләшә һәм җырлый.

- Татарча сөйләшергә группадашларым өйрәтте. Мәктәпне тәмамлагач, музыка көллиятенә укырга кердем. Анда барысы да диярлек авылдан килгән яшьләр иде. Алар белән татарча сөйләшергә дә, җырларга да өйрәндем.

- Гаиләдә синең җырларыңны тыңлыйлармы?
- Әти-әнием татарча сөйләшмәсәләр дә, аңлыйлар. Мин җырчы буларак күренә башлагач, татар эстрадасы белән кызыксынулары артты. Тик энем татар җырларын, гомумән, тыңламый. Үзем русча, инглизчә, бераз французча, итальянча җырлый алам.

- Кумирларың бармы?
- Минем кумирым да, киңәшчем, дустым да - Хәмдүнә апа. Мин аңа карап сокланам. Әлбәттә, көллияттәге, консерваториядәге укытучыларым да минем өчен үрнәк.

- Җырчы булмасаң, кем булыр идең?
- Әйтә алмыйм. тормышымны җыр­дан башка күз алдына китерә алмыйм. Бу - хобби гына түгел, эшем. Шуңа да моңа бик җитди карыйм. Дөрес, кайвакыт дуслар белән очрашырга да вакыт калмый, туганнар белән дә сирәк күрешәм, әмма эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырышам.

- Әгәр дә синең рус эстрадасында җырлау мөмкинлеге булса, нишләр идең?
- Миңа үз татар телемдә җырлау, татар халык җырлары ошый. Үз халкым алдында чыгыш ясау, минемчә, дәрәҗә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading